Тарихи белешмә

Безнең  авыл  җирлегенә  дүрт авыл  керә:  Курсабаш, Түбән Утар, Югары  Утар,  Өчиле  ( төп  документларда  Сүлә, Сюля ) .Аларның  Һәрберсенең үзенә  генә  хас  тарихы бар. Шулар  арасыннан Югары  Утар  белән Курсабаш  авыллары  тарихына  тукталасым  килә. Югары  Утар  авылы  элеккеге  авыл  советы  урнашкан  үзәк  һәм дә  тарихи  шәхесләре  белән  данлыклы  авыл.  Курсабаш – минем  туган  авылым , хәзерге  вакытта  төп объектлар  урнашкан  җирлек.

Курсабаш  урта  мәктәбендә  “Туган   якны  өйрәнү “музее  бар. Ул  1991нче  елның  15нче  маенда  ачылган. Музей  ачу  эшен  башлап  йөрүче - шул  вакытта  тарих  һәм  җәмгыять  белеме  фәннәреннән  белем  бирүче  укытучы -  Закирова  Дания  Якуп  кызы.  Шул  чордан  башлап  музей  бай  материал  туплаган.  Истәлекләр, хатирәләр, документлар, экспонатлар, альбомнар, фотолар  үткән тарихыбызны  искә   төшереп  тора. Авыллар  тарихы  өлкәннәр  сөйләве  буенча  язып  алынган.  Мин  дә зур  кызыксыну  белән  авылым  тарихы  турындагы  материаллар  белән  танышып  чыктым.
 

Курсабаш авылы тарихы.
Үткәннәрне сагынып искә алганда, кемнең генә туган авылы матур истәлекләр белән бәйләнеп, күз алдына килми икән!

Аның син таптамаган сукмагы, син белмәгән җиләклеге, чикләвеклелеге, кузгалаклылыгы юктыр.Син менмәгән тавы, аякларыңны коры ботакларга сыдыртып, күлмәк итәкләреңне, җиңнәреңне ерттырып йөрмәгән урманы юк, синең кулың тимәгән шомырты, миләш агачлары юк.

Безнең авылның исеме Курсабаш (Саба районы). Ә ни өчен соң авылның исеме Курсабаш?

Күпне күргән авыл картлары Нәгыйм, Ярмөхәммәт, Зарифулла, Сәлмән  бабайлар менә нәрсәләр сөйлиләр.

1657нче елларда,моннан 352 еллар элек, бу урыннар тоташ каен, чыршы урманнары белән капланган булганнар. Урман эчендә таулы урыннар булып, тау итәгеннән чылтырап чишмә сулары аккан. Бу елгачыкның исеме Курса булып, шушы урманнар эчендәге тау итәгеннән башланган.

Курса елгасының тау башына хәзерге Арча районы Му авылыннан ике улы белән Дәрәхи исемле әби күчеп килеп урнашкан. Алар белән бергә Йөрмәкә карт та килгән.

Әби улларына урманны кисеп, ашлык чәчү өчен, җир хәзерләргә кушкан. Йөрмәкә карт каен тузыннан чиләкләр ясап көн иткән. Шулай итеп халык арта барган.

Бу урыннан бераз читтәрәк, аларга күршеләр булып, марилар яшәгән. Билгеле, бу чорда алар дус яшәмәгәннәр. Татарлар мариларның мал – туарларын үз җирләреннән куганнар, урлап суйганнар, кимсеткәннәр. Соңга таба марилар бу урыннан китеп барганнар.

Бу урында авыл барлыкка килгән. Дәрәхи карчык, Курса суының башлангычы тау итәгендә булганга күрә, авылга Курсабаш дип исем биргән. Тора – бара бу авылның исемен Курсабаш дип атаганнар.

Бүгенге көндә авыл тирәсендәге таулар да үткәннәрне хәтерләтә.Менә ”Зәрә”тавы.Анда Дәрәхә карчык гомеренең соңгы көненә кадәр яшәгән.Чыннан да, бу тау итәге буйлап су ага, тауның бер ягына колхозыбызның тимерчелеге урнашкан. Ә тау итәге нинди матур! Җәй көне ямь-яшел чирәмлеккә күмелә. Әгәр дә тау итәгенә менсәң, авылның чиксез матурлыгын күрәсең. Кичләрен хезмәтне сөюче авыл яшьләре ял итәргә, уенга чыгалар. Тауның исеме авылыбызны оештыручы кыю, батыр йөрәкле Дәрәхи карчык исеменә багышлана. Дәрәхи дигән исемнән тау исеме “Зәрә” булып кына кала.

Йөрмәкә карт та үзенең онытылмаслык исемен калдырган. Йөрмәкә карт урманнан чистарткан урыннардан колхозыбыз иксез-чиксез мул уныш ала. Шулай итеп, халык арткан, авыл барлыкка килгән. Ләкин табигатьнең байлыгы күп булса да, халыкның тормышы авыр булган.

Илебез тарихында 1914 нче елда империалистик сугыш – талау сугышы була. Патша Россиясе дә бу сугышка килеп керә. Сугышка эшче – крестьяннарны мәҗбүри алалар. Сугыш аркасында ил бөлгенлеккә төшә. Хезмәт иясе массасы талау сугышына ризасызлык белдерә. Шуннан соң 1917 нче елгы февраль революциясе башлана. Февраль революциясеннән соң, тәхеттән патша төшерелсә дә, илдә ике властьлылык хөкем сөрә.Хезмәт иясе массасы ике властьлылык  белән  килешми. Шушы вакытта большевиклар партиясе халыкны азатлыкка алып чыгуда армый-талмый эшли,  октябрь инкыйлабы була.

1918 нче ел гражданнар сугышы. Дошман әле тынычланырга теләми. Власть башыннан төшерелгән изүче сыйныфлар, чит ил интервентлары һәм империалистик илләрнең ярдәме белән, яшь совет Россиясенә каршы сугыш башлады.

Илдә тыныч тормыш өчен  бөек төзелеш эшләре бара.  1917 нче елга кадәр Курсабаш авылы халкы аерым йортларда дин тотсалар, 1917 нче елдан соң халыкны диннән арындыру өчен яңа типтагы башлангыч IV классы совет мәктәбе ачыла. Бу мәктәп читтән килгән Кадыйров Газизнең өенә урнашкан була.  Хәзерге көндә бу йортта Шәймиев Нәҗип абыйлар гомер итә. Яшь буынны тәрбияләүдә, белем бирүдә Курсабаш авылы гражданы Галимов Муллахан үз хезмәтен куйган. Октябрь көннәрендә Курсабаш авылында 170 хуҗалык булып, 1000 җан исәбеннән тигез хокукта җирсез крестьяннар җир алганнар. Бу чорда крестьяннар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Моннан башка алар һөнәрчелек – итек басу, тегүчелек белән шөгыльләнгәннәр.Менә 1921нче ел җитә. Халык өчен иң авыр еллар. Илдә корылык башлана, иген уңышы булмый. Халыкның күп өлеше ачлыктан үлә, кайберләре чит төбәкләргә күчеп китә.

Шушы чорда хөкүмәт яңа экономик политика кертә. Ялгыз хуҗалыклы крестьяннар аерым җирләрне эшкәртергә тиеш була, ләкин җирне эшкәртергә аларның көчләре җитми. Мул уңыш ала алмыйлар. Аларның күбесе бөлгенлеккә төшә. Авылда кулак сыйныфы вәкилләре барлыкка килә.Яңа экономик политика бетерелә, илне күмәкләштерү башлана.

1930 нчы ел –  крестьяннар хөкүмәт тарафыннан чыгарылган карарларга кушылып, күмәк хуҗалыкка берләшә башлыйлар. Күмәк хуҗалыкка берләшү берьюлы булмый, чөнки халык күмәк хуҗалыкка берләшүнең асылын аңламый. Шулай да күмәк хуҗалыкка тугыз хуҗалык берләшә. Менә алар: Вильданов Ногъман, Галимов Хөзерхан, Вильданов Сәлмән, Шакиров Хан, Бәйрәмов Әхмәт, Галимов Мулләхмәт, Вильданов Нургали, Ситдиков Вәли, Бәдретдинов Гомәр.

Югарыда язылганнардан Ситдиков Вәли дигән кеше кулак була. Коллективның башка членнары да кулак йогынтысына бирелә.Бу кешеләр күп кенә ялгышлар ясыйлар. 1931нче елда авыл тагын күмәкләшә. Колхоз белән җитәкчелек итүдә шушы авыл гражданы Вильданов Ногъман сайлана.

Бу өлкәдә түбәндәге кешеләр колхоз председательләре булып эшлиләр: Җиһаншин Мөбәрәкша, Гайнетдинов Шәймөхәммәт, Дәминов Нәгыйм, Садыйков Салих, Газимәрдәнов Газиз, Сафин Булат.

Агач сука, агач тырмадан башка кораллары булмаган хуҗалык берләшә. Авыл хуҗалыгы эшләре кул һәм ат көче белән башкарылган. Авыл хуҗалыгы акрынлап техникага күчә. Трактор, машиналар МТСларга берәм – берәм агыла башлыйлар. Иң беренче Шәрип исемле кеше колесный тракторын Курсабаш авылы Атау урамына алып кайтып туктата. Бөтен кеше трактор карарга җыела. Суктыра торган комбайн ( “Лужный” ) була. Анда күп еллар Галимҗанов Фазылҗан эшли. Беренче шофёр керәшен егете – Виталий була.Ул чыгышы белән Шәмәрдәннән авылыннан була.

1939 нчы ел –Совет - Фин сугышы. Бу сугышта безнең авылдан да катнашучылар була. Алар – Низамиев Хади, Җәләлиев Хуҗәхмәт. Низамиев Хади 1916 нчы елда туа, 1937 нче елда армиягә алалар,  2 ел хезмәт итә. 1939 нчы елның 31 нче сентябрендә  Финляндия  каршы  сугыш  башланып, 1940 нчы елның 13 мартында  тәмамлана. Бу ике кеше дә сугыштан исән – сау әйләнеп кайталар. Ләкин Низамиев Хади  абый гына инвалид булып кайта.

Ә 1941 – 1945нче елгы Бөек Ватан сугышын кем генә белми икән!?Бу сугыш авыл халкында котычкыч хатирәләр калдырган...Сугышка алу башлана. Таза, сау – сәламәт ир – егетләрнең барысын да фронтка алып китәләр. Авылда бары тик җыен карт – коры, бала – чага, хатын – кызлар кала. Монда тыл фронты җәелә. Бөек Ватан сугышында Курсабаш авылыннан барлыгы 74 кеше катнаша. Аларның  исемнәре  “Хәтер “ китабына  язылган ,авылыбыздагы   обелискка  зур  хөрмәт  белән  уелып язылган. Тыл хезмәтен үз иңнәрендә күтәрүче, тыл фронты батырлары барлыгы 45 кеше.Менә аларның кайберләре: Сәләхиева Бану, Зарипова Мәүлиха, Хәбирова Корбанбикә, Хәбибуллина Мәгузә,  Шәйхетдинова Мәгүзә, Шәймуллин Нургаян, Шәймуллина Мәгышия, Җиһаншин Тимерша, Ахунҗанова Хәдичә, Газизуллин Габдулла, Миннегалиева Хаҗәрбикә.

Халык фронтка икмәк һәм бәйләгән әйберләр белән ярдәм итә.Халык шул чорда бик күп түләүләр түли.Заем элеккеге акчалар бепән – 25, 50, 100 сумлыклар белән .
Ит – 40 кг, йон, тире, йомырка – 150 штук, сөт – 250 л, бәрәңге – 3,5 ц.

Шул чорның иң белемле кешеләре кемнәр соң?  Авылда мулла булып Галимов дигән кеше торган. Аның хатыны Камилә - абыстай булган. Авылда алар иң белемле саналганнар. Аларның  Муллахан, Фәезхан һәм Хөзерхан исемле балалары булган. Шулай ук Төхвәтуллиннар гаиләсе дә укымышлы кешеләрдән саналганнар. Мәэзин Вәлиәхмәт абзый белеме белән башкалардан аерылып торган.Авыл үзенең оста гармунчылары  белән дан тоткан. Алар: Гатауллин Галиулла, Гатауллин Галимҗан, Камалов Зиннур, Сабирҗанов Әгъләмҗан, Сабирҗанов Касыйм, Габделхаков Исхак, Җиһаншин Тимерша.Оста җырчылар да авыл халкының күңелен күргән. Шуларның берничәсе : Гарифуллина Миннебикә, Корбангалиева Люция, Гатауллин Галиулла, Вильданова Әнисә.

Авыл төрле һөнәр ияләренә дә бай. Тегүче Вильданов Сәлмән  - Пүкәл, Утар, Сеҗе артельләрендә эшләгән, шулай ук Нәгыймов Муллаян  да  бик  оста тегүче  саналган.

Авыл тарихында пожарлар булган. Шуларның берсе 1930 нчы елда Пүчинкә урамында була.

1951нче елда колхоз эреләндерелә. Курсабаш авылы Өчиле авылы колхозлары берләштерелеп, колхозга “Яңа юл” исеме бирелә.

Халыкның көнкүреше көннән – көн яхшыра. 1957 нче елда гына авылда халык 17 яңа йорт сала. Өч хуҗалыкта мотоцикл була. 25 хуҗалыкта тегү машинасы, 90% хуҗалыкта радиолар кертелә; авыл халкы газета – журналлар ала башлый. 1970 нче елларда колхозда төзелеш эшләре киңәеп китә. Ул вакытта колхозда рәис булып Хисмәтов Нәфыйк эшли. Авылда яңа кибет, китапханә, көнкүреш хезмәте комплексы төзелә башлый. 1974нче елның сентябрь аенда Курсабаш авылы балалар өчен зур куаныч була, “Салават  күпере” балалар бакчасы ачыла. 1978 нче елга кадәр, бакча колхоз карамагында тора. Бакча мөдире ҖиҺаншина Фәридә Мәликовна, тәрбияче Камалова Алсу Алтәфовна, җыештыручы Фәсхиева Фәния Әминовна иптәшләр бик тырышып эшлиләр. Балалар саны 12 була. Группа катнаш, балалар төрле яшьтә була. Хәтта бер яше тулмаган балаларны да кабул итәләр. Бакчаны җиһазлау өчен колхоз һәм авыл советы зур ярдәм итәләр. 1978 нче елның башында балалар бакчасы РОНО бюджетына күчә Бакчада эшчеләр саны  арта . 1991 нче елда балалар бакчасы зурайтыла, яңа финский йорт өстәлеп салына. Бакчаның исеме дә  “Кояшкай” дип үзгәртелә. Балалар бакчасы 2011 елда Курсабаш урта мэктэбе зданиесенэ кучерелде. 2012 елда “Кояшкай” балалар бакчасы модире лаеклы ялга киту сэбэпле 2012 елнын 1 августыннан балалар бакчасы модире итеп  яшь белгеч Хабибуллина Голшат Рашатовна билгелэп куелды.

Мәгариф тарихына да күз салыйк. Революциягә кадәр Мансур абыйлар янында ир – балалар өчен мәдрәсә эшләгән. Мәдрәсәне Галим мулла салдырган һәм ул малайлары белән бергә ир – балаларга сабак биргән.

Ә кызлар Бибикамал һәм Камилә (Шахибай кызы)  абыстайларда белем алалар. Элеккеге муллалар, абыстайлар белем бирүче төп көч булалар.

1917нче  елдан  соң, авылда җәдитчә уку кертелә. Аны мәдрәсәдә Муллахан мулла укыта. 1927 – 1929нче елларда Исхак исемле укытучы һәм аның хатыны Хөснурый апалар укыталар. Шул елларда яңа мәктәп салына. Яңа мәктәпне Исхак абый салдырган дигән фаразлар да бар. Ул мәктәп хәзерге амбар кырыенда, элеккеге май заводы урынында булган. Бина эчендә спортзал, ашханә һәм бүлмәләр урнашкан иде диләр. Ләкин ул мәктәп 1941нче елның Октябрь бәйрәме алдыннан техничкалар мич якканда ут чыга һәм янып бетә. Шуннан соң 1986нчы елда яңа салынган мәктәпкә кадәр, иске мәктәп урынында мәчет булып, 1- 4 класслар, ә 5 – 7 класслар Керәнне авылында, ә кайсылары хәзерге Ю. Утар балалар йортында, ТБУМда (тулы булмаган урта белем) укыйлар. ТБУМ 1945нчы елның 9нчы маенда ябыла һәм анда әти - әнисез калган ятим балалар йорты ачыла.Ул үзгәтелгәч, андагы укучылар Курсабаш мәктәбенә йөреп укый башлыйлар. 1949нчы елда Курсабаш мәктәбе мәчет урынындагы иске мәктәп бинасы каршындагы 2 катлы бина булып (аскы каты колхоз канцеляриясе, ә өске катында класслар) урнаша.

1948нче елда мәктәп җидееллык булган. Шул елларда соңыннан мәктәп директоры булган Әхкәмова Әнисә апа да, укытучы булып килгән. Сугыштан соң бик авыр еллар булган. Әмма укытучылар тырышып  белем биргәннәр. 1952 – 1953 нче елларда мәктәп сигезъеллык итеп үзгәртелә. Анда шулай ук Әхкәмова Әнисә, Әминә, Сәрифә, Зәмзәмия, Сәгурә, Фәсхи, Хәсән, Сабира, Мөнәвәрә, Гәүһәр, Зарипова  Рәйсә апалар эшләгәннәр.

Моңарчы мәчет бинасы итеп атап йөртелгән бинаны сүтеп, 1958 нче елда директор Камалов Әлтәф Фәритович җитәкчелегендә яңа мәктәп  салынды.Директор Әлтәф абыйны Сабиров Әхмәт, ә аны Сабиров Хәмит Хафизовичлар алыштыра.

1960 – 1970нче елларда сигезъеллык мәктәптә (әле дә саклана) белем бирүче мөгаллимнәр: Сабиров Халит Хафизович, Әхкәмова Әнисә Имамиевна, Камалова Рәйсә Габдрахмановна, Хамидуллин Нарим Сәетович, Закирова Дания Якуповна, Идрисова Фаягөл, Шарипова Илсөяр, Садыйкова Разия, Галимова Сәүдә, Галиәхмәтова Фирая, Суфия апа, Мәүлетбаева Наилә, Сания апа, Мөстәһидә апа, Шакирҗанова Розалия, Фәхретдинова Раидә, Исмәгыйлева Гөлбостан, Ситдикова Хәния, Ситдиков Гаяз, Гөлсинә апа һәм Нурзидә апалар.

Сабиров Халиттән соң мәктәп коллективын Камалова Рәйсә Габдрахмановна, Закирова Дания Якуповна, Әхкәмова Әнисә Имамиевна,Салахиева Розалия Загриевна, 2011 ел уку елынна Шамилов Ильшат М.  җитәкли .

1985 – 1986 нче еллардан бирле мәктәп директоры булып Сәләхиева Розалия Загриевна эшли. 1987нче елда авылда 192 урынлы ике катлы яңа мәктәп ачылды. Бүгенге көндә мәктәптә 80 укучы бала белем ала.Укучыларга 22 мөгаллим белем бирә.

 

Югары Утар авылы тарихы..

 

Элек Түбән  Утар ,Югары  Утар  урыннарында  маллар  ябып  асрый  торган  утарлар  булган. 1460 нчы  еллар  тирәсендә  Мичән  авылыннан  4 нәсел  күчеп  килгән.  3се билгеле Асаф, Сафуан, Егор. Бу  авыл  чукындырылган өлкәннәр Иван  Грозный  чорында  диләр.  1861нче  елгы  реформадан  соң  Лаеш ягыннан   руслар  күчеп  килә. Авылда чиркәү һәм  часовня  салына. Ә  мәчет  бары  1908 нче  елда  гына  сафка  баса. Һәр авылдан күренекле шәхесләр чыккан. Шул исәптән , Югары Утар авылы да илебезгә күпләгән күренекле фидакарь затлар биргән авыл. Табигатьнең искиткеч матур урынына төпләнгән авылда, элек- электән халык белемгә омтылган. Авылдан, югары белем алып, укытучылар, юристлар, хәрби һәм фән белгечләре илебезнең төрле төбәкләрендә намуслы хезмәтләре, фидакарь батырлык үрнәкләре күрсәтеп зур абруй казандылар. Заманында 300гә якын хуҗалыгы (хәзерге көндә 30) булган авылдан, 57 югары белемле шәхесләр чыгуы белән авыл бүгенге көндә зур горурлык хисе кичерә. ә бит авылда 2 милләт( 40%ы руслар) кешеләре яшәгән. Манаралы мәчете, чиркәве булган бу авылда русы- татары бердәм булып, тату дуслар булып гомер кичергәннәр. 1930нчы елларда, Түбән һәм Югары Утар авылы халкы колхозга берләшәләр. Колхоз үзәге саналган Югары Утарда, авыл Советы, элемтә бүлекчәсе, тегү артеле, ике катлы кибет, май заводы була. Ике авыл арасында сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары була. 1900 нчы елда авылда урманчылык, ә 1902нче елда тирә- юньдә данлыклы рус-татар мәктәбе ачыла. 1913нче елда урманчылык Шәмәрдәнгә күчерелү сәбәпле, аның урынына ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) оеша. Абруйлы , зыялы зат Хәмидуллин Сәетҗан җитәкләгән бу мәктәптә рус һәм татар балалары 2 телдә белем алганнар. Интернаты, ашханәсе, мунчасы булган мәктәптә, тирә- яктагы 16 авылдан килеп укыганнар. Ә сугыштан соң мәктәп, сугышта әти-әнисен югалтып ятим калган сау- сәламәт балалар йортына әйләнә. Бу йортта балаларга 4 класслы белем бирелә. Ә инде 7нче сыйныфны Керәннегә йөреп укыйлар.

Бер Югары Утар авылыннан гына күпме алар, башларын салганнар, яудан исән кайтканнар.
•Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы- генерал-майор.
•Әпсәләмов Касыйм Әпсәләм улы- югары белемле укытучы, сугышта үлә.
•Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы- подполковник, Советлар Союзы Герое, 1945нче елның 1 маенда һәлак була.
•Галиев Вәли- офицер, Зәки Хәбибуллинның яшьлек дусты, бергә укыйлар, фронтта да бергә булалар.
•Башаров Басыйр- хәрби диңгез флоты офицеры.
•Закиров Әхел- офицер.
•Хәмидуллин Нәҗип- бронетанк гаскәрләре офицеры.
•Ибәтуллин Вәли- Хәрби Һава Көчләре офицеры.

Авылдашлары әле дә аның “Авылны, туган нигезне карап, очып үтәм. Төшеп булмый- приказ юк,- дип әйткән сүзләрен әле дә хәтерлиләр.
•Ибәтуллин Муланур- Тадҗикстанда, Үзбәкстанда Совет властен урнаштыруда актив катнашкан татбригада җитәкчесе.
•Ибәтуллин Сәлих- ТАССР Югары Суды председателе урынбасары.
•Ибәтуллин Муллаян- районыбыз оешкан еллардан ГПУ начальнигы.
•Ибәтуллин Котдус- белемле юрист, полковник, 1930нчы елларда райбашкарма комитеты председателе.
•Филипов Алексей Виниаминович- Ленинградта яши, шунда вафат була, генерал.
•Бертуганнар Гаяз һәм Хәния Ситдиковлар- югары белемле укытучылар. Хәзерге вакытта гүр ияләре. Гаяз Ситдиков сугышта катнаша, полк разведкасында өлкән сержант була.
•Ибәтуллина Наҗия- югары белемле укытучы.
•Ибәтуллин Усман Әлмөхәммәт улы- офицер. 1917нче елның 23нче февралендә туа. 1932нче елдан ВЛКСМ члены, 1934нче ФЗӨда белем ала, Казанда эшли. 1943нче елдан КПСС члены, 1938 -  1947нче елларда Тын океан Хәрби флотында офицер. Сугышта катнаша, Порт- Артур, Дальный портларын азат итүдә катнаша. Лаеклы ялга киткәнче, эзләү бүлегендә хезмәт куя. Сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыклары өчен “ Кызыл Йолдыз ордены” , “За боевые заслуги”, “ Адмирал Нахимов”, “ За отличную охрану общественного порядка” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Бер Югары Утар авылыннан гына күпме фидакарь затлар, каһарман хәрби шәхесләр. Бу язмада генерал Әпсәләмовның 95 еллык (1886-1981) гомеренең иң җитлеккән чорына, илебез һәм халкыбызга хезмәт иткән данлы елларын сөйләп үтмәкче булам. “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады”, - дибез икән, тарихны торгызырга тиешбез.

Халкыбызның каһарман улы, Совет Коралы Көчләренең күренекле гаскәр башлыгы, хәрби фәннәр докторы генерал-майор Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы 1886нчы елның 10нчы декабрендә Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Утар авылында крестьян гаиләсендә туа. 1913нче елда чиркәү-мәхәллә мәктәбенең 2 классын тәмамлый. 1914нче елда җир эшләре укытучысы исемен алу өчен имтихан тапшыра. 1915нче елның июнь аенда армиягә чакырыла. Февраль революциясенә кадәр 35нче Себер запас полкының Төмән шәһәрендә рядовой һәм унтер офицер дәрәҗәсендә хезмәт итә, Февраль революциясеннән соң, 7нче ротаның командиры итеп сайлана. Бер үк вакытта аны полк суды члены итеп билгелиләр.

Зур ышаныч яулаган Минзакир Әпсәләмов озакламый Төмән гарнизонының мөселман сугышчылары комитетының председателе итеп билгеләнә.

Армия съезды төзелү һәм иптәш Крыленко боерыгы белән 1918нче елның январь башында 11нче армиядә, татар сугышчыларыннан гына торган кызыл гвардия батальоны төзелә. Минзакир Әпсәләмов батальон командирының адъютанты була. 11нче армиянең сугышчыларына хәрби хезмәттән бушатыла башлау белән үк ,татар мөселман батальонына армиянең коралын, обоз, хәрби инвентарьларны таркатмыйча саклау бурычы йөкләнә. 1918нче елның март аенда немец сугышчылары һәм украина гайдамаклары, Украинага һөҗүм башлыйлар. Көчләр тигез булмый. Күп корбаннар биреп, татар батальоны РСФСРга күченергә мөмкинлек туа, шунда урнаша. Солдатлар Симферополь һәм Севастополь каравыл командасын кушылырга чакыралар, офицерлар катгый каршы чыгалар. Минзакир Әпсәләмов Крым атлы полкының инвентарьларын исәпкә алу өчен язучы- хисапчы сыйфатында җибәрелә. Мөмкинлектән файдаланып кыю офицер 1918нче елның декабрендә шәһәрдәге подполье оешмасы белән элемтәгә керә. Каравыл командасында эшләү өчен мөмкинлек туа. Турыдан- туры оешма белән берлектә, деникинчылар белән көрәшне оештыру, кораллы восстаниене күтәрү эшләре алып бару турында аңлату эшләре алып бара. Тиздән ул үзе дә, старшина дәрәҗәсендә, Севастополь шәһәре каравыл командасына кабул ителә. Севастополь командасы Симферопольдә туплана. Каравыл командасының аерым составы революцион кызылгвардия сугышчыларыннан торуы сәбәпле, Әпсәләмовка бу эш якыннан таныш, эшләве җиңел була.

1919нче елның апрель башында Кызыл Армия һөҗүм башлый, Перекоп өчен сугышлар башлана. Симферопольдә подполье обкомы җитәкчелегендә кораллы восстание оештырыла. Восстание план карары нигезендә Минзакир Әпсәләмовка 2нче каравыл командасының эшен күзәтеп бару, восстание көнендә шәһәрнең телеграф, госбанк, тимер юл станциясен, деникинчылар армиясенең штаб өлешләрен күзәтү, шәһәрдә калган дошманны камау, алар кулындагы төрмәне кулга төшереп тоткыннарны азат итү, обком һәм шәһәр комитетын дошман һөҗүменнән саклау бурычы йөкләнә. Әпсәләмов боерыгы буенча Севастополь командасы берләштерелә һәм татар кызылгвардия отряды төзелә. Бу килеп туган кискен мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек тудыра. Бу вакытта күп шәһәрләр восстаниегә кадәр, каравыл сагы астында була. 9нчы апрельдә Симферопольдә Совет власте урнаштырыла. Ә инде 11нче апрельдә Кызыл Армиянең Симферопольгә керәләр. Татар  кызылгвардия отрядлары аларга кушыла. Шул вакыттан алып Минзакир Әпсәләмов СССР Кораллы Көчләрендә, лаеклы ялга чыгып, отставкага киткәнче кадрлар составында тора.

1919нчы елның апрель аенда Симфеополь шәһәр партия организациясенең 1нче утырышында Минзакир Әпсәләмов Коммунистлар партиясенә кабул ителә. Подпольеда эшләгән чорлары кандидат чорына кертелә. Кырымда Совет власте ныклап урнаша. Әпсәләмов Симферополь Совдепосының депутаты булып сайлана. Оештыру сәләтенең югары, көчле булуын исәпкә алып, аны мөселман сугыш коллегиясенең председатель урынбасары итеп билгелиләр. 1919нчы елның җәйге айларында, татар сугышчылары отрядында деникинчыларга каршы Керчь фронтында сугыша. Көчле контузия алып Казанга озатыла.

Сәламәтләнгәч, 1919нчы елның октябрендә Генштаб Сугыш Академиясенең тыңлаучысы булып кабул ителә. 1922нче елның октябрендә ул бу Академияне уңышлы тәмамлап чыга. Хәрби осталыгын, оештыру сәләтен исәпкә алып, аны  Төркиядә СССР илчелеге өлешендә (1922-1927) хезмәт итәргә билгелиләр. Ә инде 1927-1931 нче елларда Кавказ Кызыл Байраклы армиянең бүлек начальнигы булса, 1931-1933нче елларда Әзербайҗан дивизиясенең беренче тау -укчы  полкында комиссар- командир вазыйфасын үти. 1933-1937нче елларда Иранда Совет илчесе булып эшли. 1937-1940нчы елларда Әпсәлмов курс начальнигы, разведка кафедрасының һәм Фрунзе исемендәге Академиядәге  Чит армия начальнигы була һәм доцент  исеме ала. 1939-1940нчы елларда Финляндия белән сугыш вакытында, Төньяк- Көнбатыш фронтының разведка начальнигы, аннары бу сугыш тарихын язучы булып катнаша. Ватан сугышы башында 1941нче елның 26нчы апрелендә фронтка китә. Сугышның Украинада барган өлешендә партизан отрядлары хәрәкәтенә җитәкчелек итә, аннары көнбатыш юнәлешендә разведка начальнигы була. Бу хәрби вазыйфаларны ул 1941нче елның июнь, июль, август айларында башкара. Ә 1941нче елның сентябрь аеннан 1943 нче елның маена кадәр 17нче запас укчы бригадасының командиры, соңыннан 4нче укчы бригаданың командиры, бер үк вакытта Уфа гарнизонының начальнигы була.

Энегргияле һәм тәвәккәл генерал, сугыш белән җитәкчелек итәргә аеруча сәләтле, корпус- штаблар белән җитәкчелек итәргә оператив- тактик яктан яхшы әзерлекле була. Шуңа да сугыш тәмамлангач та, 1946нчы елның июненнән алып 1966нчы елга кадәр, отставкага киткәнче,  Ворошилов исемендәге Югары Хәрби Академиядә эшли. Анда өлкән укытучы, фәнни- тикшеренү эшләре алып баручы бүлекнең начальнигы була. Академия Советының секретаре булып эшли. Доцент, сугышчан фәннәр докторы дигән югары исемнәр ала. 228 битлек 51 мәкалә яза. Шуларны 27се матбугатта басыла. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен легендар якташыбыз, районыбызның Югары Утар авылында туып- үскән Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы Совет хөкүмәтенең олы үләкләре- орден һәм медальләре белән бүләкләнде. “Ленин”, “Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Почет билгесе”, “Богдан Хмельницский” (1нче дәрәҗә), “Суворов” (2нче дәрәҗә) орденнары күп сандагы медальләр якташыбызга бирелгән лаеклы хөкүмәт бүләкләре. Ә без, үз чиратыбызда легендар шәхес, якташыбыз (сугыштан соң Мәскәүдә яшәп, 1981нче елда вафат булды) генерал Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы белән тулы горурлана алабыз. Без беркемне дә, бернәрсәне дә онытырга тиеш түгелбез. Үткәннәрсез киләчәк юк.

 

Очиле авылы тарихы.

 

Безнең авыл зиратында бер таш бар. Бу таш 1304 нче елгы. Шушы таштан чыгып чама белән безнең авылга 706 ел. Иң беренчеләрдән булып безнең авылга Му авылыннан өч хуҗалык күчеп килгән. Аннан соң Мишәбаш авылыннан Әхми Салдат дигән бер кеше  килә. Бу кеше эллекеге вакытта ун ел солдат була. Һәм шул кеше бу авылга, алар өч гаилә булганга , Өчиле дип исем куша.

Авылны һәр яктан урман чорнап алган була. Су буе тирәсендә генә агачлар сирәк булган. Кешеләр агач кискәннәр, төпләрен чыгарганнар һәм чәчү өчен җир әзерләгәннәр. Байлар Әхми Солдатка һәм аның туганнарына җир бирмәскә  дип  кешеләрне  котыртканнар.   Чөнки аның туганнары ишәйгән  була, аларга  шактый   җир  кирәк  була. Әхми Солдат элекеге Мамадыш өязенә барып әйткәч, өяздән отряд килә. Алар җир бирергә кушалар,    чөнки инде бу вакытта революция  башланган була.

1221 нче елда корылык нәтиҗәсендә каты ачлык була. Тиф авыруы таралып, ачлыктан тиф белән күп кешеләр үлә. Аннан 1930 нчы елларда колхоз оеша башлый. Председатель Камали исемле кеше була. Ләкин бу колхоз тарала. Икенче  колхоз оеша .Председатель  Солтан исемле кеше була. Колхозга Шайморза исемле кеше керми. Кулаклардан: Минхаҗ, Шәйхетдин исемле кешеләр кушылалар.  Кулаклар  колхоз  төзегәндә  артык  зыян китермиләр.

 

Түбән Утар авыл тарихы.

 

Элек бу урында маллар ашата торган утарлар булган. Менә шуннан Утар исеме килеп чыкаан, ә Түбән кушаматы түбән урынга урнашканга күрә. Кешеләр элек игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авыл халкы тырыш, хезмәт яратучан булган. Авылда ике тегермән булган. Икесе дә су тегермәне. Ташу булганда, яз көне, аны эшләткәннәр, ташу беткәч, бөялгән су белән эшләткәннәр. Авыл зур булган, якынча 80 хуҗалык дип әйтәләр. Уртача хәлле крестьяннар һәм ярлы крестьяннар күп яшәгән. Авылда татар халкының милли бәйрәмнәре оештырылган. Шуларның иң күренеклесе – Корбан бәйрәме булган. Ул ураза беткәч уздырылган . Татар халкының иң күркәм бәйрәменнән саналган Сабантуй да шаулап үткән. Эшләрне бергәләп өмә җыеп башкарганнар. Каз өмәсе, печән өсте өмәсе, бура бурау өмәләре булган. Халык җыр, уен көлкене яраткан. Халык үзе җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр иҗат иткән. Шуларның берсе бәрәңге турында:


    Әй, бәрәңге, янашым,
    Син генә калтырыйсың,
    Балтыр итем,тез башым.

 

 

Түбән Утар аркылы “әби патша” юлы үткән. Менә шул юлдан үтүчеләр бу авылны талап китә һәм монда халык берникадәр читкә күчәргә мәҗбүр була һәм иң беренче мал-туар утарлары күчә, шуңададыр авыл исеме Утар дигән фикерләрне әйтә борынгылар.

Еллар үтә. Еллар үткән саен халык көнкүреше үзгәрә. тарихтагы мөһим вакыйгалар, сугышлар, реформалар Түбән утар авылында читләп үтмиләр. 1904-1905 елгы рус-япон сугышы бу авылны читләтеп үтми. Авыл кешеләренең патша армиясендә хезмәт итүчеләре сугышта катнаша. Ләкин бары тик Ахметов Ибрай исеме генә билгеле. Ул исән-имин әйләнеп кайта.

Граңданнар сугышы, Бөек Октябрь революциясе  чорлары да тарихта эссез калмый. Революция өчен көрәшеп йөрүчеләрнең исемнәре билгесез. Гражданнар сугышында катнашучылар: Җамалиев Мансур, Камалиев Шайморза, Камалиев Миннехам, Надыршин Хәсән, Файзуллин Газиз, Галимов Садыйу, Вәлиуллин Галимбек, Вәлиуллин Бәйрәмгали, Хайруллин Гиззәтулла.

Җамалиев Мансур – ике аягын, ике кулын өздереп кайта. Гаиләсе кабул итми, картлар йортында тәрбияләнә.

Камалиев Шәйморза бармагын өздереп кайта.

1930 еллар илебез тарихына колхозлашу еллары дип кереп кала. Түбән Утар авылында колхозлашу процессы 1930-1931 нче елларда бара. Кулаклар себергә сөргенгә җибәрелә. Колхозның беренче рәисе Мөхәммәдиев Әкбәр була. Аннан соң Кашапов Габделхак, Салманов Бахманнар тора. 1939 елгы фин сугышында катнашучылар да бар бу авылда. Менә алар: Ахметов Ибрай, Шәрәфиев Низами.

1941-1945 еллар. Кем генә онытыр икән бу еллар газабын, кан – яшь түгелүен. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Илебез өстенә дәһшәле Гитлер германиясе кулын суза. Кем генә бу вакытта тынычланып өендә ята алыр икән?Тынычсыз йөрәкләр сугышка китәләр. Түбән утар авылыннан сугышта катнашучылар: Аглиев Зиннур, Галимуллин Рахимҗан, Галимҗан, рахимулла;Вәлиуллин Галимбек, Газиз; Галимов Садыйк, Галимбеков Газимулла, Гиззатулла; Гыйлметдинов Фәнис, Галиахметов Нурмөхәммәт, Замалиев Мансур, Магсумов Шакир, Мөхетдинов Бәдри, Миннеханов Мөхәммәт, Нуретдинов Ислам, Нигъмәтҗанов Миңнулла, Салахиев Бикмөхәммәт, Мөхетдин; Солтанов Гафур,Садриев Аграм, Сабирҗанов Фазылҗан, Усманов рафаиль, Файзуллин Халим, Фахретдинов Нуретдин, Фазылҗанов Мөхәммәтҗан, Хабибуллин Шәймөхәммәт, Нигъмәт, Виннат;Хайруллин Хәсән,Гиззәт;Шаймурзин Шайдулла, Шаймулла;Шәвәлиев Әхмәт, Шәяхмитов Миннегали, Шайхутдинов Ислам, Шәймәрданов Миңнулла, ШӘаяхметов Миннәхмәт, Моталлапов Вәли, Йосыпов Зәхәр.

Фронтта тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Дан аларга. Фронтта гына түгел  тылда да кызу хезмәт фронты дәвам итә. Тылдагылар көнне – төнне белмичә, арганлыкны – талчыкканлыкны сиздермичә. кулларыннан килгәнчә фронтка ярдәм итәләр. “Барысы да фронт өчен!Барсы да җиңү өчен!” дигән девиз аларны эшкә дәртләндерә. Тыл хезмәте батырлары:Сабирҗанова Махруй, Нуретдинова Мәфтуха, Каримова Нәкыя, Шаяхметова Мәшүдә, Гимадиева Магзинур (бригадир). Сафина Вафа, Усманова Мәхтүмә, Галиева Зәйнәп, Муллыева Мәдинә, Бикмиева Минниса, Нурмиева Тәгъзимә. Аглиева Гаял, Галиахметова газилә, Гашикова Вафа, Хабибуллина Минзифа, Гимадиева Минниса (бригадир), Гарипова Зәйтүнә (бригадир), Шакирҗанова Хаерниса (бухгалтер), Галембикова Сәхибә.

Бу чорда төрле түләүләр була. Мәсәлән: бәрәңгене – 3 ц 30 кг, йомырка – 120 штук, ит – 38-40 кг, тәмәке ирекле, суган – 50 кг, йон – бер сарыкка 2 кг түләгәннәр.
45-50 км ераклыктагы җирдән кунарга халык, чана тартып; 5-6 хатын-кыз семенага ашлык ташыганнар. Урманнан утын ташыганнар. Шул утынны паровоз пиченә ягу өчен 15 смлы итеп тураганнар. Үгез белән җир сөргәннәр. Үзләренә ярдәм итәр өчен 6-10 яшьлек малайларны, үгез тотып җир сөрергә йөрткәннәр. Фермаларда малларга азык туплаганнар, аларны караганнар. Тракторларга ягулык өчен Шәмәрдәннән ат белән керосин ташыганнар. Басуда көлтәләр бәйләгәннәр һәм аларны  “слуңный” (ашлык суга торган комбайн) белән сукканнар. Икешәр ат җигеп Шәмәрдәнгә ашлык менгезгәннәр.. Фронтка икмәк, бәйләгән  әйберләр җибәргәннәр. Икмәк 3-6 ц (бер гаиләгә), бәйләгән әйберләр кем күпме бирә алган.

Сугын чорында су тегермәннәре күп кулланылган. Атлар һәм носилкалар белән балчык ташып бөя бөягәннәр. Шунда су тегермәне корганнар. Башта тегермән Рахимҗанова Рабига апалар янында булган. Ул тегермәнне Галимуллин Рәхимулла тоткан. Алар бик бай булганнар. Колхозлашу чорында колхоз бу тегермәнне үзенә алган. Авыл үзенед төрле һөнәр ияләре белән дан тоткан. Заманында монда яхшы тегүче, тимерче, итекче, шәл бәйләүче, такта яручы, самовар төзәтүче, пычкы кайраучы һәм башкалар яшәгән. Тегүчеләрдән түбәндәгеләр исеме билгеле: Дияров Миннәхмәт, Галиева Зәйнәп, Каримова Нәкыя, Сабирҗанова Махруй, Камалиев Шайморза. Итекчеләр: Хаҗиев Харис, Галимуллин Рәхимулла, Хаҗиев Хан. Тимерчеләр: Галиев Рашат, Әхмәтов Ибрай, Каримов Ислам, Вәлиуллин Усман, Вәлиуллин Бәйрәмгали, Вәлиуллин Хикмәт.Мич чыгаручылар: Камалиев Миннехан, Галимуллин Гыйззәт. Балта осталары: Нәдершин Галиәкбәр, Камалиев Шәйморза. Алыпсатарлар: Шаяхметов Миннегали, Шаяхметов Вәлиәхмәт, Шәрәфиев Хисами. Пычкы кайраучылар: Насыйбуллин Хафиз, Сәмигуллин Гомәр, Каримов Ислам, Сафин Гыйлиулла. Шәл бәйләүчеләр:Аглиева Гаяль, Мулыева Мәдинә, Шаяхметова Мәшүдә. Самовар төзәтүче:Валиуллин Усман, Әхмәтов Ибрай.

Түбән утар авылын моң белән яңгыратучы гармун осталары да бар. Менә алар: Галимуллин Рәхимулла, Хәйдәр, Гыйззәт;Шаяхметов Вәлишхмәт, Нуретдинов Гарәфи, Шәрәфиев Хисамби үзләре гармуннар ясаганнар. Авыл җыр, бию, аулак өй һәм башка күренешләрне күңелле үткәргән. Бу күренешләрдә кемнәр оста җырлаган. Оста җырчылар: Каримов Ясәви, Сафина Вафа, Бәйрәмова Нәсимә, Усманова Рәйханә.

Дөнья булгач төрле хәлләр була: яхшысы да, яманы да. Менә бу сүзне ишетү халык  йөрәген тетрәтә. Пожар! Ул бик күп бәла-каза алып килә. Дошманыңа да бирмәсен! Түбән Утарда 1950 нче елда Хәйретдинова Миңнекамалның йорты һәм каралты-курасы янып беткән. 1963 нче елда бик зур пожар булган. Анда рәттән алты йорт яна, каралты-кура бөтенләй янып беткән. Түбәндәге кешеләрнең кралты –куралары янган: Тимергалиев Вәли, Мөхәммәдъяров Миннәхмәт, Файзуллин фазылҗан, Сафин Миңнебай, Нуретдинов Илсур, Нуретдинова Рәсимә.

Колхоз үзенең алдынгы механизатор, терлекчеләре белән данлыклы. Түбәндәге трактористлар Озак еллар эшләп лаеклы ялга чыгучылар: Кәримуллин Муллахмәт, Нигматҗанов Әмирҗан, Каримов Мәлик, Камалиев Ахматхан, Нигматҗанова Сәхибә, Газизов Нурулла.

Түбән утарда иң  белемле кешеләр булып Ямалиев Гәләветдин кибетче, Шәяхметов Вәлиәхмәт, Салимҗанов Бахман саналган.

Халык үз территорясендә булган фаҗигале хәлләргә багышланган бәетләр, җырлар иҗат итәләр. Мәсәлән:


    Башымны да кыралар,
    Артымны да кыралар,
    Кәнсәләр өстәлендә дә
    Мине сорап торалар.

Әйтеп үтелгәнчә, колхоз 1930 елларда төзелә, якынча 1954 елда “Алга” һәм “Калинин” колхозы. (Түбән Утар һәм Югары Утар авыллары кушыла).Бераздан “Урал” колхозы (Өчиле һәм Курсабаш авыллары) белән берләшә. 4 авыл берләшкәч “Победа” исеме бирелә.1993 елны “Победа” колхозыннан “Маяк” колхозы аерылып чыга.
Түбән Утарда сарык, үгез фермасы була, 1956 елда сарык, үгез бетерелә, дуңгыз кайтарыла.

Колхозлашу чорыннан соң (1932-1933) мәктәпләр төзү башлана. Шушы вакытта мәчетләрне бетерәләр, манараларны кисеп. мәктәп итеп үзгәртәләр. Манара кисүчеләр:Салманов Бахман, укытучы Ахметов Хаҗи читтән килгән кеше була.

Беренче сепаратор Йосыпов Закирларда була. Авылда хатын-кызлар чиратлашып барып шуларда сөт аерталар.

Алга китеп булса да, су басулар турында мәгьлүмәтне әйтеп китик. 1981 елның 13 августында кечле яңгырдан соң су басу була.Шаймурзин Корбаннарның бәрәңгеләре, коймалары, сепарат, кер юуу машиналары агып китә, эй мебельләренә зыян килә. Шаяхметов Вәлинең яңа салган мунчасы һ. б. әйберләре агып китә. Хәйретдинова Миңкамалның бәрәңгеләре, печән кибәне, утын, капка, коймалары, бурасы агып китә. Әби үзе мич башына менеп кала, ә кайбер кешеләр тау башына йөгерәләр һәм шулай котылып калалар. Суның биеклеге җирдән 3м була. Ул көтүләр кайткач сәгать 6да күтәрелә, сәгать 9да кими башлый. Үзе белән ташу авылдагы бик күп әйберләрне агызып алып китә. Мансурова Фәтиханың сарыклары да су астында кала һәм үлә.Ә печән кибәннәрен һәм бураларның һәр бүрәнәсен аерым-аерым Керәнне авылыннан җыеп алып менәләр, печәннәр елга сазына буялып беткән була. Ташу кешегә афәт алып кил

“Маяк” колхозы аерым 7ел гына яшәде. 2000елның февраль аенда аны “Игенче” колхозына куштылар. Хәзерге көндә бергәләп тормыш итәләр. Түбән Утарда дуңгыз фермасы терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертә. 1995нче елда яңа башлангыч мәктәп салынды. Клуб, кибет, балалар бакчасы бар.2013 елда бер тубэ астында балалар бакчасы хэм ФАП ачылды.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 16 гыйнвары, 13:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International