Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының башкарма комитеты 08.11.2019 елдагы 1400-п номерлы карары "Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2011 елның 11 апрелендәге 208-п номерлы карары белән расланган Саба муниципаль районының коткару хезмәтләре (Гражданлык оборонасы хезмәтләре) структурасына үзгәрешләр кертү турында"

         ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                   КАРАР

 

                 08.11.2019                                                         № 1400-п

 

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты

Җитәкчесенең 2011 елның 11 апрелендәге

208-п  номерлы карары белән расланган

Саба муниципаль районының коткару

хезмәтләре (Гражданлык оборонасы хезмәтләре)

структурасына үзгәрешләр кертү турында

 

        Гражданлык оборонасы чараларын һәрьяклап тәэмин итүне, Гражданлык оборонасы хезмәтләре тарафыннан куелган бурычларны нәтиҗәле башкаруны оештыру һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында гражданлык оборонасы чараларын тәэмин итү һәм коткару хезмәтләре (гражданлык оборонасы хезмәтләре) булдыру турында”гы 2010 елның 15 гыйнварындагы 6 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

        1.   Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең “Саба муниципаль районында гражданлык оборонасы чараларын тәэмин итү һәм коткару хезмәтләре (гражданлык оборонасы хезмәтләрен) булдыру турында”гы 2011 елның 11 апрелендәге 208-п номерлы карары белән расланган, Саба муниципаль районының коткару хезмәтләре (гражданлык оборонасы хезмәтләре) структурасына үзгәрешләр кертергә, аны әлеге карарның кушымтасы нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

        2.    Түбәндәге карарларны үз көчен югалткан дип танырга:

  •  “Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең “Саба муниципаль районында гражданлык оборонасы чараларын тәэмин итү һәм коткару хезмәтләре (гражданнар оборонасы хезмәтләре) булдыру турында 2011 елның 11 апрелендәге 208-п номерлы карарына  үзгәрешләр кертү турында”гы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының 2017 елның 23 ноябрендә кабул ителгән 1471-п номерлы карарының 1 нче пунктын;
  •  “Саба муниципаль районы Башкарма комитетының “Саба муниципаль районында гражданлык оборонасы чараларын тәэмин итү һәм коткару хезмәтләре (гражданлык оборонасы хезмәтләрен) булдыру турында 2015 елның 13 октябрендәге 1285-п номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 12 августында кабул ителгән 916-п номерлы карарын.

        3. Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында   һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

        4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

 

 

 

 

Саба муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе                                                       М.Р.Ишниязов

 

Саба муниципаль районы

Башкарма комитетының

2019 елның 8 ноябрендәге 1400-п номерлы карарына кушымта

 

 

 

 

Саба муниципаль районының коткару хезмәтләре (Гражданлык оборонасы хезмәтләре)

Структурасы

 

 

Гражданлык оборонасы хезмәте исеме

Гражданлык оборонасы хезмәтләрен булдыручы оешмалар

Гражданлык оборонасы хезмәте җитәкчесе

Хезмәт штабы начальнигы-гражданлык оборонасы хезмәте җитәкчесе урынбасары

Гражданлык оборонасы хезмәте җитәкчесе урынбасары

1

Элемтә һәм хәбәр итү хезмәте

Саба район электр элемтәсе үзәге       ( РУЭС) – Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

Саба район электр челтәре начальнигы

Саба район электр челтәре начальнигы урынбасары

 

2

Медицина хезмәте

“Саба үзәк район хастаханәсе “(РҮХ)  муниципаль дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

“Саба РҮХ “ ДАССУ нең баш табибы

“Саба РҮХ “ ДАССУ нең баш табибы урынбасары

 

3

Җәмәгать тәртибен саклау хезмәте

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге начальнигы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары

 

4

Санитар-эпидемиологик күзәтчелек хезмәте

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнарындагы территориаль бүлеге (Саба территориаль бүлеге) – Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

“Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБССОның Саба, Кукмара, Мамадыш районнарындагы филиалының баш табибы

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы

 

 

 

“Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба районындагы филиалы

 

 

 

5

Янгын сүндерү хезмәте

“Татарстан Республикасы буенча 7 ОФПС” ФГКУ 129 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

“Татарстан Республикасы буенча 7 ОФПС ” ФГКУның  129 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге бүлеге начальнигы

“Татарстан Республикасы буенча 7 ОФПС” ФГКУ 129 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге начальнигы  урынбасары

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДУ ДҺПНның Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД башлыгы

6

Юл хезмәте

"Татавтодор» ААҖ Саба филиалы-гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

«Татавтодор " ААҖ Саба филиалы директоры

"Татавтодор" ААҖ Саба филиалы баш инженеры

Татавтодор" ААҖ Саба филиалы директоры урынбасары

7

Энергетика һәм яктылыкны маскировкалау хезмәте

«Алабуга электр челтәре компаниясе» ААҖ филиалы Саба электр челтәрләре-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

Саба район электр челтәре начальнигы

Саба район электр челтәре баш инженеры

 

8

Коммуналь-техник хезмәт

“Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе “ААҖ-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

«Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе " ААҖ генераль директоры

“Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе “ ААҖ директоры урынбасары

 

Саба районы» торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе " ААҖ

 

 

 

"Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ “Сабагаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе

 

 

 

9

Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү хезмәте

"ТАИФ-НК АЗС" ҖЧҖнең Шәмәрдән аерымланган бүлекчәсе-гражданнар оборонасы хезмәтен формалаштыручы

"ТАИФ - НК АЗС" ҖЧҖнең Шәмәрдән аерымланган бүлекчәсе директоры

«ТАИФ - НК АЗС " ҖЧҖнең Шәмәрдән аерымланган бүлекчәсе баш инженеры

 

10

Сәүдә һәм туклану хезмәте

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инвестицион үсеш бүлеге-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестиция һәм территориаль үсеш буенча урынбасары – инвестицион үсеш бүлеге җитәкчесе

Инвестицион үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече

 

Саба район кулланучылар җәмгыятьләре берлеге

 

 

 

“Аш-су” КҖ

 

 

 

“Икмәк” ҖЧҖ

 

 

 

11

Хайваннарны һәм үсемлекләрне яклау хезмәте

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба районындагы идарәсе-гражданнар оборонасы хезмәтен формалаштыручы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба районындагы идарәсе начальнигы

Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба районындагы идарәсе начальнигы урынбасары

 

 

Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе

 

 

 

12

Транспорт хезмәте

“Рамазан” ҖЧҖ-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

“Рамазан” ҖЧҖнең генераль директоры

“Рамазан” ҖЧҖнең баш инженеры

 

13

Инженерлык хезмәте

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге-Гражданлык оборонасы хезмәтен формалаштыручы

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары

 

 

 

Саба “Мелиорация”  күчмә механикалаштырылган колоннасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте

 

 

 

 

 

“159 нчы номерлы ПМК”  ҖЧҖ

 

 

 

 

 

“Газводстрой"”ҖЧҖ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Саба муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе                                                                                                                               М.Р.Ишниязов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 280.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International