1июнь-Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, бүген Шекше мәдәният йорты каршында рәсем ясау бәйгесе оештырылды. Малайлар һәм кызлар төркемнәргә тупланып иҗат иттеләр. Ирекле темага төсле акбурлар белән ясалган рәсемнәр бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Балалар авыл һәм табигать күренешләрен, галәм киңлекләрен, спорт уеннарына багышланган рәсемнәрне дә осталык белән башкарды. Мәдәният хезмәткәрләре үткәргән әлеге иҗади чарада Шекше төп мәктәбенең “Кыңгырау” лагеренда ял итүчеләр һәм “Акчарлак” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә катнашты.

Соңгы яңарту: 2016 елның 6 июне, 14:32