"Туган авыл" җитештерү-сәүдә үзәге

16 сентябрь көнне эшмәкәр Рифкат Шәфыйков "Туган авыл" җитештерү-сәүдә үзәген ачты. Биредә көн саен кайнар икмәк һәм төрле кулинария ризыклары пешереләчәк. Сәүдә залында шулай ук пешкән ризыклар белән кайнар чәй дә эчәргә мөмкин. "Туган авыл" ачу тантанасында районыбыз башлыгы Р.Н. Миннеханов, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм аның шәкертләре һ.б. кунаклар катнашты.

                   

Соңгы яңарту: 2016 елның 22 сентябре, 15:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International