1989 елның 20 ноябре - Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) Бала хокуклары турындагы Конвенцияне кабул иткән көн. Ул 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән 54 маддәдән тора. Юлбат авыл китапханәсендә “Бала хокуклары нәрсә ул” темасына халыкара балалар хокукларын яклау көне уңае белән «Мин - бала, мин - кеше» презентациясен кулланып әңгәмә үткәрелде.
Соңгы яңарту: 2013 елның 13 декабре, 09:21