Саба район үзәк хастаханәсенең тарихы һәм үсеше.

 

Районда авыруларны дәвалау эшенең тамырлары ХIХ йөзнең сиксәненче елларына барып тоташа. 1881 елда Нырты авылында йогышлы авыруларны сихәтләндеру өчен беренче хастахәнә ачыла. Ул Мамадыш өязенә карый. Баш җитәкче табиб вазифаларын Михаил Александрович Николаев башкарган.

1899 елда Сабада беренче табиблык амбулаториясе ачыла. Ул Мамадыш өязенең 4нче участогы дип йөртелгән. Амбулаториягә мөдир итеп Талавринов билгеләнә.

1902 елда Шекшедә беренче фельдшерлык участогы ачыла. Анда участок фельдшеры булып Турьянов эшли.

Район үзәк хастахәнәсенең  XIX  гасыр ахырларына барып тоташкан бай тарихы бар. Беренче бина 1926 елда, Саба авылыннан шактый читтә, йогышлы авыруларны дәвалау максатында төзелә.Ул ятып дәвалану бүлеге 30 койкага исәпләнелә. 1927 елда керосин лампасыннан чыккан янгын вакытында бина янып бетә. Баш табиб булып Мәскәү өлкәсеннән килгән Мамаев фамилияле кеше эшли. Ул әлеге вакыйганы бик авыр кичерә һәм районыбыздан китәргә мәҗбүр була.

Яңа  хастахәнә шул ук нигездә төзелә. Баш табиб итеп Шәмсия Хәсәновна Байбекова билгеләнә. Ул белгечлеге буенча хирург һәм гинеколог була. 1936 елда Ш. Байбекованы Фатыйма Гәрәй кызы Габитова алыштыра. Урта медицина персоналының саны арта, авыруларга медицина күрсәтү яхшыра.

Сугышка кадәр район хастахәнәсенең  кабул итү, йогышлы авыруларны дәвалау өчен аерым биналар, стационар төзелә. Бала тудыру өчен 10 койкалык палата, тудыру бүлегү җиһазлана. Амбулатория бинасында лаборатория эшли башлый.

Рентген аппараты аша тикшерү кирәк булган очракта авырулар 1956 елга кадәр Нырты туберкулез диспансерына җибәрелгәннәр. Аннан соң хастахәнәгә дә яңа аппарат кайтартыла. Бу вакытта баш табиб вазифаларын Сәгыйдә Салихҗановна Рәхмәтуллина башкара. Ул эшләгән чорда йогышлы авыруларны дәвалау өчен бина файдалануга тапшырыла. Белгечлеге буенча акушер – гинеколог 1951 елдан 1958 елга кадәр эшли. Ә Сабаның беренче табиб – рентгенологы Миннәхмәт Вәли улы Минһаҗев була. Рентген – лаборант хезмәтен 1957 елдан Кави Мөхәммәтҗанов башкара.

1957 елда район сәламәтлек саклау бүлеге бетерелә һәм аның вазифалары Саба хастахәнәсенә йөкләтелә һәм район хастаханәсе дип атала башлый. Район үзәк хастаханәсенең беренче баш табибы Мөхтәр Зәкәриевич Абдуллин була. 1958 – 1959 елларда эшли. 1959 елда аны белгечлеге буенча күз табибы Кәримә Хөсәеновна Йосыпова алыштыра һәм 1964 елга кадәр эшли. Бу чорда хастаханәнең ярдәмче хуҗалыгы оештырыла. Терлек үрчетелә, яшелчә устерелә. Ярдәмче хуҗалыктан алынган продуктлар авыруларны тукландыру өчен тотыла.

Ул елларда хастаханәнең  су үткәргеч системалары булмаган. Суны санитаркалар тау астындагы чишмәдән чиләк – көянтәләр белән ташыган. (Янгырлы көннәрдә таудан менгәндә аяк таймасын өчен резин галошлар өстеннән йон оек кигәннәр). Санитаркалар Наҗия, Сәгъдия, Зәйнәп, Захидә,Мөнәвәрә, Оркыя апаларның тырышлыгы мактауга лаек була. Баш табиб Кәримә Хөсәеновна хастаханә биләмәсенә су менгерә торган кудыру башнясы эшләтә, хастаханәгә су кертелә. Санитаркаларның хезмәт шартлары яхшыра.

1964 елда К. Йосыпова Биектау районына күчкәч, аны Икшермә участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Мөнир Акмалович Мәүләветдинов алыштыра. Ул эшләгәндә  хәзерге стационар бинасы төзелеше планга кертелә. Подрядчысы яңа оештырылган 159нчы механикалаштырылган күчмә колонна була. Стационар әлеге коллектив тарафыннан төзелгән беренче объект була. Стационар баш табиб булып хирург Вилен Фәйзиевич Галиев эшләгәндә файдалануга тапшырыла. Төзелешнең сыйфаты тиешле югарылыкта башкарылмаса да, авыл районнарында ике катлы стационар беренчеләрдән була. Мәйданы хирургия, терапия, балалар, хатын – кызлар һәм бала тудыру бүлекләре ачарга мөмкинлек бирә, операция блогы ачыла. Үзәк хастахәнәдә специальләшкән медицина хезмәте җайга салына һәм үсеш ала башлый. ЭКГ кабинеты ачыла.

1981 – 1985 елларда баш табиб булып Ф.З.Әхмәтҗанов эшли. Бу елларда район сәламәтлек саклау системасының матди базасын ныгыту, коллективны туплау, яңа кадрлар белән тулыландыру буенча зур эш башкарыла. Коллективка күп кенә яшь белгечләр кайта. Теләче участок хастаханәсенә нигез салына.

Аны үзәк хастахәнәнең терапия бүлеге мөдире булып эшләгән З.Ф. Сираҗиев алыштыра. Ул баш табиб булып 1985 – 1990 елларда эшли. Районда сәламәтлек саклау һәм дәвалау базасы яхшыра. Өч катлы поликлиника, ул вакытта Саба районына кергән Теләчедә яңа хастаханә, Шәмәрдән хастаханәсенең беренче корпусы төзелә. Саба хастаханәсе газ ягып җылытуга күчерелә. З.Сираҗиев сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

1990 – 2000 елларда районның баш табиблары булып эшлиләр:

Илгиз Габделхәевич Арсланов (1990 – 1992)

Фәнис Хабибуллович Алиев (1992 – 1995). Бу елларда Лесхоз участок хастаханәсе файдалауга тапшырыла, Шәмәрдәндә рентген кабинет, Сабада УЗИ, ФГДС кабинетлары ачыла.

Рөстәм Шәүкәтович Сафиуллин (1995 – 2001). Шәмәрдән хастахәнәсенең 2нче корпусы файдалануга тапшырыла.

Алар районда сәламәтлек саклау хезмәтен яхшыртуга узләреннән шактый өлеш керттеләр.

2001 елдан хастаханәнең баш табибы итеп кабат Зөфәр Фәсхетдинович Сираҗиев билгеләнде. Район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов ярдәме белән хастаханәләрнең матди – техник базасын ныгыту буенча шактый чаралар үткәрелде. Стационарга, поликлиникага, аның филиалына капитал ремонт үткәрелде. Яңа медицина җиһазлары кайтартылды.

2005 елның 8нче августында Татарстан Республикасының саламәтлек саклау министырлыгының 2004 елның 4 нче июнендә чыккан 884 нче санлы боерыгы нигезендә Саба районының Шәмәрдән участок хастаханәсендә хроник бөер авруларына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту максатыннан 3 урынлы гемодиализ бүлеге ачылды.

2006 елда Саба район үзәк хастаханәсендә яңа дәвалау корпусы ачылды. Поликлиникага, стационарга капитал  ремонт уткәрелде, яңа медицина җиһазлары белән тулыландырылды, машина автопаркы яңартылды.

2008 елда, узгәртеп корудан соң, элекке стационар бинасы поликлиникага бирелде.

2009 елда, шулай ук үзгәртеп корудан соң, элеккеге поликлиника бинасы терапия бүлегенә тапшырылды.  

Бүгенге  көндә Саба район үзәк хастахәнәсендә 64 табиб һәм 251 урта медицина хезмәткәре үзләренең гаять җаваплы вазыйфаларын башкаралар.   Бер көнгә 515  кеше кабул итәрлек поликлиника, 181 урынга исәпләнгән стационар,8 бригададан торган ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге,40 ФАП район  халкына медицина ярдәме күрсәтә.   

Яңа дәвалау корпусының ачылу вакыты, 2006ел.

Үзгәртеп корудан соң терапия бүлеге.

Яңартылган машиналар паркы

Яңартылган медицина җиһазлары

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International