Явлаштау авыл җирлегенең 2016 нчы елгы эшчәнлеге турында отчет доклады

 

        Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә  бүген Сезнең тарафка  авыл җирлеге Советының 2016 нчы  елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим  ителә.

      Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 201 хужалыкта 712 кеше яши, шуның эченнән  Явлаштау авылында 118 хужалыкта  410 кеше, Мишәбаш авылында 83 хужалыкта 302 кеше яши. Узган ел белән чагыштырганда җирлектә халык саны 7 кешегә кимегән.  Отчет чорында 8 егет өйләнде, 4 кыз кияүгә чыкты, 5 бала туды, 6 кеше вафат булды, 8 кеше авылга яшәргә кайтты, 13 кеше яшәү өчен башка регионнарга китте.  Биләмәдә  яшәүче халыкның  59% эш яшендә. Биләмәдә 145 пенсионер, 73 инвалид, шуның эченнән 4 бала-инвалид,  тыл ветераннары- 11 кеше, эш яшендәге инвалидлар- 16 кеше.  Мәктәпкәчә яшьтә 55 бала бар.  Балалар бакчаларында 42 бала тәрбияләнә,  урта һәм башлангыч мәктәптә 82 бала белем ала. Яшьләр арасыннан  49 кеше югары, махсус уку йортларында укыйлар.

             Биләмәдә яшәүче 364 кеше төрле предприятиеләрдә  эшлиләр. Шуларның 96 сы авыл хужалыгы предприятиеләрендә, 69 кеше бюджет оешмаларында, ПМК мелиорациядә 12 кеше эшлиләр. Барлык эш яшендәге  халыкның 126 сы читкә чыгып эшли.  Шул ук вакытта күрше торак пукнтлардан безгә килеп эшләүчеләр дә бар.

    2016 елда җирлектә яшәүче халыктан барысы 59 мөрәҗәгать кабул ителде. Шуларның 13 е язмача, 46 сы телдән.    Гражданнарга төрле эчтәлекле 257 белешмә бирелде.  11 кеше Саба муниципаль район Башлыгына приемга керделәр. Гражданнарга муниципаль хезмәт күрсәтүдә яна технологияләр, интернет челтәре көннән-көн киңрәк  кулланыла. 2016 елда межвед аркылы гражданнарның мөрәжәгате буенча  20 запрос бирелде, 5 участокнын адресы үзгәртелде,  росреестрдан  16 участокның кадастр выпискасы алынды.        

 Авыл җирлеге бюджетының керем өлеше җирле налоглардан һәм дотациядән тора, ул 3 млн 78 мең 300 сум тәшкил итте.  2016 елда  җирле налоглар кереме түбәндәгечә үтәлде: ел башына милек налогы буенча физик затларның 1700 сум әҗәте калган иде, 2016 ел өчен 74000 сум налог исәпләнде, ел барышында физик затлардан 72100 сум налог керде, ел ахырына 3600  сум  налог җыелып җитмәде. Җир налогы буенча:  җир налогын предприятиеләр, учреждениеләр һәм физик затлар түли. Ел башына  8100 сум әҗәт калган иде, 2016 ел өчен 291600 сум налог исәпләнде, ел барышында 280400 сум налог керде, ел ахырына  9800 сум әҗәт калды.  Физик затларның доходларыннан кергән налог  127,4 мең сум итеп үтәлде.  Җирле керемнән тыш, авыл җирлегенең тормышын тәэмин итү өчен дәүләт тарафыннан 2070,20  сум субвенция бирелде.

     2016 елда авыл җирлеге бюджетыннан 2853,6 мең сум акча тотылган. Шуның эченнән хезмәт хакы түләү өчен 1204,4 мең сум,коммуналь хезмәтләргә  53500, элемтә өчен 14900, урамнарны яктырту, урам юлларын ремонтлау, кардан чистарту, тигезләү  өчен 1081,8 мең сум акча тотылды.  

       Салымнар – җирлегебезне яшәтүче, киләчәккә планнар корырга ярдәм итүче төп чыганак булып тора.Кызганычка каршы, җир һәм мөлкәт налогын түләмәүчеләр дә бар.  Түләп бетермәүчеләрнең исемлеген экранда күрәсез.

2016 нче елның 27 мартында Явлаштау җирлегендә үзара салым буенча сайлаулар үтте.  Халыктан 165000(Явлаштаудан- 99600, Мишәбаштан - 65400 ) күләмендә акча тупланды. Республикадан  кайткан акча белән 825000 булды. Шуның 498 меңенә Явлаштау авылының 1 Май урамына  таш юл салынды. 327 меңенә Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл салынды. Шулай итеп, 2016 елда референдумга куелган мәсәләләр үтәлде.  20 ноябрь көнне Явлаштау авыл җирлегендә 2017 нче ел өчен үзара салым буенча сайлаулар үтте.  Бу сайлауда:   -Явлаштау  һәм Мишәбаш авылларында юлларны ремонтлау;   дигән сораулар күтәрелде. Һәм шушы сайлауга җирлектә яшәүче халык санынан барлыгы 95,21% кеше катнашты. 90,5% кеше “Әйе” дип җавап бирде, 9,5% “Юк” дип җавап бирде. Явлаштау авыл җирлегендә үзара салым үтте дип саналды. Барлыгы халыктан 162 мең 900 сум җыелачак. Хәзерге көнгә 160 мен 800 сум җыелды.( 162900 + 651600 РТ = 814500). Бүгенгесе көндә әле 2100 сум җыелып бетмәде.  Үзара салым түләмәүче гражданнарны  экраннар күрә аласыз:          

Мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсенә килгәндә җирлегебездә 1 урта  мәктәптә , ике балалар бакчасында балалар тәрбияләнәләр һәм белем алалар.     Явлаштау урта мәктәбендә 82 бала белем ала.  Балаларга өстәмә белем бирү өчен  мәктәптә 7 түгәрәк эшли.  Укучылар район фән олимпиадаларында катнашып 4 призлы урын алдылар. 2016 елда мәктәпнең бюджеты 16 млн. 537 мең сум итеп үтәлде.(2107974 сумы Мешабаш мәктәбен детсад итеп үзгәртү) .  Укытучыларның уртача хезмәт хакы 21128  сум тәшкил итте. Былтыргыдан  6810  сумга кимрәк. Бер балага белем бирү 174142  сумга төшкән, былтыргыдан 3672 сум артыгырак тотылган.    Узган уку елында 11 нче классны 8 укучы тәмамлап, барысы да  югары уку йортына укырга керде. Бердәм дәүләт имтиханнарын барлык укучылар да бирде. Уртача ЕГЭ баллары рус теленнән- 77.87 балл, математикадан- 62 балл, физика-57 балл, биология – 65.6 балл,  бу фәннәрдән баллар район һәм республика күрсәткеченнән югарырак .  9 нчы классны 5 укучы тәмамлап, төрле уку йортларына белем алалар.  Аттестатны барлык укучылар да алды. Быелгы уку елында да мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча ныклы эш алып барыла. Мәктәптә барлык укучылар да көнгә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә..

        Ике авылда урнашкан балалар бакчаларында 42  бала тәрбияләнә. Бюджеттан  балалар бакчасында бер баланы тәрбияләү  өчен елга 125918  сум акча тотылган.  Хезмәткәрләрнең  уртача хезмәт хакы 13700 сум тәшкил итә .  Балалар бакчаларын тоту өчен 2016 елда  4 млн 386 мең сум акча файдаланылган. Җирлектә мәктәп һәм балалар бакчалары коллективы эшчәнлегеннән ата-аналар тулысынча канәгать.  Укытучылар, тәрбиячеләр коллективы, техник эшчеләр үзләренә эшләрен зур тырышлык куеп җаваплылык белән башкаралар.

         Мәдәният халыкның  рухи  сәламәтлеген ныгытуда, балаларны һәм яшьләрне эстетик яктан  тәрбияләүдә  әһәмиятле урын алып тора. Шуны истә тотып авыл җирлеге бу өлкәгә зур игътибар бирә. Җирлектә  2 клуб һәм 1 китапханә эшли. Мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә барлыгы 6 кеше хезмәт куя. Эш айлык, квартал, еллык эш планнары нигезендә алып барыла.

  2016 нче елда халыкка мәдәни һәм рухи тәрбия бирүдә нәтиҗәле эш алып барылды. Ел  дәвамында күп төрле мәдәни чаралар, бәйрәм кичәләре, концертлар үткәрелде .  Яңа ел, Халыкара хатын- кызлар бәйрәме, Ватаны саклаучылар көне, Нәүрүз, Җиңү көне, Сабантуй кебек  бәйрәмнәр зур әзерлек белән гөрләп үтте. Мәдәният йортларында барлык мөмкинлекләр булдырылган, белгечләр тупланган. Явлаштау  мәдәният йортында  4 кеше эшли. 10 түгәрәк эшләп килә, Шуларның 4се балалар өчен. Ел буена 175 мероприятие үткәрелгән, 15360 кеше катнашкан. Яшьләр өчен 110 мероприятие үткәрелгән.  (Түләүле хезмәт- 15100) .Районда үткәрелгән чараларда 45 кеше  катнашкан.

Мишәбаш мәдәният йортында  2 кеше эшли. 5 түгәрәк эшләп килә, Шуларның 4се балалар өчен. Ел буена 133 мероприятие үткәрелгән, 3890 кеше катнашкан. (Түләүле хезмәт- 3000). Районда үткәрелгән чараларда 10 кеше  катнашкан.    Җирлектә бер китапханә ике авыл халкына хезмәт күрсәтә. Китапханәдә ел дәвамында төрле әдәби чаралар, китап күргәзмәләре, бәйгеләр оештырыла. 21 төрле газета-журнал килә.  Китап фонды 11780  берәмлектән тора. Китапханәдән 540 кеше файдалана. Китапханә  ел дәвамында китапханәгә китап укучы тарту, китап укуны  пропагандалау юнәлешендә эшли, шул уңайдан төрле чаралар оештырыла.

       Халыкка медицина хезмәте ике акушерлык пунктында  оештырыла. Профилактик чараларны медицина хезмәткәрләре план нигезендә алып баралар, халык алдында чыгышлар ясыйлар. Явлаштау  авылы буенча – 1252  кеше кабул ителде, 1100 процедура үткәрелде. 445 тапкыр өйгә барып дәвалау үткәрелде.  Мишәбаш  авылы буенча – 1135  кеше кабул ителде, 800 процедура үткәрелде. 345 тапкыр өйгә барып дәвалау үткәрелде.  Фельдшер-акушерлык пунктлар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

     Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт чаралары уздыру яшь буынга  сәламәт һәм нык булып үсәргә этәргеч ясый.   Ел дәвамында ике спортзал, кышкы чорда хоккей мәйданчыгы эшли.  Җирлегебездә  хоккей, волейбол, мини футбол, бадминтон , белән шөгыльләнәләр  һәм  массакүләм спорт чараларында актив катнашалар.  Җирлектәге барлык учреҗдениеләр белән берлектә ел саен ГТО нормаларын тапшырабыз. Яшьләр шимбә, якшәмбе көннәрендә авыл спортзалларында шөгелләнәләр һәм үзара иптәшләрчә спорт ярышлары уздыралар.                                                                                                                                      

             Җирлектә яшәүче халыкны социаль яклау, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм оештыру район социаль яклау идарәсе белән берлектә алып барылды.   Явлаштау авыл жирлегендә 11 тыл ветераны, 32 хезмәт ветераны, 76 инвалид, 7 тулы булмаган гаилә, 5 куп балалы гаилә, ялгыз яшәүче өлкәннәр -14 кеше. 2016елда  аз керемле 15 гаиләгә коммуналь хезмәт түләүләрен каплау очен 34354,92 сум субсидия бирелде,  хезмәт ветеранына, инвалидларга коммуналь хезмәтләр түләү өчен 543187,11 сум субсидия бирелде. 

            Бюджет оешмаларында энергетик ресурсларны экономияле файдалану буенча планлы эш алып барыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2016 елда электроэнергия  тотылышының кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта Явлаштау урта мәктәбендә 1065  квт, Мишәбаш балалар бакчасында 840 квт ,Мишәбаш мәдәният йортында 151 квт электроэнергия узган ел белән чагыштырганда артык тотылган.

                Авыл җирлеге буенча урам утлары 62 урында куелган. 20 светодиодный һәм 42 ДРЛ лампалары куелган . Урамнарны яктырту өчен  бюджеттан 156461,49   сум акча тотылды. Узган елга караганда 3493 квт электроэнергия экономияләнгән. 

 

Бюджет оешмаларында газ тотылышының кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта административ бинада 474 м3, Явлаштау ФАПында 538 м3, Мишәбаш җәмәгать үзәгендә 411 м3 газ артыграк ягылган. Су тотылышы буенча барысында да диярлек экономия күзәтелә.

     Торак пунктларны су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын  урнаштыруны авыл җирлеге белән килешү нигезендә күптармаклы Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы оештыра.   2016 елда су белән тәэмин иткән өчен 487988 сум акча исәпләнгән, түләнгән 502571 сум, көнкүреш калдыкларын җыйнаган өчен 289965 сум исәпләнгән. Туләнгән 283173 сум. Шул ук вакытта әле даими коммуналь хезмәтләрен түләмәүче гаиләләр бар. Әҗәтләре булган гаиләләрне хезмәт күрсәтүче оешма судка бирә, бу гаиләләргә суд чыгымнарын да түләргә туры киләчәк. Бу кешеләрнең исемлеген экраннарда күрә аласыз.

          Авыл җирләрендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт тарафыннан  купмедер игьтибар бирелә. Хэзерге, чит илләрдән авыл хуҗалыгы товарлары сатып алу куләме кимегән вакыт, шәхси хуҗалыкларны устерүнең әһәмияте арта бара. 2016 елның  1 гыйнварына 275 баш мөгезре эре терлек, ш.э. 100 баш сыер, 263 баш сарык малы  тәшкил итә. Авыл хужалыгы министрлыгы тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бер сыерга 3000 сум, 1 кәҗәгә 1000 сум күләмендә акча бирелде. Шулай ук чеби алучы 6 гаиләгә 7500, тана алучы 1 гаиләгә 15000, вет. мероприятиеләр өчен 1 сыерга 300 сум исәбеннән 26100 субсидия кайтты.

  Авыл җирендә шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар булдырылган.  2016елда авыл җирлегендә яшәүчеләр 1млн 850 мең сум кредиттан файдаланганнар.Бу кредитлар күбесенчә малларга торак төзү өчен кулланылды.

       Җирлектә шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча 2014 елда программа кабул ителде. Бугенге көндә биләмәдә 8 шәхси предприятие эшләп килә.  Яшьләр арасыннан эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юк диярлек. Республика күләмендә төрле грантлар булдырылды.  Җирлектә үз эшен  башлап җибәрергә уйлаган кешеләргә авылларда буш торучы биналар бар, бу биналар быел  сатуга куелачак.

             Авыл җирлегендә барлык торак фонды 16448  кв.м. тәшкил итә.  Бер кешегә 23,1 кв.м. туры килә. 2016 елда 9 йорт  (1130 кв.м.) файдалануга тапшырылды. Ел барышында 3 гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча учетка куелды, 9 гаилә учеттан төшерелде.  Бугенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 17 гаилә теркәлгән.  2016 елда АПК программасы буенча 1 гаиләгә фатир  бирелде. Агымдагы елда 10 гаилә йорт салу эшләре белән шогыльләнә.

             Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү эше  5  кибеттә оештырыла. Кибетләргә көндәлек кирәк товарлар кайтып тора.  Телефон элемтәсен җайга салу буенча соңгы елларда күп эшлэнде. Ике авылга 159 телефон ноктасы бар. 2016 нчы елда Летай вышкасы кую белән кәрәзле телефон элемтәсе һәм интернет  җайга салынды.   Почта хезмәтен ике почтальон күрсәтә. Көндәлек матбугат, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен квитанция вакытында бирелә.      

               Биләмәне җыештыру ел буе дәвам итэ.Даими рәвештә авыл җирлеге территориясендә бюдҗет оешмалары белән өмәләр оештырылды. Шулай ук авылларыбызның изге урыны булып саналган зиратларның торышына килгәндә игътибар зур . Бу эштә мәчет картлары, авылыбыз муллалары башлап йөрүчеләр.   Җирлегебездә “Чистый берег” акциясе оештырып,  авыл эчендәге елга буйларын, күпер төпләрен төрле чүпләрдән, үләннән һәм корыган агачлардан  чистарттык.

   Чисталык өлкәсендә районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгының да роле бик зур.  Алар көнкүреш калдыкларын чүп җыю машинасы белән айга 2 тапкыр график буенча җыялар.    Шулай ук  җирлектән махсус машина белән үлгән терлекләрне дә үтильгә алып  китү оештырылган. Моның өчен бары вет службага яки җирле үзидарәгә хәбәр итәргә кирәк. Хезмәт күрсәтү бушлай. ((Тагын бер яхшы  хезмәт күрсәтү көтелә кече маллар өчен мэсэлэн(мәче, эт, тавык-чебеш, каз, туып үлгән бәкәйләр) җирлеккә бер урынга лар холодилник кую күздә тотыла.))

       Ә чүплек базына бары тик төзелеш калдыклары гына ташланырга тиеш һәм  чокырның эченә ташлавыгыз сорала. Кисәтеп искәртәсе килә кайбер физик затларның көнкүреш калдыклары ташлавы да күзәтелә. Бу кешеләргә карата чара күрәсе була.

         Шәхси хуҗалыкларга капка төпләрендә, бакча башларында  төзелеш материаллары, техника, агач һәм башка әйберләр тоту яки саклау тыела. Гомумән, авыл территориясендә хуҗасызлык күренеше булырга тиеш түгел.  Кисәтүләргә карамастан, авыл җирлеге советы  тарафыннан кабул ителгән төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәүчеләр бар. Кисәтү кагәзләре тапшырганнан соң, күпчелек кеше  булган әйберләрен вакытында үз биләмәләренә урнаштырдылар.     Бу кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләргә 2000 сум күләмендә штраф каралган.   Ә инде хуҗалыкта төзелеш барган чорда авыл җирлеге тарафыннан төзелеш материалларын куеп тору өчен вакыты күрсәтелеп рөхсәт белешмәсе бирелә.

         Авылларның мәчетләрен имам-хатыйблар Галимзянов Инсаф, Гафиятов Алмазлар җитәклиләр, алар динне үстерү, халыкны тәрбияләү буенча зур эш алып баралар, узләренең дини белемнәрен үстерәләр.  Бугенге көндә мәчетләрдә хатын-кызларга ислам дине нигезләрен өйрәтү буенча укулар бара, ике яшь кеше Ислам университетында укый. Авылларда эчкечелек кимүгә имам-хатыйблар зур өлеш керттеләр.    

           2016 елда Явлаштау авылында дүәләт программасы нигезендә 1 701132 сумлык юлга ремонт эшләре башкарылды.(Ш.Бариева -345 м, Родниковая – 93 м.).Үзара салым акчасына 1 Май урамына 485 меңлек юл салынды.  Шулай ук  Явлаштау мәктәбенә 18 млн 394 меңлек капиталь  ремонт берничә учреждение котельныйларына 237731 сумлык ремонт эшләре башкарылды. “Чиста су” республика программасы кысаларында Мишәбаш авылына чишмәдән су китерү эшләре 5 млн 320 меңлек булды. Җирлегебез бөяләренә 33938 сумлык ремонт эшләре ясалды. Шулай ук хоккей мәйданчыгына 178 мең һәм ФАПка 99500 күләмендә ремонт эшләре башкарылды.

Алда планлаштырып эшлисе эшләр белән таныштырып китәм.

-Авыл урамнарындагы юлларны нормаль дәрәҗәгә китерү;

- Иске йортларны сүттерү;

- Мишәбаш авылында су кертү эшләрен дәвам итү;

- Мишәбашта өч һәм аннан да күп балалыларга җир участогы әзерләү;

-Агач утырту;

-Зиратлар территориясен тәртипкә китерү.

Шулай ук былгысы елда Явлаштау мәдәният йортына 8 млн 412 меңлек  һәм 100 башка исәпләнгән сыерлар торагына 4 млн лык ремонт эшләре планлаштырыла.

Бу эшләрне сезнең белән берлектә, шул ук вакытта референдум нигезендә җыелган акча хисабына да башкарырбыз дип көтелә.  

Авыл җирлеге эшчәнлеген бу отчет белән генә күрсәтеп бетереп булмый. Башкарылган эшләр белән беррәттән, эшлисе эшләребез дә күп. Сезнең белән берлектә эшләгәндә генә без уңай нәтиҗәләргә ирешербез дигән теләктә калам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Соңгы яңарту: 2017 елның 2 феврале, 15:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International