Сатыш авылы тарихы
Сатыш авылы Сабадан 8 километр ераклыкта урнашкан . Шәмәрдэн станциясеннэн 32 километр, коньякта хэм Казан шэхэреннэн 94 километр тоньяк-кончыгышта ята. Авылнын пейзажын ачык хэм тулы курим дисэн, аны Саба ягындагы каршы ягына менэсен. Менэ ул шунда уч тобенэ салынган комеш тэнкэдэй бик ачык хщм тулы булып куз алдында торыр. Энэ авыл уртасыннан борыла-борыла хэм тирэ-якка ямь биреп Сатыш елгасы ага. Бик куплэрнен шул елгага бэрэнге бакчалары тошэ. Каршыдагы таунын да уз эхэмияте бар, анын бер як итэгендэ алма бакчасы жэелеп ята, икенче ягында ясалма сулык, буа бар. Авылнын икенче ягында ферма, арырак тагын авылнын тавы кутэрелэ, э аннан сон авылнын иген кырлары башланып китэ. Югарыда телгэ алынган авылнын бу таулары, гэрчэ алар тау булмаса да, халык аны элек-электэн тау дип йортергэ яраткан. Чынлыкта алар таулар тугел, э калкулыклар гына. Чагыштырма биеклеге берсенен дэ 35 метрдан артмый, абсолют биеклеге 229 метр. Икенче торле эйткэндэ, нинди дэ булса бер дингезнен суын Сатышка ерып кертик дисэк 229 метр тирэнлектэ канау казырга туры килер иде. Сатышнын авыл хэм басу рельефы бик гади, ул нигездэ калку тигезлектэ тора. Уртача биеклеге 195 метр. Хэзерге Сатыш авыл территориясендэ борынгы заманнарда урман булган. Сатыш беренче мэртэбэ Идел буенда, Болгар дэулэте барлыкка килгэч, телгэ алын. Болгар шэхэреннэн килеп утырган Сатыш исемле кеше хэм хатыны Борынчы булалар. Шунын очен дэ революциягэ кадэр авыл Сатыш-Борынчы дип аталган. Сатыш крестьяннары турыдан - туры дэулэткэ солдат биргэннэр, ясак тулэгэннэр хэм крестьян восстаниялэрендэ катнашканнар. 1905-1907 елгы беренче рус революциясе елларында Сатыштан 33 хужалык Себергэ кучеп китэлэр хэм Яна Сатыш дигэн авл тозилэр. 18-гасыр азагында Сатышта дини мэдрэсэ ачыла. Анда берюлы 300 лэп шэкерт укыган. Хэр елны 25 эр мулла мэдрэсэне тэмамлап документ алган. 1877-1878 елгы Рус-Торек сугышында Камалов Сиражи 8 ел армиядэ хезмэт иткэн, сугышта катнашкан. Каримов Садыйк – Георгиевский кавалер. Гражданнар сугышында Сатыштан барлыгы 37 кеше катнаша. 1929 елнын ахырында кумэк хужалык този башлыйлар. Кумэк хужалыкка беренче булып 17 хужалык керэ. Рэис итеп Шарафиев Фаяз билгелэнэ хэм хужалыкка «Марс» дип исем бирэлэр. Авыл Советы председателе Галимов Ибрай була. 1930 елда (октябрендэ) вакытлы авыл Советы председателе итеп Ишниязов Экбэр куела хэм 1931 елнын февралендэ ул сайлана. Шул ук вакытта район Советы члены булып та сайлана. 1931 елны Казанга Советлар съездына тавыш биру хокукы белэн делегат булып бара.Авылда партия карарларын авыл эшчэннэренэ житкеру хэм аны тормышка ашыру очен 1928 елда партия оешмасы ячейка барлыкка килэ. Ячейка секретаре итеп Гаянов Ислам билгелэнэ. Тоташтан коллективлаштыру 1933 елда бетэ. Бу елны хэр хезмэт коненэ 8,2 килограмм икмэк унышы буленэ, колхоз председателе Бикмиев Гарифулла була. Авылга 1930 елнын язында беренче «Фордзон» тракторы алып кайталар. 1937 елда колхозда югары иген унышы алына. Колхозчыларнын хезмэт коненэ 7,2 килограмм уныш бирелэ хэи икмэк сатып колхозга 1,5 тонналы йок машинасы алына. Машинада шофер булып Хажиев Сабир эшли. Коллектив хужалык ныгып килгэн чорда Боек Ватан сугышы башлана. Боек Ватан сугышынын беренче коненнэн ук Сатыш авылы хезмэт иялэре дэ илебезнен ботен халыклары белэн бергэ Ватанны сакларга кутэрелэлэр. Сатыш авылыннан гына да 249 кеше уз Ватанын саклау очен кулына корал ала. 187 кеше кире туган авылына эйлэнеп кайтмый. Ир-егетлэр сугышка киткщч авылда хатын-кыз, бала-чага гына торып калды. Хатын-кызлар ирлэрен сугышка озату белэн жин сызганып эшкэ тотындылар. Дошманны жину, илебезгэ тынычлык оештыру очен хатын-кызлар барсында эшлэргэ эзер торалар. Кирэк булса, Ватан чакырса, кулларына корал алырга да эзер булалар. Сугыштан сон халыкнын экономикасы, матди-техник базасы ныгый, авылхужалыгы хезмэт иялэренен тормыш хэле яхшыра. Электростанция 1959 елда тозелеп бетэ хэм колхозны ут белэн тээмин итэ. 1948-49 елларда авылда берничэ кешедэ генэ детекторный радиолар, 8 кешедэ телевизор була. 1962 елдан Зиннурова Каусэрия авыл Советы председателе булып бик куп кенэ эшлэр башкара. 1962 елда Ватан сугышында хэлак булучылар истэлегенэ хэйкэл тозелэ, 2014 елда сүтелә.. 1993 елда 13 хужалыкка газ тоташтырыла, э 1997 елдан Сатыш авылында барлык йортлар да тэбигый газ белэн жылытыла башлый. 1980 елда Сатыш авылы аша узучы «Саба-Казан» юлы асфальтлана. Авыл халкы хэзер зур итеп яна йортлар сала башлады. 2002 елнын декабрь аенда мэдэният йорты ике этажлы яна бинага кученде. Шул ук бинада Сатыш авылынын почтасы, китапханэ, медпункт, авыл жирлеге, АТС, сбербанклар урнашкан. Сатыш авылы экерен генэ уз коенэ гомер кичерэ.
Хәзерге көндә Сатыш авылында 204 хужалык, 649 кеше яши.
Бигәнәй авылынын тарихы бик озын хәм кызыклы. Авыл элек-электән ук икегә булеп йортелгән. Аларны, бары тик, Казкаш елгасы гына булә. Анын берсе Ак-кул Бигәнәй, ә икенчесен Казанчы Бигәнәй дип йортәләр. Ни очен ике якка шундый исемнәр бирелгән сон? Халык сойләвенә караганда, элек Казанчы Бигәнәй ягына «казнашлар», ягъни Казанлылар кучеп килгән. Шуннан ул Казанчы Бигәнәй дип аталган. Э Аккул Бигәнәйнен исеме болай килеп чыккан:
«Борын-борын заманда авылнын зират астындагы куленэ бик куп булып аккошлар, кыр казлары килгэн хэм кул осте ап-ак булган. Шуна курэ авылга Аккул Бигэнэй дип исем биргэннэр. Э «Бигэнэй» дигэн сузгэ килгэндэ ул Бигэнэй исемле, безнен авылга килеп урнашкан, бер башкорт картынын исеменнэн чыгып куелган. Бигэнэй авылы элек-электэн ук матурлыгы белэн тирэ-юньдэ дан тоткан авыл булган. Анын чылтырап агучы чишмэлэре генэ дэ ни тора! Хщр жирдэ яшеллек, сафлык! Авыл тэбигате белэн генэ тугел, кешелэре белэн дэ дан тоткан. Казанчы Бигэнэй ягында хэзер «хэзрэт бакчасы» дип аталучы бакча бар. Бу безнен бабаларыбыз заманыннан ук калган бакча. Бакча шул кадэр матур булган, ана ботен кеше сокланган. Бу бакчада нинди генэ улэн, койма буйларында нинди генэ агач усмэгэн! Таннарын шул агачларга кунып сандугачлар сайраган, бакча уртасында кул булган, э кулдэ аккошлар, урдэклэр йозеп йоргэн. Кыскасы, бу бакча экият доньясын хэтерлэткэн. Менэ шушы агачлар арасында, бакчанын нэкъ уртасында, каралты-куралары белэн бер йорт балкып торган. Бу йортта авылнын ишан-хэзрэте яшэгэн. Бакчанын тышкы ягында мэчет булган, анда ишан-хэзрэт гарэп телендэ балалар укыткан. 1905 нче елда ишан-хэзрэт беренчелэрдэн булып Бигэнэйгэ тупыл агачлары алып кайтып утырткан. Анын утырткан агачлары бугенге кондэ дэ, авылыбызнын ин укымышлы, хор фикерле кешесен искэ тошереп, талгын искэн жилдэ шаулап утыралар эле. Ишан-хэзрэт халык кунеленэ зирэк акыллы, укымышлы, ярдэмчел кеше булып кереп калган. Халык ишан-хэзрэт каберлеген буген дэ карап, тэрбиялэп тора. Аккул Бигэнэй ягында зур мэчет буган. Ул мэчеттэ Йосыф мулла идарэ иткэн. 1919 нчы елда Йосыф мулла улгэн хэм шу лук елнын 20 нче октябрендэ мэчет янган. Бу елларда халыкнын матди ягы начар булганлыктан, янган мэчетне торгыза алмыйлар. Бары тик, тугыз елдан сон гына, 1928 нче елда мэчетне аякка бастыра алалар. Анда Вэлиэхмэт мулла идарэ итэ башлый. 1937 нче елда аны муллалыктантошерэлэр, хэм (!) ул коммунистлар партиясенэ керэ. 1943 нче елны авырып вафат була.
Авылда байлар да, ярлылар да куп булган. Байлар икешэр катлы йортларда яшэгэннэр. Аларнын мал-туарлары, умарталыклары хэм ин эхэмиятлесе жирлэре булган. Э ярлыларнын балаларын укытырга да момкинлеклэре булмаган. Китаплар, язарга дэфтэрлэре булмаган. Кэгазь урынына каен тузлары кулланганнар. Мэчетнен дуртенче, бишенче сыйныфларын бетереп чыгучылар бик аз булган. Хат язу очен дэ урам буйлап кеше эзлэп йоргэннэр. Авыл халкы авыр тормышта яшэгэн.
Октябрь инкыйлабы, гражданнар сугышы, 1921 елгы ачлык хэм милионнарнын тормышын озгэн Боек Ватан сугышы. Болар барысы да авылым тарихына сенгэн еллар.
1930 елда Ак-кул Бигэнэй хэм Казанчы Бигэнэй авылларында колхозлар тозелэ. Казанчы Бигэнэй авылында «Эшчэн», Аккул Бигэнэй авылында «Кызыл йолдыз» колхозы оеша. «Эшчэн» колхозынын беренче рэисе Шэкур Закиров дигэн кеше була. Ул авыл кешелэре кунеленэ эш соючэн, тырыш рэис буларак кереп калган. «Кызыл йолдыз» колхозы белэн Гыйлажетдин Минхажетдинов дигэн, авылнын ихтирамлы аксакалы идарэ итэ.
1935 елда Каз Бигэнэй авылында 88 хужалык булып, шунын 86сы «Эшчэн» колхозына керэ. Колхоз белэн Жиханша Мусин идарэ итэ. Ак-кул Бигэнэй авылында 97 хужалыкнын 92се колхозга керэ. «Кызыл йолдыз» колхозы белэн Шэйхетдинов идарэ итэ.
1939 елда «Эшчэн» белэн «Кызыл йолдыз» берлэшеп, «Молотов» колхозы оештырыла. «Молотов» колхозы белэн 1940-46 елларда Гыйльметдин Мобэрэкшин дигэн кеше идарэ итэ.
Боек Ватан сугышынын беренче коннэреннэн ук, авылнын йозлэгэн ир-егете сугышка китэ. Каз Бигэнэй авылыннан 44кеше, Ак Бигэнэй авылыннан 40 кеше сугыш кырларында мэнгелеккэ ятып кала.
Сугыш елларында авылда бары тик хатын-кызлар хәм бала-чагалар гына калган. Колхозда ботен эш гузәл затларыбыз кулына кала. Билгеле, аларга балалар да бик зур ярдәм иткәннәр, ә эш санап бетергесез булган. Хатын- кызлар Җиңү көнен якынайту өчен, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Игенчелек һәм терлекчелек, аларның төп шөгелләре була. Бу авыр хезмәт бик зур тырышлык сораган. Иген чәчү өчен башта җирне яхшылап сукаларга кирәк була. Бер-ике атка сука тагып, җирне сукалап чыкканнар. Аннан соң берничә кеше агач белән җиргә сызып чыккан, аның артыннан, балалар орлык сибеп йөргәннәр. Кыр эшләре өчен атлар җитешмәгән. Яхшырак атларны фронтка җибәргәннәр, ашау җитешмәгәнлектән колхозда калган атлар да бик хәлсез булган, авыр эшкә ярамаганнар. Шуңа күрә үгезләрне дә эшкә җиккәннәр. Игеннәрне лобогрейка белән урганнар, көлтәләгәннәр, чабагач белән сукканнар. Кул машиналары белән орлыкны чистартканнар. Хатын-кызлар бу эшне иртәдән-кичкә кадәр башкарганнар. Өстәвенә, урман кисәргә, окоп казырга бик күп эшче көчләр кирәк булган.
Ниһаять Җиңү! Орденнар хэм медаллэрен балкытып, фронттан исэн калган солдатлар кайтып житэ.
Сугыштан сонгы хужалыкны торгызу еллары башлана. Бу колхоз рэислэре, колхозчылар очен зур сынау еллары була. Материаль-техник базанын тубэн булуы, минераль ашламалар житешмэу, туфрак эшкэртудэге кимчелеклэр узлэрен нык сиздерэлэр. Бортеклелэрнен унышы бер гектардан 5-7 центнердан да артмаган. Ул елларны колхоз белэн Фэйзелхак Ишниязов, Ибрахим Хужин кебек нык куллы, энергияле, эш очен янып йоруче фронтавиклар идарэ итэ.
1960 елларда эрелэнгэн колхоз “Марс” дип атала башлый. Мона Аккул Бигэнэй, Казанчы Бигэнэй хэм Сатыш авыллары керэ.
“Марс” колхозынын рэислэре булып Мулланур Таипов, Васил Галиев, Фэрит Нигъмэтжановлар эшли. Аларны авыл халкы зур рэхмэт хислэре белэн искэ ала.
1990 елда “Марс” колхозыннан “Бигэнэй” колхозы аерылып чыга хэм анын рэисе булып Зэйнетдинов Габделхай эшли.
2000 елда янадан “Марс” кумэк хужалыгына кушыла. Анын рэисе булып Назмиев Наил эшли.
Ел артыннан ел утте. Хэзер инде “Марс” дигэн колхоз урынына, ООО “Саба”, “Сатыш” №1 филиалы барлыкка килде.
Хәзерге көндә Аккүл- Бигәнәй авылында 48 хужалык, 160 кеше яши, Казанчы- Бигәнәй авылында 41 хужалык, 143 кеше яши.
Мамалай авылы тарихы
Саба районы Мамалай авылы, Мишә елгасы ага, Байлар Сабасы ш.т. б. 18 км көньякка таба..
Терлекчелек, сөт терлекчелеге белән шәгеләнәләр. 1680 нче елдан 19 нчы гасырның 18 нче яртысында Халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек үрчетү, тегү-бүрек һөнәрчелеге белән шөгыльләнәләр. 20 гасыр башында Мамалайда мәчет, тимерханә, ярма җыю, 4 вак кибет эшли. Бу чорда авыл җәмәгатьчелегенең җир кишәрлеге 1069,9 десент тәшкил иткән. XX гасыр башында Мамалайда 1523 елда туган Сәхип-Герәй хан ярлыгы табыла. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Мамадыш өязенең Елыш волосте үзәге булып тора. 1920 елдан Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составында. 1930 нчы елның 10 нчы августыннан Саба районында туа.
Халык саны: 1782 елда-48 ир - ат җенесе, 1859 елда - 447, 1897 елда - 842, 1908 елда - 950, 1920 елда - 859, 1926 елда - 765, 1938 елда - 728, 1949 елда - 494, 1970 елда - 409, 1979 елда-439, 1989 елда-288 кеше, 2024 елда-231 кеше, хуҗалык-65.
Чәбки- Саба авылы тарихы
Чәбки- Саба- Саба районындагы авыл, Казкаш елгасы ага. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогыннан 11 км көньякка таба. 2020 елга-39 кеше (татарлар). Терлекчелек, сарыкчылык белән шөгеләнәләр. Аңа 18 нче гасырның беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чәүкә, Чабья исеме астында телгә алына. 19 гасырның 18 нче яртысында Халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында биредә мәчет (1888 елда төзелгән - архитектура һәйкәле, хәзер инде юк), мәктәбе, 4 вак лавка эшли. Бу чорда авыл общинасына җир кишәрлеге 828,2 дисәтинә тәшкил иткән. 2016 елның 29 маенда яңа мәчет ачылды. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Мамадыш өязенең Сатыш волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Саба районында. Халык саны: 1782 елда - 48 ир - ат, 1859 елда-179, 1897 елда-325, 1908 елда-372, 1920 елда - 356, 1926 елда - 345, 1938 елда - 302, 1949 елда - 186, 1970 елда - 126, 1979 елда - 97, 1989 елда - 65, 2002 елда - 52, 2024 елда - 31 кеше яши. 14 хуҗалык бар.
Соңгы яңарту: 2025 елның 19 феврале, 14:41