Корбан бәйрәме

15 октябрь көнне Югары Симет авыл җирлегенә кергән Түбән Симет һәм Югары Симет авыллары мәчетләрендә олы дини бәйрәм - Корбан  Бәйрәме  билгеләп үтелде. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашында гает вәгазьләре тынланды, намаз укылды. Соңыннан  бәйрәм һәр йортта дәвам итте, бәйрәм йоласына туры китереп табын әзерләнде, мөмкинлеге булганнар  Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалдырды, Корбан ашлары үткәрде.

Соңгы яңарту: 2013 елның 18 октябре, 11:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International