Тарихи белешмә

Юлбат авылы тарихы

И.А.Износковнын 1884 елда басылган  «Казан губернасына кергэн авыллар тарихы» турындагы китабында авылда барлыгы 572 кеше  яшэгэн, шуларнын 294е ир-ат, 278е хатын-кыз. Беренче кучеп утырган кеше исеме  Ямбулат булган, авыл шунын исеме белэн аталган дип язган. 1883 елда исэпкэ алу (перепись) мэгълуматларында  Ямбулат (Юлбат) авылында 100 хужалык, 283 ир-ат, 245 хатын-кыз, барлыгы 528 кеше яшэгэн. Авылда мэчет, бер тегермэн, 3 ваклап сату лавкасы эшлэгэн.  Телэче районында да Ямбулат авылы булу сэбэпле, почта: хатлар, посылкалар буталган, шуна курэ махсус исеме Юлбат дип алыштырылган дип сойлилэр.
1928 елда авылда авыл советы оештырыла.

Юлбатта  авыл Советы председателе булып эшләгән кешеләр:
1.1928-29 еллар – Фәтхуллин Идрис (Урта Саба авылыннан)
2.1930-31 еллар – Гомәров Гаффар (Юлбаттан)
3.1931-33 еллар – Дәүләтшин Мансур (Юлбаттан)
4.1933-34 еллар – Әхмәдуллин Хәбибулла (Урта Сабадан)
5.1935 ел – Рахматуллин Сайфулла (Шытсу)
6.1936 ел – Гомәров Шәмси (Талипның бабасы) (Юлбаттан)
7.1937 ел – Мөбәрәкҗанов Кыям (Урта Сабадан)
8.1938-39 еллар – Заһидуллин Әһели (Урта Сабадан)
9.1940-43 еллар – Камалов Зыя (Урта Сабадан)
10.1944 ел – Хуҗин Гобәй (Түбән Шытсу)
11.1945 ел – Самарин Салих (Сабадан)
12.1946-47 еллар – Гыйниятуллин Нурый (Бигәнәй)
13.1948 январь- 49 август – Низамиев Газиз (Юлбат)
14.1949-54 еллар – Абдуллин Гыйният (Юлбат)
15.1954-63 еллар – Фәләхов Вагыйз (Юлбат)
16.1963-71 ел, 19 май – Тимерова Нурания (Тенеки)
17.1971-85 ел, 19 май – Шамсетдинова Фәрхәнә (Тенеки)
18.1985 ноябрь- 1986 апрель – Мансурова Сәрия (Юлбат)
19.1986 апрель- 1988 май – Рахимуллина Хәния (Юлбат)
20.1988, 11 май- 1995 ел – Абдуллин Һашим (Юлбат)
21.1996 ел, январь – 2003 ел, август – Кәримов Раил (Юлбат)
22.2003 ел, август- 2010 ел, 14 октябрь –Гайфуллина Диләрә (Юлбат)
23.2010 ел, 14 октябрь -  Шәмсиев Талип  (Юлбат)

1930 ел октябрь аенда 7 кешелек актив жыелышы була, 7 кеше колхозга башлап керәләр. 1931 елда 17 кеше колхозга керә, шушы елны тагын 14 кеше керэ, бер бригада төзелә. Бригадир булып 1 сентябрьгә кадәр Давлетшин Гани эшли. Ул счетоводлыкка укырга киткәч, бригадир булып Зайнуллин  Гыйззетдин билгеләнә. 1932 елда  колхозда  2 бригада була (председатель Галлэмов Низами), 1933-35 елларда 4 бригада була. (председатель Гомэров Гаффар).  Нигездә колхозлашу  тәмамлана.

«1935 елда  районда  авыллар буенча крестьян  хужалыкларынын кумэклэшуе турындагы исемлектэ: Юлбат «Ворошилов» исемендэге  колхоз,  председателе Гаффар Гомэров  189 хужалыкнын 141 колхозга кергэн дип бирелэ. Тимерчеләр булып Юлбатта Сафин Насыйбулла, Мобәрәкшин Дәүли эшли.  Сугыш чорында колхоз председательләре еш алышына. Берсе сугышка китеп бара, икенчесе килә. Халык хәтеренә нигезләнеп, ул чорларда (1939-40) Хуҗин Хаҗи, (1941)  Гайфуллин Билал, (1942-45) Нигъмәтҗанов Галимҗан, Хисамиев Бэдыйк, Сәләхов Шәйхи, Шарипов Хэниф (Мамалай авылыннан), Самарин Салих эшли. Сугыштан соң (1946) Абдуллин Гали (Көек авылыннан), (1947) Абдуллин Гыйният, 1947-53 елларда Галләмов Мансур була. Колхоз оешканнан сон счетовод булып Хажиев Хужаэхмэт, Зайнуллин Гобэй, Кэримова Мэугыя эшли.

1953 елда колхозлар берлэштерелэ: Тенеки «Яна юл» председателе Шэмсетдинов Габделбэр, Йосыф-Алан «Магнит» председателе Гимадиев Жэлэй хэм «Ворошилов» исемендэге колхоз председателе Хужин Габдрафыйк. Оч колхоз берлэштерелэ хэм «Ворошилов» исемендэге колхоз булып кала, председателе Хужин Габдрафыйк куела.

1956 елда Ворошилов исемендэге колхоз «ИСКРА» колхозы итеп узгэртелэ.

1994 ел, март “Искра” колхозы – “Искра” кумэк предприятиясе итеп узгэртелде.

2003 ел,  февраль -    „Юлбат" крестьян-фермер    хуҗалыгы итеп үзгәртелде.

2007 ел,  январь – Жаваплыгы чиклэнгэн “Юлбат” авыл хужалыгы предприятиясе” жэмгыяте итеп  үзгәртелде.

Авылның олы яшьтәге кешеләре сөйләве буенча, беренче мәчет башта Мөхәммәтҗанов Мәүлетҗан абыйлар урынында була. Кызганычка каршы, ул янып китә. Хәзерге таштан төзелгән мәчет урынында, XVIII йөзләр азагында, 18 рәт агачтан яңадан мәчет төзелә. 1939 елның көзендә аның манарасы киселә. Хәзерге көндә ае мәктәп музеенда саклана. 1962 елны яңартылып, клуб итеп эшләнә.1997 елны сүтеп алынып, башка урында квартира итеп төзелә. 1997 елнын январенда  яңа мэчет ачылды.

Юлбат авылында Шакир хәзрәт мулла булып тора. Аның ничәнче елдан муллалыкны алып барганын белүче юк. Бары тик гомере буе мулла булып торуын әйтәләр. Шакир мулланың малае Каюм, ул да муллалыкка укып кайта. Ләкин илдә барган үзгәрешләр-октябрь революциясе нәтиҗәсендә Каюм муллалык эшен ташларга мәҗбүр була. Улы Каюм диннән тайпылган кайгыны күтәрә алмыйча, Шакир хәзрәт акылдан яза һәм вафат була. Юлбат авылы зиратында кабере саклана. Кабер ташына искечә язылган. Каюм мулла муллалыктан баш тартуга карамастан кулга алына, төрмәдән кире кайтмый.

1920 нче еллардан соң Юлбат авылына Балык бистәсе районы Котлыбөкәш авылыннан 1879    нчы    елгы  Мөһәммәдша угылы Мөһәммәтшакир хәзрәтне китертәләр, авыл балаларына дин сабагы биргән. 1937-38 нче елларда хәзрәтне сөргенгә сөрәләр, 10 ел төрмәдә утырып, кире авылга әйләнеп кайта. 1961 нче елда 81 яшендә вафат булды.
Укыту 1930 елларга кадәр аерым йортларда булган Башлангыч мәктәп 1927 елда ачылган. Революциядән соң беренче совет укытучысы -Иманкулова Газзә.  Ул 1903 елгы, Юлбатка укытырга 1919-20 елларда килгән. Тәкәнеш районы Вахит авылыннан. 20 ел укыткач хезмәттәге уңышлары өчен ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

Наданлыкны бетеру курсларында Фатыйхов Кәшиф укыткан. 1937 елдан пенсиягә чыкканчы Юлбат башлангыч мәктәбендә Чутаева Шәмсия укыта. Ул елларда Олыяздан (Тәкәнеш) Золхиҗә, Урта Сабадан Монәздәһә, Вәрихан укыталар. Беренче укучылар: Сәләхов Сәет, Галимуллин Нурулла, Таһиров Мобәрәкҗан, Фәйзиев Котдус, Мингазов Гыйльметдин, Шәмсетдинов Фәрвәретдин.  Сугыш вакытында бер генэ конгэ дэ укулар туктамый. 1954 елга кадәр Чутаева Шәмсия һәм Имангулова Газзә апалар белем биргәннәр. 1948 елның августында Гаянова Сафия, 1955 елда Шляпина Сәлимә апаны башлангыч мәктәпкә укытучы итеп билгелиләр.1960 елда Юлбатка Ракова Саҗидә парторг булып килә һәм ул рус телен укыта башлый,  директор булып билгеләнэ.                                                                     

1982 елның 1сентябре Саба   районы  Юлбат  авылында  сигезьеллык мәктәп ачылды. Мәктәп Юлбат, Тенеки, Иосыф-Алан укучыларын берләштерә. Мэктэп директоры  Нигъматзянов Ростэм Нурмиевич. 2010 елнын августына  кадэр директор булып торды.

19 89 елның 1 сентябре Юлбат сигезьеллык мәктәбе базасында ике катлы яңа бинада авыл тарихында беренче тапкыр урта мәктәп ачылды. 1995 елның 9 Май-Җиңүнең 50 еллыгына "Туган як" музее ачылды.
 

ТЕНЕКИ авылы тарихы
Данлыклы көмешчеләр авылы, тарихы XV гасырга барып тоташа. Көмешне каралтып - алка, муенса, чулпы, беләзек, йөзек, балдаклар эшләгәннәр.

 И.А.Износковнын 1884 елда басылган  «Казан губернасына кергэн авыллар тарихы» турындагы китабында Тенеки авылынын  исеме «По речке Ур» дип аталган, авылда барлыгы  626 кеше яшэгэн, шуларнын  329е ир-ат,  297 хатын-кыз. 1883 елда исэпкэ алу (перепись) мэгълуматларында    «По речке УР» (Тенеки) авылында 119 хужалык, 323 ир-ат, 321 хатын-кыз, барлыгы 644 кеше яшэгэн. Авылда мэчет, бер тимерчелек, бер тегермэн, 5 ваклап сату лавкасы эшлэгэн.

1930 елда колхозлашу чоры башлана, лэкин ныклап оешып китэ алмый. 1931 елда колхозлашуга ныклы нигез салына. «Яна юл» колхозы тозелэ, беренче председателе Йосыпов Шакир була. 1931 елнын  10 мартында Тенеки авыл Советынын кинэйтелгэн  утырышында, ашлык тапшыру, урман кису, заем заданиелэрен утэмэгэн очен, оч гаилэгэ унар сум штраф  салына. Шулай ук колхозга керргэ телэмэгэн, байларны, урта хэллелэрне соргенгэ сорэлэр. Мондыйлардан: Эхмэдиев Эхмэт, Исмагыйлов Гасыйм, Кадыйров Насыйр, Шафигуллин Сабир, Сабиржанов Рахимжан.

1931 елнын маенда Сабада МТС тозелэ. «Фордзон», «СТЗ» дигэн тракторлар кайта. Тенекидэ беренче тарктористлар Ногманов Нурислам, Файзриев Габделхай, Хисамиев Фаттахетдин, Шафигуллин Сабир була. «1935 елда  районда авыллар буенча крестьян  хужалыкларынын кумэклэшуе турындагы исемлектэ: Тенеки «Яна юл» колхозы, председателе Эхлиулла Сибгатуллин 130 хужалыкнын 123 колхозга кергэн дип бирелэ.

1941 елда  сугышка авылнын 112 ир егете китэ. 78 се кире кайтмый. «Яна юл» колхозында дунгыз асрала, агачтан дунгыз торагы салына. Соныннан тораклар булдырылып сарык, тавык, чеби асрала башлый. Сугышка хэтле хэм аннан сон Хэмидулла Хужин, Шэмсетдинов Габделбэр, Гайфиев Фахразый колхоз председетеле булып торалар.

 

Тенеки мэктәбе тарихы

Тенеки башлангыч мәктәбе Сабага бара торган тау өстенә урнашкан була. Бу мәктәпне 1924 елда Саттаров Хәниф элекке мәдрәсәне мәктәп итеп салдырган. Беренче укытучысы Мәймүнә апа Саттарова гарәп алфавиты белән җәдитчә укыткан. 1926-27 елларда Шәмсия апа Әбелхаятова укыта. 1927 елда бу мәктәп 4 класслы 2 комплектлы булып эшли башлый. Укытучы булып Мотыйгуллина Гафифә апа укыта. 1932 елны мәктәпнең бинасы колхоз клубы итеп үзгәртелә.  1936-37 елларда Бариев Мәсгутъ абый һәм аның тормыш иптәше Шәмсенур апалар укыта (артист Шамил Бариевныц әти-әнисе). 1941-42 елларда Мотыйгуллина Миңнегол һәм Вәлиееа Хәдичә (мәктәп мөдире, соңрак Мәртендә партоешма секретаре) укыта. Шул елларда Тимершыкныкы - Хаҗирова Миңнегол укыта. 1944 елдан Федорова Проскофья укытырга килә. Хәзерге вакытта Казанда яши. 1948 елдан 1981 елларда Якупова Оркыя апа укыта. 1954 елдан 1974 елга кадәр Рәшидә апа Сагыйтова эшли. Алардан соң Фалиянур апа Садыйкова укыта. 2008 елда мәктәп эшләүдән туктады.

 

 

 

Тенеки мәчете   тарихы

Тенеки авылының данлыклы мәчете 1870 елны салынган. 1905 елны Казан шәһәрендә яшәүче Кәримов бай икенче тапкыр бик зур капиталь ремонт ясата, зурайта. 1939 елда мэчетнен манарасын ике пот икмэк биреп кистерэлэр. 1940 елдан башлангыч мәктәп итеп  файдаланыла. 2008 елнын 1 сентябрендэ мэктэп ябылды, балалар Юлбат урта мэктэбенэ йорилэр.

2009 елнын 21 ноябрендэ мэчет  кабат ачылды. «Ихлас» мэчете дип атала.

 

 

 

 

ЙОСЫФ-АЛАН ҺӘМ КАЛАТАУ АВЫЛЛАРЫ ТАРИХЫ
 
Хэзерге Йосыф-Алан  авылында  байлардан («Кызыл Яр» байлары, Дэули бай (Тенеки кешесе), генерал хатыны именьесы) калган жирлэр  курше авыл крестьяннарына булеп бирелэ хэм 1924-1926 елларда халык кучеп утыра. Ин беренче булып, бүгенге Калатау авылы урынына, Югары Шытсу авылыннан 1926 елның көзендә ике гаилә Гаффаров Хуҗа һәм Садриев Тимер гаиләләре күченеп менәләр. Калатаунын Юлбат пачулкасы да үзенчәлекле . Бу урамга Юлбат авылыннан гел яшь гаилә коручылар гына килеп урнашкан.Тенекидән 20 ләп хуҗалык буш аланга кученеп ойләрен салганнар. Буш аланга  башлап Йосыф дигэн кеше килеп утырган, дип сойлэнелэ. Шуннан килә икән Йосыф -Аланы дигән авыл исеме. Шулай итеп Йосыф-Алан хэм Калатау авылларына нигез салына.

1927 елда коммуна оештырыла.ТОЗ (товарищество обработки земли). Аның җитәкчесе Ямашев фамилияле кеше була. Ул узе Казанда яшәгән. Коммунага 10-15 көнгә бер ат белән килеп китеп йөри. Шушы коммуна оештырылган вакытта хөкүмәт бик нык ярдәм итә: коммунага бушлай ат, сыер, угез, чәчү өчен яхшы сортлы симәнә, ат белән чәчә торган чәчкеч, ике төрәнле тимер сукалар, тырмалар, атлы лобогрейка (ургыч ), суга торган молотилка бирә. Басуларны күмәк эшкәртәләр, ә көзен игенне җыйнап алгач, уңышны "җан" башына тигезләп бүләләр. Бу коммуна колхозлашу елларында хезмәтне янача, бүтән кешеләрне дә колхозга кертү өчен күрсәтмә  итеп оештырыла.

1930 елда колхозлар  оеша. Калатау авылында «Папанин» исемендэге хэм Йосыф- Алан авылында «Магнит» исемендэге колхоз тозелэ. «Папанин» исемендэге колхознын беренче председателе Шэфигуллин Рэшит, Шытсу кешесе була. Ул Донбасс шахталарында эшлэгэн «30 менче» члены була, коммунист. «Магнит» колхозынын беренче  председателе  Шэмсетдинов Габделхэй була. (Габделхэев Самат абыйнын этисе). 1951 елда бу ике колхоз берлэшеп «Магнит» колхозы булып кала. 1935 елда  районда  авыллар буенча крестьян  хужалыкларынын кумэклэшуе турындагы исемлектэ: Йосыф-Алан «Магнит» колхозы, председателе Вафа  Тимербаев 48 хужалык 48е дэ колхозга кергэн дип бирелэ.
 
Йосыф-Алан мәктәбе тарихы

Балалар Тенеки мәктәбендә укыганнар. Мәктәп өчен аерым бина булмаган. 1938 еллардагы мәктәп Сонгат йортында урнашкан.  Бер бүлмә булганлыктан, укыту ике сменада барган . Ул елларга кадәр Керәнне авылыннан Бикмуллин Касыйм дигән укытучы эшләгән. 1963 елда гына кечерәк бура буратып,  урман кырыена бик матур урынга мәктәп итеп күчереп салалар.1993 елның 11 ноябрендә мәктәптә янгын чыгу сәбәпле, мәктәп тулысынча янып бетте. Колхозның ферма йорты мәктәп итеп үзгәртелеп укулар шунда барды. 2007 елнын 1 сентябрендэ  яна  мэктэп хэм медпункт ачылды. Авыл клубы белэн бер  бинада.

2007 елнын  14 декабрендэ  Йосыф- Аланда мэчет ачылды. «Рафис мэчете».

 

Җирлектән чыккан күренекле кешеләр


Рәссам Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улы 1936 елның 3 февралендә Саба районы Йосыф-Алан авылында туа. 1981-1985 елларда басылган китапларны нәфис – график бизәгән өчен 1987 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты исеменә лаек була. Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы.

Язучы Хүҗин Мәгъсүм  Хәмит улы 1930 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Саба районы Тенеки авылында туган. 

Вәлиуллин Мәҗит Йосыф-Алан авылында туган. «Мәгариф» журналы баш мөхәррире урынбасары.

Борханов Миннәхмәт чыгышы белән Йосыф-Алан авылыннан. 1970-90 елларда Буа һәм Кама тамагы районнарында КПСС райкомының беренче секретаре булып эшли.

Ибәтуллин Кәшиф Ибәтулла улы 1926 елның 17 мартында Саба районы Юлбат авылында туа. 1967 елдан 1992 елга кадәр ТР министрлар кабинеты каршындагы җәмәгать туклануы идарәсенә җитәкчелек итте.

Нургалиева Раилә Нургали кызы 1937 елның 1 мартында  Йосыф-Алан авылында туа. Медицина фәннәре кандидаты.

Нургалиев Әхмәт Нургали улы  чыгышы белән Йосыф-Алан авылыннан. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Нургалиев Хашим Нургали улы 1928 елда Йосыф-Алан авылында туа. «Искра» колхозында агроном, район авыл хуҗалыгы идарәсендә, «Икшермә» хуҗалыгында җир белгече булып эшли. «Хезмәт Кызыл Байрак Ордены» кавалеры.

Галимҗанов Хаммат Галимҗан улы 1926 елда Йосыф-Алан авылында туган. Сугыш һәм хезмәт ветераны. Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы.

Хафизов Тимербай Якуп улы 1927 елда Йосыф-Алан авылында туган. Милиция подполковнигы.

Зарипов Рөстәм Зәет улы 1951 елда туган. Чыгышы белән Юлбат авылыннан. Үзешчән композитор, күп санлы хикәя, мәкаләләр авторы. 1999 елда «Тамчы гөл» дигән исем астында китабы басылып чыкты.

Сайфуллин Сәлим Сәйфулла улы 1927 елның 31 мартында Юлбат авылында туа. 1985 елда «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән исем бирелде.

Сәләхов Рафинад Ясәви улы 1950 елда Юлбат авылында туган. Танылган  музыкант. 1975-1990 елларда Г. Тукай исемендәге театр Дәүләт филармониясендә эшләде.

Журналист Шәрипова-Тагирова Сания Мөбәрәкҗан кызы 1956 елның 5 декабрендә Юлбат авылында туа. 1978 елны Чүпрәлегә китә. Район газетасында үз хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире булып эшли. Яшьтән үк шигырьләр иҗат итә һәм төрле газеталарда бастыра. Шигырьләренә җырлар языла.

Галиева Расимә Муллаян кызы 1979 елны Тенеки авылында туа. Филология фәннәре кандидаты.

Хаҗиев Айтуган Зөфәр улы 1981 елда Юлбат авылында туа. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

 

Хәрбиләр


Хаҗиев Баймөхәммәт Хаҗиәхмәт улы 1901 елда Юлбат авылында туган. 1920 елны армиягә алына. 1941 елны беренче Беллоруссия фронтында комбат була. Сугышны Чехословакиядә тәмамлый. 1955 елны подполковник дәрәҗәсендә отставкага китә.

Баһавиев Ислам Баһави улы чыгышы белән Тенекидән. Сугыш һәм хезмәт ветераны. Отставкадагы подполковник.

Ногманов Хәләф 1927 елда Тенеки авылында туган. Хәрби летчик. Отставкадагы подполковник.

Мөбәрәкҗанов Шакирҗан Мөбәрәкҗан улы 1938 елда Йосыф-Алан авылында туган. Отставкадагы майор.

Абдуллин Тәлгать Гыйният улы 1948 елда Юлбат авылында туган. Отставкадагы подполковник. Йошкар-Ола шәһәре военкоматында эшли.

Низамиев Равил Газиз улы 1952 елда Юлбат авылында туган. Гадәттән тыш  хәлләр  министрлыгының  отдел начальнигы булып эшли. Полковник.

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 апреле, 08:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International