![]() |
“Спорт һәркемнең яраткан шөгыле булган вакытта гына – тәрбия чарасы булырга мөмкин” Василий Сухомлинский |
Балаларның сәламәтлеге турында кайгырту-бүгенге көндә бик актуаль мәсьәлә, һәм ул сүздә генә түгел, ә чынбарлыкта да дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш! Вакытларының күп өлешен балалар мәктәптә, спорт мәктәпләрендә үткәрәләр, өстәмә вакытта спорт эше тиешле дәрәҗәдә куелса, даими рәвештә спорт ярышлары, сәламәтлек көннәре оештырылса, безнең балаларның да сәламәтлекләре артачак. Без мәктәбебез тренерлары алдына нәкъ менә шушы бурычны куябыз. “САБА-АРЕНА” урта гомуми белем бирү спорт мәктәбе – безнең бистә һәм район өчен яңа, икенче ел гына эшләп килсә дә, тәҗрибәбез бар, үзебезнең методик копилкабызны булдырдык, “Электрон мәгариф” сайтында бөтен эшебез чагылдырылган битебез бар.Багманов Артур Фидаел улы җитәкләгән спорт мәктәбендә барысы да соңгы техника белән җиһазландырылган, өстәл теннисы, бадминтон, фехтование һәм шахмат белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Тренажерлар залы, конференц-зал һәм буш вакытта тренажерлар белән шөгыльләнү өчен ишегалдында мәйданчыклар бар. Бистә өчен, бигрәк тә әти-әниләр һәм халык өчен, бу спорт утравы-чын табылдык. Безнең өчен икенче йорт булган “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә уенчыларны форма, инвентарь, кызыклы ял белән тәэмин итәләр. Бу-сөенеп шөгыльләнү,ирешкән уңышларыңнан канәгать калу һәм ,иң беренче чиратта, үз-үзеңне җиңү урыны.Безнең “САБА-АРЕНА”спорт мәктәбенең девизы - «Үз-үзеңне җингәндә генә зур уңышларга ирешергә мөмкин». Ә моны тормышка ашырырыр өчен, сәләтле хезмәткәрләр тупланды һәм яхшы матди база булдырылды.. Нәтиҗәдә, без горурлана алырлык күп эшләр башкарылды. “САБА-АРЕНА”спорт мәктәбендә һәркемгә ярышларда җиңүчеләргә дә, физик әзерлекне арттыручыларга да, актив яшәү рәвешен яратучыларга да урын бар. Секцияләр, тренерлар, традицияләр, даими спорт чаралары, ярышлар-болар барысы да безнең мәктәпне әһәмиятле урын итеп кенә калмый, ә чыннан да абруйлы итә: аңа эләгү зур уңыш булып санала. Безнең мәктәп фикердәшләрне берләштерү, чын “рух буенча туганлык булдыру” идеясен тормышка ашыра. “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе эшендә мәктәп спортчыларын гына түгел, аларның әти– әниләрен дә-җанатарлар, волонтерлар, судьялар, ярышларда яки чараларда катнашучылар сыйфатында җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Әти-әниләр һәм район халкы өчен кичке вакытта спорт чаралары һәр көнне оештырыла, бу-спорт тормышына җәлеп итү өчен нәтиҗәле чара.
“САБА-АРЕНА”урта гомуми белем бирү мәктәбендә балалар өстәл теннисы, бадминтон, шахмат белән шөгыльләнәләр. Әлеге спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мәктәпнең бөтен мөмкинлекләре дә бар.
Безнең спортчылар төрле ярышларда катнашалар, район, Татарстан Республикасы, Россиянең җыелма командалары составына керәләр,Республика, Бөтенроссия, Халыкара ярышларында катнашалар. Спортчыларның барлык казанышлары һәм уңышлары мәктәп сайтында яктыртыла.
РСФСР, Татарстан АССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ел саен ачык шәхси-команда Бөтенроссия ярышлары, бадминтон буенча «САБА-ОПЕН» Бөтенроссия ярышлары үткәрү безнең мәктәпнең матур традициясенә әверелде. Мәктәбебезнең эше күптөрле. Без үзебезнең мәктәп белән бик горурланабыз, чөнки ул спортчыларга үз сәләтләрен күрсәтү белән генә чикләнеп калмый , ә хөкемдарлык итү, ярышларны һәм контроль нормативлар оештыру мөмкинлеге дә бирә.
Ахырда шуны әйтәсе килә "САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе эшчәнлеге балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын дөрес оештыруга юнәлдерелгән.Үз эшебезне башкарып, без балаларның сәламәт яшәү рәвешен оештыруга булган табигый ихтыяҗын тәрбияләргә тырышабыз.
Спорт-ул яхшы кәеф, югары тормыш тонусы, искиткеч рухи күтәрелеш, уңышка, яңа казанышларга һәм нәтиҗәле хезмәткә омтылу өчен менә дигән нигез. Актив шөгыльләнеп, без вакытны кызыклы итеп уздырып кына калмыйча, тормышыбызны, очрашуларның һәм уңышларның шатлыклы төсе белән дә тулыландырабыз. Спорт-ул хәрәкәт, дуслар белән аралашу мөмкинлеге. Безнең “САБА-АРЕНА”спорт мәктәбе ишекләре һәркемгә һәрвакыт ачык. Хәтта югары спорт нәтиҗәләренә ирешмәсәң дә, син безнең белән барыбер яхшырак булачаксың. Без һәркемгә шат!
Соңгы яңарту: 2022 елның 12 сентябре, 10:47