"Саба таңнары" газетасы призына милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район чемпионаты

19нчы ноябрь көнне Байлар Сабасы бистәсе спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район чемпионаты үткәрелде. Ярышта районыбызның һәм күрше районнарның иң көчле көрәшчеләре бил алышты. Гомуми нәтиҗәләр буенча, хуҗалар - Саба районы командасы 1нче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамотасы һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 14:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International