Түбән Шытсу урта мәктәбендә көз бәйрәме үткәрү күптәнге традициягә әйләнде. Зал бәйрәмчә бизәлде.
25 октябрь көнне 9-11 класслар өчен оештырылган “Көзге бал” ның программасы 2 өлештән торды:
1)конкурс программасы, уеннар
2)дискотека
Укучылар көз турында үзләре язган такмаклар башкардылар, скетчлар уйнадылар.
5-8 класс укучыларының “Уңыш бәйрәме” 26 октябрь көнне булды. Ул һәр классның чыгышлары һәм уеннар белән аралаштырылып алып барылды. Көз корольләре ярышты.
Югары класслар да, урта буын класслар да бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Берсеннән-берсе матур, кызыклы чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Соңгы яңарту: 2013 елның 31 октябре, 09:35