ҖЧҖ «Саба урман хуҗалыгы» да 2017 ел дәвамында әзерләнгән продукция: пиломатериаллар – 43 мең м3; әзерләү өчен контейнерлар – 11,1 мең м3; поддоннар – 617 мең шт; пеллет (ягулык грануласы) – 5,2 мең тонна; щепа – 25,3 мең м3; агач оны – 236 тонна. Шулай ук предприятиеда җитештерелүче «Урман» чишмә суы киң файдаланыла, аның күләме 596860 шешә тәшкил иткән.
Быелның 22 февральдә Лубян урман-техник колледжы базасында традицион "Урман чаңгы юлы" узды, анда ГКУ "Саба урманчылыгы" ДБУ "Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы" спортчылары чираттагы тапкыр беренче урынны яулады.
2018 елның 25 февраль көнне эш визиты белән дәүләт Думасы, Россия Федерациясенең экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов булды.
Соңгы яңарту: 2018 елның 6 марты, 15:54