Тарихи белешмә

Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары – район үзәгеннән 25 км ераклыктагы Саба-Арча юлы өстендә, Курса урманчылыгына караган урманнар белән әйләндерелеп алынган, бик матур табигатьле авыл ул. Авыл район үзәге – Сабадан төньяк-көнбатыш юнәлештә урнашкан : Югары Симет авылыннан Симет елгасы ага.

Бик борынгы заманнарда, елгалар тулып аккан көмеш сулы, урманнар үтеп булмаслык чытырманлык булган заманнарда  табигать  беркем кулы кагылмаган  матурлыкка бай вакытта, су агымы буйлап Симет якларына бер кеше килеп чыга. Күңеленә ошаган җиргә туктап, яр буена йорт сала. Йомычкалар  су белән түбәнгә агып китә, аларны күреп елга буена бу кеше янына тагын бер гаилә килеп урнаша. Еллар үткән саен авыл зурая бара. Авыл икегә бүленә. Берәүләр елга буйлап югарыга күтәрелә, икенчеләре түбәнгә төшеп утыралар. Ике Симеттә чирмешләр яшәгән дигән фикер бар. Аларның бер ишләре күчеп киткән, икенчеләре татарлашканнар.

Авылларыбыз халкы телендә түбәндәге елга атамалары кулланыла: Иске зират елгасы, Кибәнәй елгасы, Кече Кибәнәй елгасы, Сабирҗан елгасы, Әхми елгасы, Хәбир елгасы, Аю елгасы, Бүре елгасы, Мәшһәр елгасы, Янык елгасы, Сыза елгасы, Дворян коесы яки елгасы һ.б.Чишмә атамаларыннан түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин: Габизә чишмәсе, Югары оч чишмәсе, Шәми чишмәсе, Ислам чишмәсе, Закир чишмәсе, Бәдри чишмәсе, Әби чишмәсе, югары оч чишмәсе һ.б. Чишмәләргә исем-атама аларны карап һәм чистартып, тирә юнен коймалар белән әйләндереп, тирә-юненә агачлар утыртып торган кешеләр нисбәтеннән бирелгән.

Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” әсәрендә мелла Мортаза бине Котлыгыш эс-Симети әл Казани турында мәгълүмәт бирелә. Ул 1650 туган, “Хаҗи”, “Күрәҗәче”, ”Мөфти”, Әфәнде” һәм “Хафиз исемнәре белән танылган. Мортаза гыйлемгә омтылган, ерак сәфәрләргә йөргән, Бохарага барган, Дагыстанның Дербент мәдрәсәсендә белем алган, Мортаза хәзрәт Гарәп иленә - хаҗга баруын 1698 елда язган “Сәяхәтнамә”сендә тасвирлый. Мортаза хәзрәт гарәб телендә беренче татар алифбасын – “Иман шарты” төзүче дә. Ул татарларда киң таралган булган, Идел буе мөселманнары арасында төп дини йолаларны башкарганда, гыйбадәт кылганда, корбан чалганда зарури һәм мөһим чыганак саналган. Шуңа да “Иман шарты”на һәрвакыт зур тираж характерлы булган, кайбер басмалары хәтта йөз мең данәгә җиткән. Шулай итеп, Мортаза хәзрәт китап язып, игелекле эш башкарган, татар халкына зур файда китергән. Моннан тыш, ул хаҗ кылып кайтканнан соң , Югары Симеттә таш мәдрәсә салдырган Мортаза хәзрәт 1727 елда бакыйлыкка күчә, вафаты алдыннан үзен Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары арасындагы зиратка җирләүне васыять итеп калдыра. Иске зират хәзерге көннәргә кадәр сакланып килгән. Мортаза Гали биненең исемен мәңгеләштерү өчен 2012 елның июнь аенда ике Симет авыллары арасындагы борынгы зират урынында татар зыялылары белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итәрдәй тарихи һәйкәл барлыкка килде. Бу эш  ветеран укытучы Җиһангиров Шәймөхәммәт абый  Җиһангир улының тырышлыгы белән эшләнде.

Бүгенге көндә авыл җирлегендә барлыгы 214 хуҗалык бар, йортларга газ, күбесенә су ,телефон кергән. Җирлектә халык мал асрый, җиләк - җимеш, яшелчә үстерә, умарта тота. Авылларда халыкның көнкүреше көннән - көн яхшыра, авылларыбыз елдан - ел матурлана, яңа йортлар төзелә. Җирлегебездә оста куллары белән горурланырлык кешеләр яши. Мәсәлән: оста гармун ясаучы, шул ясаган гармуннарында өздереп уйнаучы Гәләветдинов Галинур абый, үзенең бакчасын гөлгә  күмеп , берничә дистә төрдәге чәчәкләр үстереп тирә-якны сокландыручы Шәйхлисламова Җәүһәрия апа һәм башкалар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 24 феврале, 14:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International