Районара күз хирургиясе клиникасы

Районара күз хирургиясе клиникасы (Шәмәрдән) күзне диагностик тикшерүнең тулы комлексын, шулай ук күз ясмыгы тоныклану (катаракта), глаукома, челтәрсыман катлауның кубуы һәм башка күз авыруларын хирургик юл белән дәвалауның заманча технологияләрен тәкъдим итә.

Үзәк 2012 елның февралендә күппрофильле Шәмәрдән җирле хастаханәсе базасында ачылды. Баш табиб – Расческов Александр Юрьевич.

Безнең үзәк амбулатор һәм стационар профильдәге медицина хезмәтләре күрсәтә.

Амбулатор дәвалануның өстен яклары:

•    Операцияләр җирле анестезия белән наркозсыз башкарыла
•    Операциядән соңгы чорда дәваланучы барлык кирәк булган медикаментлар белән түләүсез тәэмин ителә.
•    Дәваланучыны операциянең икенче көнендә карау программага кертелгән
•    6 ай түләүсез табиб күзәтүе астында булу

Дәвамлы күзәтүгә һәм озаграк дәвалануга мохтаҗ пациентлар турында кайгыртып, без стационарда дәвалану өчен дә уңайлы шартлар тудырдык.

Стационар шартларда дәваланганда, безнең пациентлар түбәндәге өстенлекләргә ия:

•    Операциягә кадәр һәм операциядән соң белгечләр күзәтүе астында булу
•    Барлык кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителү
•    Стационар шартларда дәвалануның бәясе тәүлегенә 380 сумнан башлана (әлеге суммага 3 тапкыр ашату да кертелгән)
•    Стационарда ятуның дәвамлылыгы 1 тәүлектән башлана

Үзәк Казан шәһәреннән 120 км читтә, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогыннан 20 км ераклыкта урнашкан

Безнең адрес: ТР, Саба районы, Шәмәрдән авылы, Фрунзе ур. 6 “б”.
Теркәлү телефоны: 8(84362) 32480.
e-mail: mcghrt@yandex.ru
http://rascheskoff.ru







Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International