Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының башкарма комитеты 02.09.2019 елдагы 1026-п номерлы карары "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә автомобиль транспорты белән даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүнең муниципаль маршрутларын билгеләү" турында

         ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                КАРАР

 

           02.09.2019                                                                           №1026-п

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

территориясендә автомобиль транспорты белән

даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүнең

муниципаль маршрутларын билгеләү турында

 

 

         “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы  2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, “Россия Федерациясендә автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, шулай ук, “Россия Федерациясендә автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында “Федераль законны гамәлгә ашыру хакында”гы 2015 елның 26 декабрендәге107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән, автобус маршрутлары паспортлары нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

          1.      Муниципаль маршрутның түбәндәге төрләрен билгеләргә:

          1.1. “Байлар Сабасы – Тимершык – Шәмәрдән”,даими йөртүнең 33,9 км озынлыктагы  1 нче муниципаль маршруты;

          1.2. “Байлар Сабасы – Район Үзәк Хастаханәсе – Автовокзал” ,даими йөртүнең 9,1 км озынлыктагы 2 нче  муниципаль маршруты;

          1.3. “Шәмәрдән Автовокзалы – Боковоз – Автовокзал”,даими йөртүнең 10,3 км озынлыктагы 3 нче муниципаль маршруты;

          1.4. “Байлар Сабасы – Шәмәрдән – Байлар Сабасы”, даими йөртүнең 27,1 км озынлыктагы 4 нче муниципаль маршруты.

          2.      Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә ,билгеләнгән муниципаль маршрутларны, пассажирларны гомуми файдалануда булган автомобиль транспорты белән йөртүнең муниципаль маршрутлар реестрына кертергә.

          3.      Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында   һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

          4.       Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы И.Б.Таиповка йөкләргә.

 

 

 Җитәкче                                                                                                М.Р. Ишниязов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 208.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International