“Кышкы әкияти дөнья” дигән исем астында рәсем конкурсы.

Кыш  фасылы  Яңа ел бәйрәмен  үз эченә алган, иң әкияти  һәм матур фасылларның берсе. Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән бергә “Кышкы  әкияти  дөнья” дигән исем  астында  рәсем конкурсы уздырдылар.Булган фантазияләрен эшкә җигеп  һәр бала кышкы сихри матурлыкны  үзенчәлекле итеп сүрәтләгән.Соңыннан  укучылар катнашында хәрәкәтле уеннар сәгате узды.Катнашучыларга  истәлекле бүләкләр  тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 гыйнвары, 13:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International