29 июль көнне Шекше авыл җирлеге биләмәсендә “Шмид” авылы көне үтте. Бу бәйрәмдә, илнең төрле төбәгендә яшәүче авылдашлар җыелды.
Бу авыл урынында бер кабер сакланып калган, бәйрәм башланганчы Шекше мәчетенең имам-хатыйбы дога укыды. Килгән кунаклардан “Зиләйлүк” фольклор коллективы катнашында "бирнә" җыю оештырылды. Мәйдан уртасында авылдашлар очрашуы башланып китте. Килгән кунакларыбыз халкыбызның милли уеннарында, спорт ярышларында актив катнашып, бәйрәм җыр-биюләр белән көн озын дәвам итте.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2017 елның 31 июле, 15:48