30-31 нче декабрьдә Туктар авылы клубында Яңа Ел кичәсе һәм бал-маскарад үткәрелде. Шулай ук, бәйрәм лотереясе уйнатылды. Кичә театральләшкән чыгышлар, концерт номерлары, төрле-төрле конкурслар белән үрелеп барды. Авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар бергә-бергә уйнады, җырлады һәм биеде. Ә Кыш Бабай һәм Кар кызы барысында Яңа Ел белән котладылар һәм бүләкләр тараттылар. Менә шулай, бердәм һәм күңелле итеп, Туктар авылы халкы яңа – 2017 нче елны каршы алды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

Соңгы яңарту: 2017 елның 19 гыйнвары, 08:39