ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
20.11.2019 № 1542-п
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 9 нчы октябрендә кабул ителгән1280-п номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларны карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында
Мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем бирү оешмаларына йөрүче балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максатларында һәм “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 65 статьясындагы 2 пункты нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларны карау һәм тәрбияләү эшчәнлеген норматив финанслау турында”гы 2015 елның 9 нчы октябрендәге 1280-п номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларны карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны исәпләү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
“3. Нормативларга:
1) балаларны карау һәм тәрбияләү эшчәнлеген башкаручы персоналга хезмәт өчен түләү фонды;
2) туклануны оештыруга һәм азык-төлек продуктларын сатып алуга чыгымнар;
3) тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга һәм хуҗалык-көнкүреш товарлары сатып алуга чыгымнар;
4) тәрбияләнүчеләргә санитария-гигиена хезмәте күрсәтүне тәэмин итү чыгымнары;
5) тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итү чыгымнары;
6) туклануны һәм тәрбияләнүчеләрне ашатуны оештыру өчен кирәкле җиһазлар һәм савыт-саба сатып алу чыгымнары;
7) урын-җир әйберләрен һәм башка йомшак инвентарьларны юу һәм саклап тотуны оештыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга чыгымнар;
8) медицина кабинетына җиһазлар сатып алу чыгымнары;
9) азык-төлек блогы өчен технологик җиһазлар һәм көнкүреш техникасы сатып алу чыгымнары;
10) су җылыткычлар һәм баклар сатып алуга чыгымнар;
11) төркемнәргә җиһазлар (кием өчен балалар шкафчыклары, киенү-чишенү бүлмәсенә эскәмияләр, караватлар, урын-җир кирәк-яракларын саклау өчен шкафлар, хуҗалык инвентаре һәм савыт-саба саклау өчен шкафлар) сатып алу чыгымнары;
12) белем бирү максатларында оргтехника сатып алу, мәгълүмат челтәрләренә һәм мультимедиага керү мөмкинлеге өчен чыгымнар кертелә.”;
1.2. 4 пунктның 9 абзацында “йомшак инвентарь” сүзләреннән соң “уеннар һәм уенчыклар” сүзләрен өстәргә;
1.3. 32 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“32. Тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итү чыгымнары:
1) әлеге Тәртипнең 7 нче таблицасы нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итү нормалары;
2) планлаштырылган чордагы инфляциянең фараз дәрәҗәсенә индексацияләнгән, планнан алдагы елның 1 сентябренә азык-төлек булмаган товарларның базар бәясе нигезендә билгеләнә.”;
1.4. 7 нче таблицаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“7 нче Таблица
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә
тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь,уеннар
һәм уенчыклар белән тәэмин итү нормалары
|
Предметның исеме |
Норманы үлчәү берәмлеге |
Бер тәрбияләнүчегә еллык норма |
|
Балалар сөлгесе |
данә |
2 |
|
Тастымал |
данә |
1 |
|
Тышкы мендәр тышлыгы |
данә |
1 |
|
Эчке мендәр тышлыгы |
данә |
0,25 |
|
Җәймә |
данә |
0,7 |
|
Юрган тышлыгы |
данә |
0,7 |
|
Мендәр |
данә |
1 |
|
Матрац |
данә |
0,2 |
|
Җылы юрган |
данә |
0,2 |
|
Байка юрган |
данә |
0,2 |
|
Йокы капчыгы |
данә |
0,25 |
|
Ашъяулык |
данә |
0,12 |
|
Савыт-саба сөлгесе |
данә |
0,2 |
|
Өстәл клеенкасы |
кв. метр |
0,3 |
|
Чана |
данә |
0,4 |
|
Электрон уен |
данә |
0,1 |
|
Балалар велосипеды |
данә |
0,03 |
|
Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен китап |
данә |
4,0 |
|
Уенчыклар (курчаклар, машиналар, туплар, өстәл уеннары һәм башка уеннар) |
данә |
12,0 |
”;
1.5. 33 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“33. Тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итү чыгымнары түбәндәге формула буенча исәпләнә:![]()
Rspyobes - тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итүгә чыгымнар;
- тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итүнең әлеге Тәртипнең 32 пункты нигезендә кабул ителгән нормалары;
- йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыкларның әлеге Тәртипнең 32 пункты нигезендә кабул ителгән бәясе;
n1, n2 - тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итүнең билгеләнгән нормалары исемлегендә әлеге Тәртипнең 32 пункты нигезендә кабул ителә торган товарлар саны;
i1, i2 - тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итүнең билгеләнгән нормалары исемлегендә әлеге Тәртипнең 32 пункты нигезендә кабул ителә торган товарлар атамасы;
- тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь, уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итү нормаларын стандартка кадәр җиткерү коэффициенты (0,2);
- балаларның гомуми белем бирү оешмасында булу дәвамлылыгы коэффициенты (3 - 6 сәгать булу вакыты белән кыска вакытлы төркемнәр өчен – 0 гә, калган төркемнәр өчен-1гә тигез була);
2. Әлеге карарның гамәлен 2019 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә таратырга.
3. Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
Саба муниципаль районы
Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов