Авыл җирлеге Советының төп бурычы булып халыкның көн-күреш, яшәү шартларын яхшырту, барлык оешмаларны тотрыклы эшләтү, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең эшен контрольгә алу тора.
Көн тәртибендә учреждениеләрнең эшчәнлеге, авылларны төзекләндерү ,яшелләндерү , янгынга каршы көрәш чаралары , балигь булмаган балалар арасында эчүчелек , наркомания , вак хулиганлыкны булдырмау буенча профилактик чараларның торышы, бәйрәмнәр , спорт һәм культура чараларын оештыру, газета журналларга язылу эшенең торышы, Республика күләмендә кабул ителгән “Парк һәм скверлар елы” уңаеннан эшлисе эшләр , газ -электр энергиясенең тотылышы кебек мөһим мәсьәләләр каралып 12 утырыш уздырылды.
Авыл тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала. Авылларда барлыгы шундый 4 гражданнар җыелышы үткәрелде. 2015 елның 19 нче январендә 2014 нче елда эшләгән эшләренә отчеты . үткән гражданнар җыелышында кергән тәкъдим , сорауларның үтәлеше , гражданнарның сораулары 5 ел эчендә җирлектә эшләнгән эшләргә отчет, авылларны төзекләндерү , чистарту, яшелләндерү һәм җәйге чорда янгынга каршы көрәш эшенең торышы , гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру эчкечелеккә наркоманиягә каршы көрәш чаралары турындагы мәсьәләләр каралды , тиешле карарлар кабул ителде.
Авыл җирлеге Советына , үзләренең төрле сораулары , мөрәҗәгатьләре белән 26 кеше мөрәҗәгать итте, 14 язмача гариза керде. Халыкның район , оешма җитәкчеләренә булган сораулары . җирлектә хәл ителәсе мәсьәләләр вакытында канәгатьләндереп барылды. Җәмәгать тәртибен бозучыларга аерым сөйләшүләр үткәрелеп кисәтүләр ясалды , 334 төрле формадагы белешмәләр бирелде, гражданнардан кергән 14 язмача гариза канәгатьләндерелде.
Безнең җирлектәге демографик хәлгә килгәндә, саннар түбәндәгене сөйли: Җирлеккә ике авыл керә Түбән Симет авылында 75 хуҗалык ,шуның 49 да барлыгы 170 кеше яши. Югары Симет авылында 139 хуҗалык булып шуларның кеше яши торганы 107 хуҗалык , халык саны 398 . Җирлектә 214 хуҗалык булып , шуларның 58 се буш йортлар , 156 хуҗалыкта барлыгы 568 кеше яши . Алар арасыннан 269 ир-ат, 299 хатын- кызлар. Барлык пенсионерлар саны 208. Картлык буенча пенсионерлар 145. Инвалидлар 34 , балачактан инвалид 13 , инвалид балалар саны 6. Эш яшендә 302 кеше бар, шуларның 92 е “Симет” җәмгыятендә , җирлектән читтә- 116 , бюджет эшчеләре-54 , башка оешмаларда эшләүчеләр 11, бер кая да эшләмәүчеләр 1 . Җирлектә 25 - 50 яшьләр аралыгында өйләнмәгән 18 ир-ат бар . Бала табу яшендәге ( 18 яшьтән -40 яшькәчә) 76 хатын- кыз яши. Ике авылга 18 яшькәчә 121 бала бар шуларның 48 е 7 яшькәчә , 61 е мәктәп яшендәге балалар. Балалар бакчаларына 32 бала йөри. 25 студент төрле уку йортларында белем ала .
Быел җирлектә 6 сабый якты дөньяга аваз салды,шулар арасыннан 2 бала гаиләдә өченче бала,2 бала гаиләдә икенче бала, 2 се гаиләдә беренче бала булып тудылар. Бу үз чиратында аылларыбызның яшәеше, үсешенә бәйле факторлар, шулай да җирлектә туу аз. Күңелсез саннарга килгәндә биләмәдә 9 кеше үлде.Шуларның 4 се эш яшендә , 5 се пенсия яшендә .
2015 елда яңа гаилә төзүче 3 пар булды. Кызганычка каршы авылларыбызда халык саны кими бара. Яшьләрнең күбесе авылдан читкә китү ягын карый. Моның сәбәпләре булып авылда төпле эш булмау , район үзәгеннән еракта торуы да була ала.
Югары Симет авыл җирлеге Советының төп эшләренең берсе булып халыктан ике төрле налог (җир һәм милек налоглары ) җыю тора.
Милек налогы 85 706 сум,
Җир налогы 339,041 сум,
Подоходный налог 55 600 сум
Барысы җирлек керемнәре 512 211 сум
Дотация субвенция 1 547 500 сум
Налоглар буенча недоимка 15 472 сум, шуларның 12 382 җир налогы, мөлкәт налогы 3 090 сумны тәшкил итә. Түләмәүчеләр булып җирлектән читтә яшәүче гражданнар тора.
2015 нчы ел бюджетының кереш өлеше 2 116 731 сум һәм чыгыш өлеше һәм 2 419 398 сум булды. Җирлектә мөлкәт налогын җыю регистрация узган өйләргә генә кагыла. Җирлектә барлыгы 214 хуҗалык исәпләнә , шуларның 206 регистрация үткән. Документлаштырылган йортлар 96 % тәшкил итә. Ел дәвамында регистрация үтмәгән хуҗалыкларга йорт-җирне документлаштырырга кирәклеге турында әйтелеп, кисәтелеп торылды. Регистрация үтмәгән өйләр булып буш йортлар һәм хуҗалары читтә яшәүчеләр генә калып бара,пай җирләрен рәсмиләштерү буенча шактый эш башкарылды. Барлыгы 99 невостребованный җир пае бар иде ,алдан 8 кеше рәсмиләштерде , 91 берәмлек пай җире суд аша рәсмиләштерелеп 76 сы муниципаль миллеккә күчерелде , ә 15 җирне варислары рәсмиләштереп бетерде. Бүгенге көндә Югары Симет авыл җирлеге буенча документы булмаган пай җирләре юк. Җирлектә халыкның мөлкәт һәм җир участокларын документлаштыру буенча да эшләре тәмамлану алдында, 3 гаилә матди хәлләре авыр булу сәбәпле тоткарлана, 5 хуҗалыкның варислары читтә яшәүчеләр. Аларга телдән дә , хат аша да мөрәҗәгать ителде.
Безнең җирлектә бер мәктәп бар : Югары Симет урта мәктәбендә барлыгы 80 укучы белем ала Укучылар Алан, Түбән Симет , Югары Симет, Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларыннан килеп белем алалар. Башка авыллардан килеп укучыларны автобус йөртә. Югары Симеттән 48 укучы, Түбән Симеттән 13, Аланнан 11 укучы, Мичәннән 7 укучы, Керәннедән 1 укучы белем ала.
Хәзерге вакытта өйдә укытылучы 2 бала бар.
Мәктәптә бу уку елында 27 педагогик хезмәткәр эшли. Шуларның 25 е югары белемле, 2 се махсус урта белемле. Шуларның 18е беренче категориягә ия. Укытучылар һәрдаим үз белемнәрен күтәрү өстендә эшли, белем күтәрү курсларында, һөнәри конкурсларда катнашып килә.
“Ел укытучысы-2015” конкурсында 14 укытучы катнашты, район турына биология укытучысы Халиуллина Руфия Рәисовна, география укытучысы Шафигуллина Әнисә Габделхәмитовна, музыка укытучысы Имамиев Ильмир Ильфатович үтте, Халиуллина Руфия Рәисовна - призлы урынга ия булды һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан, укытучылар төрле семинарларда катнаша, методик берләшмәдә ачык дәресләр күрсәтә. Узган уку елында биология укытучыларының район семинарындда Халиуллина Руфия Рәисовна , бу уку елында Гарифуллин Рафис Нәкипович, Сабирзянова Финә М физикадан ачык дәрес һәм дәрестән соң шөгыль күрсәттеләр.. Укытучыларның хезмәте методистлар һәм хезмәттәшләре тарафыннан югары бәяләнде.
1нче яртыеллык нәтиҗәләр буенча өлгереш 100%, сыйфат - 54% тәшкил итте.
Мәктәпнең эшчәнлеге, укучыларның белемлелеге олимпиада нәтиҗәләре белән бәяләнә.
Фән олимпиадаларының район турында укучыларыбыз узган ел 10, быел 12 призлы урын яуладылар.
Олимпиадаларның республика туры дәвам итә. Анда мәктәбебездән 3 укучы: Загриев Фоат-географиядән, Шайхлиева Алия экологиядән, Шакирзянова Гөлфинә рус теленнән катнашу хокукы алды. Инде беренче җиңүебез дә билгеле булды. 8 класс укучысы Загриев Фоат географиядән район буенча иң югары күрсәткечкә ия булып, республика олимпиадасы призёры булды. Укытучысы- Шафигуллина Әнисә Габделхәмитовна
Олимпиада нәтиҗәләре
|
Уку елы |
Урын |
Фән |
Укучы |
Укытучы |
республика |
|
2013-2014 |
III |
Экология |
Шайхлиева А. |
Халиуллина Р.Р. |
|
|
|
II |
Биология |
Шайхлиева А. |
Халиуллина Р.Р. |
|
|
|
II |
Биология |
Халиуллин Р. |
Халиуллина Р.Р. |
|
|
|
III |
География |
Халиуллин Р. |
Шафигуллина Ә.Г. |
|
|
|
III |
Астрономия |
Шакирзянова Г. |
Нуриева А.М. |
|
|
|
II |
Геология |
Мухаметгалиева И. |
Шафигуллина Ә.Г. |
|
|
|
II |
Геология |
Шаехов Н. |
Шафигуллина Ә.Г. |
|
|
|
III |
Математика |
Хасанова А. |
Хакимова М.З. |
|
|
|
III |
Татар теле |
Зәйнетдинова Л. |
Нургалиева Г.М. |
|
|
|
III |
Әдәбият |
Шафигуллина А. |
Нургалиева Г.М. |
|
|
|
III |
технология |
Муллаянов И. |
Имамиев И.И. |
|
|
2014-2015 |
I |
Геология |
Шакиров И. |
Шафигуллина Ә.Г. |
участник |
|
|
II |
Геология |
Шаехов Н. |
Шафигуллина Ә.Г. |
участник |
|
|
III |
Экология |
Муллаянова А. |
Халиуллина Р.Р. |
|
|
|
III |
экология |
Халиуллин Р. |
Халиуллина Р.Р. |
|
|
|
II |
Биология |
Шайхлиева А. |
Халиуллина Р.Р. |
|
|
|
III |
Җәмгыять белеме |
Шайхлиева А. |
Талипов И.М. |
|
|
|
I |
география |
Загриев Ф. |
Шафигуллина Ә.Г. |
|
|
|
II |
Технология |
Муллаянов И. |
Имамиев И.И. |
|
|
|
II |
Рус теле |
Шакирҗанова Г. |
Загриева Ф.Х. |
|
|
|
II |
Рус әдәбияты |
Халиуллина А. |
Ситдиков А.Х. |
|
|
2015 - 2016 |
II |
Рус теле |
Шакирзянова Г. |
Загриева Ф.Х. |
участник |
|
|
I |
Файзрахманова Ф |
|
||
|
|
II |
Рус әдәбияты |
Садикова З. |
Загриева Ф.Х. |
|
|
|
II |
Геология |
Шайхлиева А. |
Шафигуллина А.Г |
|
|
|
II |
Экология |
Шайхлиева А. |
Халиуллина Р.Р. |
участник |
|
|
III |
Муллаянова А. |
|
||
|
|
I |
Биология |
Садикова З. |
Халиуллина Р.Р. |
|
|
|
III |
География |
Загриев Ф. |
Шафигуллина А.Г. |
призер |
|
|
II |
Технология |
Загриев Ф. |
Имамиев И.И. |
|
|
|
III |
Татар теле |
Муллаянова А. |
Нургалиева Г.М. |
|
|
|
III |
Татар әдәбияты |
Шайхлиева А. |
Нургалиева Г.М. |
|
|
|
II |
|
Гибадуллина И. |
Муллаянова Т.Т. |
|
Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлап белемнәрен төрле уку йортларында дәвам итәләр.
Узган уку елында 11 нче классны 5 укучы тәмамлап, 4 укучы төрле югары уку йортларына, 1 укучы кооператив техникумга укырга керделәр. 9 нчы классны 12 укучы тәмамлап, шуларның 4 есе махсус белем бирү йортларына укырга киттеләр.
Быелгы уку елында да мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча ныклы эш бара. Консультацияләр графигы булдырылып дәресләрдән соң да имтиханга әзерлек эше дәвам итә. Шулай ук чыгарылыш класс укучылары өчен районда үткәрелгән “пробное тестирование”дә укучылар теләп катнашалар, үзләренең белемнәрен сыныйлар. Һәр чыгарылыш класс укучысы мәҗбүри фәннәр белән, сайлап алу фәннәреннән дә имтиханнарга өстәмә шөгыльләнә.
2015 – 2020 елларга укучылар саны
|
Мәктәп |
2015-2016 |
2016-2017 |
2017-2018 |
2018-2019 |
2019-2020 |
2020-2021 |
|
Югары Симет |
80 |
73 |
69 |
70 |
62 |
64 |
1нче класска керүчеләр саны
|
Мәктәп |
2015-2016 |
2016-2017 |
2017-2018 |
2018-2019 |
2019-2020 |
2020-2021 |
|
Югары Симет |
5 |
5 |
5 |
7 |
7 |
5 |
2015-2016 нчы уку елында Югары Симет урта мәктәбендә 8 түгәрәк эшли һәм аларда барлыгы 70 укучы шөгыльләнә. Түгәрәкләр укучыларның теләкләрен, сәләтләрен исәпкә алып оештырылды.
Өстәмә белем бирү педагогы Имамиев Ильмир Илфатович җитәкчелегендә 2 түгәрәк ”Судомоделирование” һәм “Вокал”, Гатауллина Зөһрә Рахматулловна җитәкчелегендә урта класс укучылары һәм югары класс укучылары өчен “Драма”, “Оста куллар” түгәрәкләре, физкультура укытучысы Шакиров Рамил Шамилевич җитәкчелегендәге “Бадминтон” һәм “Волейбол”, Закиров Делюс Ридаилович җитәкчелегендәге “Көрәш” түгәрәге нәтиҗәле эшләп килә. “Бадминтон” түгәрәгендә 10 укучы, калган түгәрәкләрдә 15 әр укучы шөгыльләнә.
Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз район һәм республика күләмендәге конкурсларда актив катнашалар, сөендерерлек уңышларга да ирешәләр.
Һәр түгәрәк җитәкчесе үзендә зур җаваплылык тоеп эшли һәм җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләргә омтыла.
Мәктәптә барлык укучылар да көнгә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Туклану өчен бюджеттан бер балагага 6 сум 50 тиен бүленә, әти-әни взносы – 17 сум тәшкил итә.
Укучылар һәм мәктәп коллективы көче белән 0,50 га мәйданлы тәҗрибә участогында ел буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстереп җыйнап алдык. 46 мең сумлык продукция саклауга куелып укучыларны витаминлы ризык белән тәэмин итү өчен тотыла. 17 мең сумлык продукция сатылып акчасы матди-техник базаны ныгыту өчен тотыла.
Югары Симет урта мәктәбенең еллык бюджеты 12 208144,02 тотылышы 12 027 020,18
Биләмәдә 2 балалар бакчасы эшләп килә. Әлеге балалар бакчасы хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында барлыгы 26 бала тәрбияләнә узган елгыга караганда 1 балага ким (2014 елда 27 бала йөрде). Быелгы уку елында 4 бала укырга керде. Авылда бакчага киләсе 4 бала бар. Балалар бакчасында 5 хезмәткәр эшли (1,5 штат берәмлек тәрбияче, 1,5 штат берәмлек кече тәрбияче, 1 повар, 0,25 штат берәмлек музыка җитәкесе, 1 мөдир). Ел буена барлыгы 504750 сум род. взнос җыелды.
Каралган еллык бюджет-2 442 780.83 сум, тотылышы – 2 319 722.38 сум.
Барлык бала көне 5 499. Уртача хезмәт хакы педагогик хезмәткәрләрнеке 19 656 сум. Техник хезмәткәрләрнеке 8 828 сум. Балалар бакчасында барлыгы 14 бәйрәм чарасы үткәрелде.
Түбән Симет “Шатлык” балалар бакчасында барлыгы 6 бала тәрбияләнә. 4 хезмәткәр эшли. Быелгы уку елында 1 бала укырга керде. Авылда бакчага киләсе 4 бала бар. Ел буена барлыгы 186166 сум род. взнос җыелды. Каралган еллык бюджет-1712895,2сум, тотылышы - 968638,56сум.
Барлык бала көне 1214. Уртача хезмәт хакы 10357 сум.
4. Авыл җирлеге буенча ял итү һәм күңел ачу урыннары булып мәдәният йорты , авыл клубы һәм китапханә санала. Югары Симет мәдәният йорты һәм Түбән Симет авыл клубы үз алдында җирлектә мәдәният эшен җанландырап , халыкны үзешчән сәнгатькә тартуны, халык талантларын барлау һәм танытуны, гомүмән, хезмәт ияләренең буш вакытын, ялын файдалы итеп уздыруны максат итеп куя. Шул юнәлештә мәдәният өлкәсендә ел дәвамында эш алып барылды. Мәдәният йортының төп максаты – авыл халкын, яшьләрне , балаларны үзешчән сәнгатькә , мәдәнияткә тарту, хезмәт кешесенең ялын күңелле, файдалы итеп оештыру булып тора һәм шул юнәлештә ел дәвамында нәтиҗәле эш алып барыла.
Югары Симет мәдәният йорты , китапханә , мәктәп, балалар бакчасы коллективы белән тыгыз элемтәдә тора. Төрле кичәләр , бәйгеләрне, сценарийлар төзүдә ,концерт кичәләр уздырганда бергә киңәшләшеп эшлиләр.
Мәдәният хезмәткәрләре заманча яңалыклар кертү максатыннан , район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган киңәшмә- семинарларда катнашып тәҗрибә уртаклашып ,эшләрен уңай якка үзгәртеп алып баралар.
2015 елда Югары Симет һәм Түбән Симет мәдәният йортында барлыгы 347 мероприятие уздырылды. Йөреш-7700. Шуларның 86 балалар өчен, йөреш-366. Яшьләр өчен 92 мероприятия уздырылган, йөреш-2540. Спорт чаралары 75, йөреш -1980.Барлыгы 3 түгәрәк һәм 17 клуб берләшмәсе эшләп килә, анда катнашучы балалар саны 49 бала.
Мероприятиялар үткәрү өчен бюджет акчасы һәм бюджеттан тыш, түләүле хезмәттән кертелгән акчалар тотылды. Түләүле хезмәт күрсәтү буенча Ю.Симет Мәдәният йорты 8000 сум акча эшләде.
Мәдәният йортларында авыл халкының, өлкәннәрнең, балаларның, яшьләрнең яратып йөри торган урыны.Бездә һәр чара,һәр бәйрәм үз вакытында тиешле югарылыкта,халык күңеленә охшарлык итеп үткәрелә.Балалар,өлкәннәр үзешчән сәнгатьтә актив катнашып,бәйрәмнәрдә сәхнәдә матур итеп чыгыш ясыйлар.Спорт залыбызда көн саен спорт уеннары, ярышлары үткәрелә.
Үзешчәннәребез район күләмендә үткәрелгән смотр конкурсларда чыгыш ясыйлар. “Бәхет иле- балачак” конкурсында конферансье номинциясында катнашып Имамаиева Нәфисә финалга үтте.
Халкыбызның милли бәйрәмнәре “Нәүрүз” һәм “Сабантуйлары”, традицион бәйрәмнәр - Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, 8март, җиңү бәйрәмнәре зур әзерлек белән үткәреләләр. Авылыбызда ел саен Яшьләр көнен,Урам бәйрәмнәрен үткәрү матур традициягә әйләнде. Югарыда әйтеп үтелгән чараларны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән ООО Симет җәмгыяте җитәкчесе Талипов Марсель Хакимовичка ,авылдашларыбыз Хабибуллин Илнур Габизовичка, Саубанов Рафис Рафаэловичка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Мәдәният йортында эш план нигезендә алып барыла, аның эшчәнлеге белән авыл җирлеге советы даими кызыксынып тора. 2016 елда мәдәният эшен уңай якка үзгәртеп халыкны үзешчән сәнгатькә тартып, яңалыклар кертеп тырышып эшләргә дигән теләктә калабыз.
Җирлектә халыкка бер китапханә хезмәт күрсәтә. Ю.Симет авыл китапханәсендә 10 636 экз. китап саклана. Китап фонды яңа китаплар һәм газета-журналлар хисабына тулыландырыла. 2015елда китапханәгә 218 экз. яңа китап кайтты, ел дәвамында 7исемдә газета һәм 14 исемдә журнал алынды. 258 экз. документ фондтан чыгарылды.
Китапханәгә йөреш –8100; Китап бирелеш – 11155; Абонентлар саны – 500;
Китап укучыларга – 350 библиографик белешмә бирелде.
2015 ел Республикабызда Әдәбият елы дип игълан ителде. Әдәбият елында эшләү өчен китапханәләрдә программалар булдырылды һәм шуның буенча эш алып барылды. Укучылар өчен әдәби күргәзмәләр, викториналар, тематик сәгатьләр, яңа китапларга карата презентациялар үткәрелде. Әдәбият елы уңаеннан мәдәният йортында танылган журналист, күп китаплар авторы, якташыбыз Гөлсинә Галимуллина белән очрашу оештырылды.
Республика һәм район күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып барыла. 2015 елда 1сыйныф укучыларына конкурс шартларында республикабызның тарихи-мәдәни урыннарына йөрү, өйрәнү максатыннан мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Әлеге конкурска уку елы ахырында нәтиҗә ясалды. Безнең авылдан Гарифуллина Чулпан республика буенча, Хасанова Иделия район буенча алдынгы урыннарга чыктылар һәм Казан шәһәрендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә катнашып кайттылар.
Шулай ук укучылар белән республика күләмендә үткәрелгән “Президент белән бергә” акциясе буенча открыткалар ясау, Бөек җиңүнең 70еллыгы уңаеннан оештырылган фото конкурсларында катнашылды.
Китапханә ел дәвамында китапханәгә китап укучы тарту, китап пропагандалау юнәлешендә эшли, шул уңайдан төрле чаралар оештырыла. Һәр яңа кайткан китапларга информациялар бирелә, язучыларның юбилей даталарына багышланган күргәзмәләр, әдәби сәгатьләр куела. Китап укучылар арасында “Иң күп китап укучы” бәйгеләре оештырыла. Һәрбер китап укучы белән индивидуаль эш алып барыла. Укучыларның әдәбиятка карата кызыксынулары өйрәнелә, үз вакытында тиешле әдәбият белән тәэмин ителә.
Китапханәдә эш мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә оештырыла. Һәр оештырылган чараларда оештыру эшләрендә катнашып, халык белән аралашып, өлкәннәр һәм яшьләр белән уртак тел табып эшли.
5. 2015 нче елда Югары Симет авыл җирлегендә спорт буенча күп кенә ярышлар уздырылды. Җәйге һәм язгы спартакиада, волейбол, милли көрәш, күңелле стартлар, милләтләр кроссы, чаңгы ярышы, шахмат-шашка, өстәл теннисы - барлыгы 10 ярыш уздырылды. Шушы чараларны оештыру һәм җирлек командаларын төрле ярышларга алып бару өчен 20800 сум акча тотылды.Мондый спорт чаралары уздыру яшь буынга сәламәт, нык булып үсәргә этәргеч ясый, сәламәт яшәү чыганагы булып тора.
Җирлектә иң популяр спорт төрләре булып милли-көрәш һәм волейбол тора. 10 елдан артык милли көрәш белән даими тренер шөгелҗләнүе үзенең җимешләрен бирә. Симет командасы хәзерге вакытта Шыңар, Тимершык кебек көрәшче авыллар белән бер тигез дәрәҗәдә ярыша башлады. 2015 елда “Саба таңнары “ газетасы призына үткән ярышта 4 урынны алды. Шушы нәтиҗәләрдә тренер Закиров Делюснең өлеше зур дип әйтәсе килә. Шулай ук волейбол командасы район күләмендә алдынгы урыннарда бара.
6. Халыкны социаль яклау өлкәсенә килгәндә биләмәдә 145 пенсия яшендәге кеше, 34 инвалид бар. 2 кеше туендыручысын югалту һәм 27 кеше социаль пенсия ала. Барлыгы 208 кеше төрле төрдәге пенсия ала. Бу җирлектә яшәүчеләрнең 3тән бере дигән сүз. Кызганычка каршы җирлегебездә сугыш ветераннары калмады инде. Сугыш ветераннарының тол калган хатыннары-1 ветеран әби яши. Тыл ветераннары 18 кеше. Елдан ел аларның саннары зур тизлектә кими. Биләмәдә ярдәмгә мохтаҗ, булган 8 өлкән кеше яши. Аларга районнан социаль яклау идарәсеннән 2 социаль хезмәткәр беркетелгән .Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Өлкәннәр , тормыш шартлары авыр булган гаиләләр районыбызның ярдәмен тоеп яшиләр. Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә 17 кеше сәламәтлеген ныгытты. Шулай ук 5 аз керемле гаиләгә 37 660 сумлык ярдәм күрсәтелде. Коммуналь түләүләрдән 17 семьяга 57 368 сумлык субсидия бирелгән. Шулай ук коммуналь, садикка түләүләрдән 216 гаиләгә 729 205 сумлык социаль ярдәм күрсәтелгән.Пенсионерларның уртача пенсияләре 9906 сум тәшкил итә.
7. Газдан һәм электр энергиясеннән рациональ файдалану максатыннан учреждение җитәкчеләре яктыртуга һәм җылытуга тотылган акчаларын, айлык лимитка сыешып, 1 кв.м.га айлык тотылышны исәпкә тотып авыл җирлеге Советының айлык киңәшмә - утырышларында бу мәсьәләләр көн тәртибенә куелып, тиешле нәтиҗәләр ясалып барылды.
Җирлектә 9 учреждение керә:
Урта мәктәпнең газ тотылышы 2014 -2015 уку елына лимиты 48900 куб. м. тотылышы 28072 куб. м.
Узган елгы газ тотылышы белән чыгыштырганда 7 737 куб. м. экономия ясалган.
Югары Симет балалар бакчасы еллык лимиты 5 100 куб. м. , тотылышы – 3098 куб. м. 2014 ел белән чагыштырганда 868 куб м. кимрәк тотылган.
Түбән Симет балалар бакчасының газга 2014-2015 елга еллык лимиты 8000 куб.м.,ны тәшкил итә 2015 елга тотылышы 5720 куб.м., узган ел белән чагыштырган да 82 куб.м., күбрәк тотылган.
Түбән Симет авыл клубының 2015 елга газга каралган лимиты 9 000 куб.м, тотылышы 10 062 куб.м.
Лимиттан узса да 2014 ел белән чагыштырганда 11 353 куб.м ягылган 1 291 куб. м. экономия чыга.
Югары Симет күп функцияле үзәккә барлыгы 4 учреждение керә 2015 елга газга лимиты 11 500 куб.м , тотылышы 11 052 куб.м. Экономия 448 куб.м.
Түбән Симет фельдшерлык пукты газга лимиты 2 176 куб.м. тотылышы 1 128 куб.м., узган ел белән чагыштырганда 480 куб. м. экономия ясалган.
Урта мәктәпнең электр тотылышы 2014-2015 елга лимиты 49 000 квт.сәг тотылышы 27 291, узган уку елы белән чагыштырганда 3 561 квт.сәг кә экономия ясалган.
Югары Симет балалар бакчасы электр тотылышы 2014-2015 елга лимиты 5000 кВт. сәг. 2015 елда ут – 3012 кВт. сәг тотылган 2014 ел белән чагыштырганда 394 кВт сәг. экономия ясалган.
Түбән Симет балалар бакчасының электр тотылышы 2014-2015 елга лимиты 8000 кВт. сәг. 2015 елда ут – 1586 кВт. сәг тотылган 2014 ел белән чагыштырганда кВт сәг. 218 кВт сәг.кә күбрәк тотылган .
Түбән Симет авыл клубының 2015 елга электр энегиясенә лимиты 2015 елга 900 кВт.сәг, тотылган 815 кВт.сәг , узган ел белән чагыштырганда 120 кВт. сәг кә күбрәк тотылган.
Югары Симет күп функцияле үзәк электр энегиясенә лимиты 11 500 кВт.сәг , тотылышы 13 411 кВт.сәг. тәшкил итә. Лимиттан 1 911 кВт.сәг күбрәк тотылган.
Урта мәктәпнең су тотылышы 2014-2015 уку елына 212 куб. м , узган уку елы белән чагыштырганда 43 куб.м. экономия. (бер кешегэ исәпләгәндә 1,9 куб.м туры килэ )
Югары Симет балалар бакчасы 2015 елда су – 28 куб.м тотылган (бер кешегэ исәпләгәндә 2.26 куб.м туры килэ) 2014 ел белән чагыштырганда 5 куб.м га кимрәк.
Түбән Симет балалар бакчасының су тотылышы 23 куб.м., узган ел белән чагыштырганда 2 куб.м. га күбрәк тотылган . Түбән Симет балалар бакчасын узган ел июнь аенда эшләмәде быел эшләде ут, газ, су тотылышының күбрәк булуы шуның белән аңлатыла.
Югары Симет күп функцияле үзәкнен су тотылышы 217 куб.м.
Түбән Симет фельдшерлык пукты 2015 елда су – 13 куб.м тотылган, 2014 белэн чагыштырганда 3 куб.м экономия
Урамнарны яктыртуда электр энергиясенә экономия максатыннан һәм тиешле вакытка көйләү өчен 3 урында “Таймер” урнаштырылган. Югары Симет авыл җирлегендә 50 урында багана уты яна. Электр энергиясе тотылышы 24 671 квт. 124 283,37 сум . 1 лампочкага 493,42 квт. электро-энергия туры килә (1 елга). Ватылган лампочкалар һәм таймерлар жилэлектросервиз предприятиесе тарафыннан алыштырылып торылды.
9. 2009 елдан башлап халыктан җыелган чүпне махсус машиналарда Саба полигонына илтү оештырылды. Җәйге һәм кышкы чорларда айга ике тапкыр чүп җыю машинасы килү авыллардагы чисталыкны күпкә яхшыртты. Чүп җыю буенча җирлектә яшәүче халыкка 201 130,58 сумлык исәпләүләр булган, шуларның авыл халкы 194 640,74 сумын түләгән, узган ел 37 681,31 сум бурыч булса, 2016 елның 1 январь аена 44 171,15 сум тәшкил итә. Халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады. Коммуналь хуҗалык су торбалары тишелгәндә көне- сәгате белән килеп җитәргә тырыштылар. Шулай булуга карамастан, су өчен түләмәүчеләр җирлектә күп булып кала бирә. 2015 тә суга 427 419,83 сумлык түләү килгән. 414 029,70 сумы түләнгән. Бурыч 44 544,95 сум. Халыктан чүп һәм су өчен түләп бетерүләрен сорар идем.
10. Авылның йөзен матурлау , яшелләндерү максатыннан учреждение алларына чәчәкләр , агачлар утыртылып , төп урамнар чүп үләннәреннән арындырылып даими карап торылды.Һәрбер кеше үз капка төбен матур итеп тотса гына, чүп үләннәрен чабып агачларын кисеп торса авылларыбыз төзек матур була. Урамнар кыш айларында даими кардан чистартылып торды. Благоустройство счетыннан урамнарны кардан чистарту, кырдыру өчен 91 000 сум акча тотылды.
11. Ике авылда шәхси хуҗалыкларда 361 мөгезле эре терлек, шуның 165 савым сыеры, 196 баш яшь мөгезле эре терлек, 364 баш сарык, 13 баш кәҗә, 1771 кош-корт һәм 240 баш умарта бар . Шәхси хуҗалыклардан барлыгы 4983 ц. сөт җыелды. Иң күп сөт тапшыручы хуҗалыклар: Югары Симеттән Имамиев Тәлгат , Гарипов Радик , Саубанов Рафис, Ибрагимов Ильдар ,Хасанов Инсаф Түбән Симеттән:Галимов Ильхам , Муллаянов Нәҗип, Валиев Расим , Мухаматгалиев Ильгиз хуҗалыклары.
Соңгы ике елда җирлектә сыер саны артты. Сөт сатып алу бәясенең җәй буе тотрыклы торуы һәм көз айларында артуы авыл кешесе өчен уңай күренеш дип саныйм. һәр сыерга 3000 сумнан субсидия түләнүе дә зур ярдәм булды . Әлеге субсидия акчасы 169 сыер башына 507 мең сум таратылды. Һәм шулай ук 7 кәҗә асраучыларга 1000 сумннан субсидия таратылды.
Шушы ике авылдан да шәхси хуҗалыклар җитештергән сөтне җыюны Ахкамиев Рамиль һәм Вагизов Наильләр башкара. Халык аларның хезмәтеннән канәгать. Шулай ук шәхси хуҗалыкларны үстерү максатыннан 4 хуҗалык 950 мең сумлык кредит алынган. Бу кредитлар каралты-кура төзүгә тотылды.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының ел саен үткәреп килгән Республика конкурсларында катнашып киләбез.Быел “Лучшее личное подсобное хозяйство Татарстана “ номинациясендә катнашып Гариповлар гаиләсе җиңүгә иреште. Алар министрлык тарафыннан дипломга һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
Җирлектә эш урыны бирүче җәмгыяте чикләнгән “Симет” хуҗалыгы тора. Бу хуҗалыкта барлыгы 92 кеше эшли. Шәхси эшмәкәрләр безнең җирлектә юк дәрәҗәсендә . 2015 елда 5 эшмәкәр теркәлгән булса . Кызганычка каршы 4 се ябылырга мәҗбүр булды. Җирлектә яңа эш урыннары булдыруга килгәндә бер кешебез сарык үрчетү буенча фермасы төзү фикерен белдерде. Бүгенге көндә ул документлар җыю эшләрен башкарып йөри.
12. Авылларыбызда ел саен яңа йортлар төзелеп тора, искеләре яңартыла. Ике авылда да халык тормыш-көнкүреш шартлары белән тәэмин ителгән. Газ яна, су кергән, авыллар арасында юллар асфальтланган. Йортлар төзү буенча халык төрле программалардан файдалана. Авылда яшәүче,эшләүче яшьләр өчен АПК программасы уңышлы гына эшләп килә. Шушы юнәлеш буенча җирлегебездә 2015 елда 5 йорт салынып чыкты. Бүгенге көндә ике авылга 3 йорт төзелеп ята. Бу гаиләләр дә программа буенча документлар җыеп тапшырдылар. Сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту буенча 3 сугыш ветеранының тол калган хатынына җирлектә йорт салынды. 7 се квартира алды. 1 сугыш ветеранының тол калган хатының йортына реконструкция ясалды.Бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветеран юк.
13. Җирлектә халыкка ике почта хезмәткәре хезмәт күрсәтә , авыл халкының 32 % пенсионерлар. Почта хезмәткәрләре бер генә көн дә пенсионерсыз, халыксыз тормый, һәр ай саен вакытында пенсия, субсидия тарата, ут , су газга һәм башка түләүләр , газета журналларга язу, тарату да көндәлек җаваплы эшләре. 2015 елның 1 нче яртыеллыгына газета журналларга язылу Югары Симет 360 данә. Түбән Симет 168 данә .Авыл халкы районыбызның почта бүлеге хезмәткәрләреннән канәгать.
Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә җирлектә 2 фельдшер-акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә.Пунктлар иркен,бөтен уңайлыклары бар,заман таләпләренә туры килгән медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.Ике авылда да яңа пунктлар ачылу (Түбән Симеттә 2013 елда,Югары Симеттә 2014 елда)җирлек өчен медицина өлкәсендә алга китеш булды.2015 нче елда фельдшер-акушерлык пунктларына 4435 кеше мөрәҗәгать иткән, 1263 авыруга өенә барлып медицина хезмәте күрсәтелде. Кеше сәламәтлеге турында үзе кайгыртмаса,сәламәтлек өлкәсендә уңыш көтеп булмый.Җәмгыятьтә сәламәтлекнең мөһимлеген,кыйммәтен аңлауны булдырырга кирәк.Хәрәкәт,дөрес туклану,тиешенчә ял итү,эш процессын дөрес оештыру,яман гадәтләрдән арыну, сәламәлекне саклауга ярдәм итә,ләкин һәр кешенең сәламәтлеген саклау белән шөгыльләнү мөһим.
Җирлектә проблемаларның берсе кәрәзле элемтәнең начар булуы.Шулай ук Түбән Симет авылы халкы “Летай” телеведениясен карый алмый. Бу эш буенча тиешле органнарга хат язылды. Авыл халкы исеменнән гаризалар бирелде. Кайчан булыр, көтәбез.
Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү буенча бер шәхси кибет, ике авылда да берәр Тимершык сәүдә хуҗалыгы кибетләре хезмәт куя. Кибеткә көндәлек куллану товарлары, атнага өч тапкыр икмәк, башка кирәк-ярак товарлары ел әйләнә даими кайтарылып тора.Быелдан башлап спиртлы эчемлекләр сату аерым бер кибеттә башкарылачак. Башка сату нокталарында аракы, пиво шикелле эчемлекләр сатылмаячак. Кибет февраль аенда эшли башлар дип көтелә.
14. Авылларда чисталык һәм тәртип саклау уңаеннан изге урыныбыз булган зиратларда өмәләр оештырыла. Өмәләр күбрәк яз көне оештырыла, әлеге өмәдә авылдашларыбыз актив катнашып күп кенә эш башкарылды. Өмәләр яз көне генә түгел җәй һәм көз айларында да оештырсак, авыл халкы бердәм катнашса зиратларыбыз тагын да чистарып калыр иде. Шушы өмәләрдә катнашкан һәр кешегә үземнең рәхмәтемне әйтеп үтәсем килә.
Быел безнең авылдашларыбыз үз көчләре белән чишмәләрне төзекләндерү дә зур эш башкардылар. Югары Симет авылындагы “Ахунҗан” чишмәсе Мубаракшин Йосыф Хәсән улы һәм Гарифуллин Рафис Нәкип улы инициативасы белән алар тарафыннаа төзекләндерелде. Авылдашларыбыз акчалата ярдәм итте.
Ике авыл арасында урнашкан “Вәчкә” чишмәсе бик матур итеп , ят итү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылып ясалды. Әлеге эшне авылдашыбыз Хабибуллин Илнур Габиз улы башкарып чыкты.
Шулай ук Түбән Симет авылындагы чишмәләр дә яңартылды. “Түбән оч” чишмәсе дип аталучы чишмәне Муллаяновлар гаиләсе, “Югары оч” дип аталучы чишмәне , шул авылда туып үскән Галиуллин Рәис абыйлар чистартып , төзекләндереп чишмәләргә яңа сулыш өрделәр. Шушы изге эшләрне башкаручыларга авылдашларыбыз исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Аларга тән һәм җан сәләмәтлеге, гаилә бәхете , эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калам.
2014 елдан башлап референдум үткәрелеп үзара салым акчалары җыела башлады ,бу авылда яшәүче 18 яше тулган һәр гражданнан 100 сум күләмендә акча җыю дигән сүз. 2014 елда 44 800 сум җыелды һәм ул хөкүмәтебез тарафыннан 4 кә арттырылып безнең бюджетка кайтты. Бу акчаларга Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары зиратына койма тотылды , бәясе 99600 һәм 92600 сумлык, һәм пожарный мотопомпа алынды, бәясе 30000 сумлык. 2015 елда җыелган акчага Түбән Симет авылы зираты коймасы тотылды .Бәясе 66 345 сумлык. Югары Симет авылында елгадагы агачларны кисүгә тотылды бәясе 146 450 сумлык. Референдум быел да үткәреләчәк. Сездән тәкъдимнәр көтеп калам.
Хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителгән программалар безнең җирлектә дә эшләп килә.Мәсәлән “Чиста су “ программасы нигезендә Түбән Симет авылында скважина казылды, башня утыртылды , 1800 м торба сузылды.Башкарылган эш 4 908 000 сумлык. Тагын 1700 м. арага торба саласы калды . Бу эш 2016 елда эшләнер дип көтелә. Авыл юлларын тәртипкә китерү программасы нигезендә 100м. арага таш юл салынды бәясе 601 130 сумлык.
Югары Симет авылында барлык электр баганалары яңага алыштырылды. Өстәмә ике урынга Комсомол һәм Төзелеш урамнарына ТП куелды. Әлеге эшләрнең бәясе 10 млн сумнан артык.
Югары Симет аылында Бөек Ватан сугышында үлеп калган авылдашлар истәлегенә обелиск төзелде . Бөек Җиңүгә 70 еллыгына 8 май көнне авылдашлар һәм мәктәпукучылары катнашанда ачу тантанасы булды.Әлеге обелискның бәясе 207 036 сумлык.
2016 нчы елга планнар. Түбән Симет авылына су торбалары сузып бетерү, авыл юлларын тәртипкә китерү. Үзара салым акчаларына Түбән Симет авылы Ленин урамы юлын тәртипкә китерү, Югары Симет авылы чишмәләрен һәм күперне төзекләндерү , елгада корган, киселгән агачларны бетерү кебек эшләр .
Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә. Авыл җирлегенең эше катлаулы. Халык белән эшләүче оешма булып тора. Авыл җирлегендә кимчелекләр, проблемалар күп. Булган кимчелекләрне бергә-бергә бетереп, бер-беребез белән аңлашып бердәмләшеп яшик.
Барыгызгада исәнлек-саулык, тазалык байлык, уңышлар телим. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!
Соңгы яңарту: 2016 елның 24 феврале, 14:24