1931 елда Татарстан урманнары Баш урман идарәсенең Татарстан урман хуҗалыгы карамагына бирелү уңаеннан Симет,Ленин,Мишәбаш урманчылыклары җирлегендә Саба леспромхозы оештырыла. Аның төп пункты Лесхоз бистәсендә урнаша. Шулай итеп 1931 елда Лесхоз Лесхоз бистәсе оеша. Бистә Татарстанның төньяк регионында, Казаннан-120 км.,район үзәгеннән-18км.,тимер юлы станциясенән -27 км., ераклыкта урнашкан.
1931 елның җәендә хәзерге Лесхоз бистәсе урынында (Мишәбаш кордонында леспромхоз оештырырга карар булгач ,эшче көчләр табу мәсьәләсе алга килеп баса. Якын-тирә авыллардан килешү нигезендә берничә дистә гаилә күченергә тиеш була. Беренчеләрдән булып Тимершык авлы кешеләре алына. Алар бик җитезлек белән бер барак,ашханә төзеп куялар. Ул арада берничә йорт та калкып чыга. Яңа урынга башка авыллардан да күчә башлыйлар.
Килгән халык урман кисү эшенә керешә. Урманчының төп эш кораллары-балта да кул пычкысы була.
Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка 304 кеше китә.
Ул вакытта җылылыкның төп чыгынагы утын була. Эшчеләр агач эшкәртү эшенә керешә. Сугыш елларында лесхозга дәүләт заказлары күбәйтелә,аларның төрләре арттырыла: көрәк саплары,чаңгы,мина һәм патрон ящикләре ясау, сумала һәм дару үләннәре җыю
Бистәдә 1099 кеше яши. Шуларның 80% –татарлар, калганнары керәшен татарлары һәм удмуртлар. 379 хуҗалык бар. Барлык йортларда газ,су кергән. Урамнар асфальтланган. Бистә эчендә 6 күл бар.
1.Спортзалы һәм китапханәсе булган 200 урынлы мәдәният йорты. 1950 елда китапханә һәм мәдәният йорты агач бинада урнашкан була. 1976 елда Лесхоз директоры Минниханов Н.М. Калинин исеменндәге колхоз рәисе Габделнур Җәлиловтан Явлаштау авылында салынган мәдәният йортының проектын алып тиз арада яңа бинасы төзелә 20 елдан соң 1996 елда янкорма итеп спорткомплексыда салына. Капитал ремонттан соң ул шәһәр мәдәният сарайларына охшап калды.
2.Лесхоз гомуми белем бирү урта мәктәбе бистәдә беренче мәктәп 1938 елда салына кечкенә генә агач бинада 6 укучы белем ала башлый. Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп ябыла,ә1944 елда зур агач бинада башлангыч мәктәп үзенең эшен башлап җибәрә.1957-1958 елларда җидееллык мәктәп бинасы салына.20 елдан соң 1978 елда кирпечтән ике этаңлы яңа унеллык мәктәп бинасы төзелә.Ул 220 укучыга каралган. Анда актлар залы, тренажер залы, ашханә,19 кабинет,компьютер классы,китапханә һәм бассейн бар.
3.“Лейсан” балалар бакчасы. Беренче балалар бакчасы 1937 елда ачылган. Ул барак формасындагы кечкенә агач бина була. 1962 елда леспромхозга директор булып Минниханов Н.М. килгәч, кирпечтән яңа балалар бакчасы салына, бер елдан балалар саны үсеп китә. Шуны исәптә тотып бер катлы бакча бинасы, 1963 елда ике катлы итеп төзекләндерелә һәм ясле-бакча статусы ала. Кызганычка каршы, килеп чыккан янгын ясле-бакчаның 2 катын көлгә әйләндерә. Соңыннан кирпеч өлеше фатир итеп файдаланалар. Елдан-ел леспромхозның финанс яклары яхшыру сәбәпле, яңадан барлык уңайлыкларын кертеп, кирпечтән 90 урынга каралган ике катлы “Ләйсән”ясли-бакча бинасы төзелә башлый. Ул 1988 елда сафка баса.
4.“Нур” санаторий–профилакториясе. 1930-1966 елларга кадәр Лесхоз бистәсендә участок шифаханәсе оешканда үзенең бинасы булмый.1966 елда ике катлы яңа контора салынгач, ”Ломакин йорты” дип йөртелә торган тарихи агач бина авырулар карамагына калдырыла. 1990 елның 6 мартында заманча проект белән төзелгән яңа шифахансенә файдалануга тапшырыла. 2006 елда бу бина “Нур” санаторий-профилакториясе карамагына бирелә һәм 2007 елның 27 июненнән хезмәт күрсәтә башлый. Аның исеме Нургали Минниханов исеменнән алынган.
5.Республика күләмендәге картлар һәм инвалидлар йорты. 2000 елда Н.М.Минниханов нициативасы буенча картлар йорты бинасының беренче ташы салына. Тиз вакыт эчендә, замана таләпләренә туры килгән, яңа технологияләр белән җиһазландырылган республика күләмендзге картлар һәм инвалидлар йорты сафка баса. Бу бина 2002 нче елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы президенты М.Ш.Шәймиев катнашында ачыла.
Бистәнең куренекле шәхесләре:
1.Минниханов Нургали Миннихан улы – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы, Почет билгесе һәм Октябрь революциясе ордены кавалеры, 28 ел Саба урман хужалыгының житәкчесе булып тора. Мишә авыл Советын оештыручы. Нургали аганы бүгенге көндә олысы-кечесе зур ихтирам белән сагынып искә ала.
2.Минниханов Рөстәм Нургали улы - Татарстан Республикасы пПрезиденты.
3.Минниханов Рифкат Нургали улы – Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы начальнигы вазыйфасын башкарды.
4.Минниханов Раис Нургали улы – Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, Саба районы хакимияте башлыгы.
5.Гиззатуллин Васил Нурулла улы –Татарстан Республикасының атказанган урманчысы,Саба урман хуҗалыгы директоры.
6.Әхмәтов Фасил Әхмәтгали улы - композитор.
7.Әхмәтов Рафис Әхмәтгали улы –шагыйрь.
Соңгы яңарту: 2023 елның 17 гыйнвары, 09:17