КАРАР
2018 нче елда игеннәрне җыйнап алуда
эшләгән комбайнчылар, машина йөртүчеләр
арасында ярыш үткәрү турында
2018 нче елда игеннәрне җыйнап алу эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруга этәргеч бирү максатында
КАРАР БИРӘМ:
1. 2018 нче елда игеннәрне җыйнап алуда эшләгән комбайнчылар, машина йөртүчеләр арасында ярыш үткәрергә һәм кушымта нигезендә ярыш шартларын расларга.
2. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә ярыш шартларын эшчеләргә җиткерергә һәм комбайнчылар, машина йөртүчеләр арасында ярыш үткәрүне оештырырга тәкъдим итәргә.
3. Саба муниципаль районы Башкарма комитетына җиңүчеләрне бүләкләү өчен Башкарма комитетның резерв фонды чыганаклары хисабыннан финанс чыгымнары бүлүне тәкъдим итәргә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш. Хәсәншинга йөкләргә.
Р.Н.Минниханов
Кушымта
Саба муниципаль районы башлыгының
_________ 2018 ел ________ номерлы
карары белән расланды
2018 нче елда игеннәрне җыйнап алуда эшләгән комбайнчылар, машина йөртүчеләр өчен ярыш шартлары |
|
Югары хезмәт җитештерүчәнлеге тәэмин иткән өчен түбәндәге күләмдә матди кызыксындыру чаралары булдырырга: |
|
ДОН-1500, Акрос-530, ПАЛЕССЕ КЗС-10К-26 комбайннарына: |
|
3000 центнердан башлап, һәр 1000 центнерга |
1000 сум |
Акрос-580, Tукано-430, ПАЛЕССЕ КЗС-1218 комбайннарына: |
|
4000 центнердан башлап, һәр 1000 центнерга |
1000 сум |
Енисей-1200, СК-5 “Нива” комбайннарына: |
|
2000 центнердан башлап, һәр 1000 центнерга |
1000 сум |
КЛАСС Мега-360, Нью-Холланд 6080/6090 комбайннарына: |
|
5000 центнердан башлап, һәр 1000 центнерга |
1000 сум |
Джон-Дир 9660 STS, Челленджер CH 654 комбайннарына: |
|
6000 центнердан башлап, һәр1000 центнерга |
1000 сум |
КамАЗ машина йөртүчеләренә басудан ашлык ташыган өчен: |
|
300 тоннага |
500 сум |
600 тоннага |
1000 сум |
600 тоннадан соң һәр 300 тоннага |
1000 сум |
Үзйөрешле ургычлар белән бөртекле ашлык уруда: |
|
500 гектарга |
1000 сум |
1000 гектарга |
1500 сум |
1500 гектарга |
2000 сум |
2000 гектарга |
2500 сум |
Үзйөрешле ургычлар белән бөртекле-кузаклылар һәм рапс уруда: |
|
300 гектарга |
1000 сум |
800 гектарга |
1500 сум |
1100 гектарга |
2000 сум |
1500 гектарга |
2500 сум |
ЖВН-6, СК-5, Енисей-1200 белән бөртекле ашлык уруда: |
|
300 гектарга |
500 сум |
300-500 гектарга |
1000 сум |
500 гектардан артыграк |
1500 сум |
ЖРБ-4,2, ЖРС, СК-5, Енисей-1200, Е-302, Е-304 белән бөртекле-кузаклылар һәм орлыкка күпьеллык үләннәр уруда: |
|
200 гектарга |
500 сум |
300 гектарга |
1000 сум |
400 гектардан артыграк |
1500 сум |
Искәрмә: Хезмәт тәртибен яки техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган һәм сыйфатсыз эшләгән очракта механизаторлар һәм машина йөртүчеләр өлешчә яки тулысынча премиядән мәхрүм ителә. |