3 август көнне Шекше мәдәният йортында “Балаларга наркомания турында” дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Яшьләрне генә түгел, яшүсмерләр һәм балаларны да үз эченә йота баручы әлеге замана афәте, аны куллануның аяныч нәтиҗәләре, әфьюн сатып баерга теләүчеләр тозагына капмаска кирәклеге турында сөйләшүдән соң, малайлар һәм кызларга наркотикларга каршы фоторәсемнәр һәм видеофильм күрсәтелде. Соңыннан балалар бергәләп үзләре дә наркотикларга каршы плакат ясадылар.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2016 елның 24 августы, 10:40