Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, яраткан язучыбыз, якташыбыз Гөлсинә Галимуллинаның тагын бер китабы укучыларына барып иреште. Китап “Тау җылысы” дип атала. Аны Байлар Сабасындагы ФРГ кибетендә сатып алырга мөмкин.
Гөлсинә ханым гомере буе “Саба таңнары” газетасында эшләгән журналист, авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләде. Беренче китабын суррогат ана белән танышканнан соң яза. Бер тарихка икенчесе өстәлеп, шуннан башка әсәрләр языла. Һәр китапта реаль кеше язмышы, чуалган тормыш сукмаклары һәм һәрберсендә татар гаиләсе нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап эзләнә. Чөнки кеше – хатын-кызмы ул, ир-атмы, үзенең гаиләсе белән генә чын мәгънәсендә көчле була ала.
Китап сөючеләр күңеленә ул “Мәхәббәт аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Җиләкле тау сере”, “Ай күлгә сыенганда” дигән әсәрләре белән үтеп керде. Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар – гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш әзерләгән авырлыкларны зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Шушы образлар аша автор безгә – китап укучыларга олы тормыш сабаклары бирә.
Гөлсинә ханым укучылар белән очрашуларга бик теләп йөри. Автор әйтүенчә, аңа әсәрләрендәге геройлар һәм язу стиле турындагы фикерләрне ишетү бик мөһим. Моннан тыш, мондый очрашулар яңа сюжетлар табуда булыша дип өстәде ул.
Гөлсина ханымга алга таба да иҗат чишмәсе саекмавын, сәламәтлек телибез.

Соңгы яңарту: 2018 елның 5 марты, 13:26