Сабабаш авылы "Кулибины"

Мишә авыл җирлегенең Сабабаш авылыннан Илнур Шәрипов үз кулы белән үзенчәлекле техника - мини-трактор ясаган. Халык телендә аны “пытыр-пытыр” дип йөртәләр. Хуҗалык  тирәсендә эшләргә атны алмаштыра, ди “уйлап табучы”. Кирәкле детальләрне җыяр өчен берничә ел кирәк була. Кайда нинди тимер  кисәге булса, шуны  алып кайтырга, кайберләрен иске машина хуҗаларыннан сатып алырга да туры килгән аңа. Интернеттан иске техникаларның запас  частьләреннән техника җыю  буенча мәгълүматлар алган. Әнә шулай тырышлык белән хуҗалыкта яңа трактор барлыкка килә. “Йөрәге”  – “Москвич”ныкы, мостлары – “ГАЗ-53”неке, тапшырулар тартмасы да “Москвич” һәм “ГАЗ-53”неке, тәгәрмәчләре дә булган яңа техника  эшләргә бик ярап куя. Янә бер үзенчәлеге: ремень “Москвич”ның тапшырулар тартмасыннан хәрәкәт алып гидравлика насосын әйләндерә. Салам-печән ташырга, урманга йөрергә бер дигән арбасы да бар. Эретеп ябыштыру эшләрен дә  үзе башкарган ИлнурКиләчәктә тракторына тагылма агрегатларны да үзе ясарга планлаштыра.

Соңгы яңарту: 2013 елның 12 сентябре, 14:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International