Тарихи белешмә

Эзмә авылының килеп чыгышы турында халыкта телдән-телгә күчеп килгән төрле риваятьләр бар. Элек Мишә елгасы үзәнлегендә сазлыклы болыннарда еланнар күп булган. Алар болында терлекләрне көтәргә дә, печәннәрне чабарга да комачаулаган. Шулай да еланнардан курыкмаган бабаларыбыз, татар-монгол түрәләренә баш имичә, Мишә елгасы үзәненә килеп йорт корганнар, авыллар төзегәннәр. Аларны күрше марилар бу “Змея” дип куркытканнар һәм алар яңа төзелгән авылны да шулай дип атаганнар, имеш. Бу риваятьнең дөрес булуы шикле. Соңрак Мишә елгасы үзәннәренә күчеп утырган Эзмән исемле болгар бабабыз Эзмә авылына нигез салган булырга тиеш. Борынгы болгарлар Эзмән исемен гаиләнең олы баласына – беренче ир балага кушканнар. Эзмән исеме - әтисе эзеннән баручы, нәселенең эзен дәвам итүче, токымны саклаучы, дигән мәгънәне аңлата. Соңрак Эзмән авылы исеменнән “н” авазы кыскартылып, Эзмә дип кенә йөртелә башлаган.

Тарихи документлардан күренгәнчә, Пүкәл 1740-1750нче елларда барлыкка килгән. 1762-1770 нче елларда Пүкәлдә 18 йорт булып, анда 70 ир-ат һәм 59 хатын-кыз яшәгән. Ә 1877-1890нчы елларда 52 хуҗалык булып, 400гә якын кеше яшәгән. Авылда мәчет һәм мәдрәсә булган. 1908нче елда 80 хуҗалыкта 713 кеше яшәгән.Файдалану җирләре 947,2 дисәтинә. Авылда төп кәсеп игенчелек һәм терлекчелек була. Колхозлашу еллары башлангач, Пүкәлдә 64 хуҗалык колхозга керә. 1930нчы елда  “Кызыл Пүкәл” дигән колхоз төзелә, рәисе-Тимербаев Мусабай була.    Бөек Ватан сугышына 70 кеше китә, шуның 39ы үлеп кала, авылга 31е генә әйләнеп кайта. Авыл халкы элек-электән белемле булган, китапханәсе, мәктәбе эшләп килгән.

Борынгы бабаларыбызның буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләре буенча Олыяз 17нче гасырда кече Мишә елгасы буена урнашкан Шекше авылыннан аерылып, Зәбидә елгасы буена Ильяс исемле кеше җитәкчелегендә бер төркем гаилә күчеп утыралар. Авыл Ильяс дип йөртелә башлаган, соңыннан Олыяз дип үзгәртелгән. Шул вакытлардан бирле Олыяз авылы бик күп үзгәрешләр кичерә, яңа үрләр яулый. 1991нче елның 7 нче апрелендә 1526 га авыл хуҗалыгы җирләре бүлеп алынып Олыяз крестьян хуҗалыгы төзелде.

77.1 га мәйданда җире, эш сөючән, тырыш халкы булган Иләбәр авылы табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Авылның бер ягыннан Мишә елгасы ага, икенче ягында киң болыннар җәелеп ята.Тау белән авыл арасын нәни генә инеш аера. Инеш буенда бөдрә таллар, зирек агачлары үсә, тау итәгеннән исәпсез чишмәләр тибеп чыга.  Авылыбыз елдан-ел яшәрә, матурая бара.Авыл уртасында тирә-юньгә иман нуры чәчеп мәчетебез балкып тора.  2000нче елда яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклары булган яшүсмерләр клубы ачылды.Шуңа күрә дә авылыбыз үзенең көрәшчеләре белән тирә-якта дан тота. Һәр төрле продукциясе булган ике кибет халыкка хезмәт күрсәтә. 2002нче елда, үз эченә китапханәне алган яңа клуб бинасы авыл халкының күңелен күтәрү, эштән соң ял иттерү өчен тапшырылды.

Казанны урыс яулары басып алганнан соң, азатлык күтәрелеше башлана. Баш күтәрүчеләр 1553нче елда Мишә елгасы буенда, Калатау өстендә ныгытылган шәһәрчек салалар.Ул хәрби ныгытманы Өтернәс шәһәрлеге дип тә, Мишә шәһәрлеге дип тә атыйлар.(Өтернәс 16 нчы гасыр урталарына кадәр Яңа Шекше дип аталган). 1554нче елда восстание күтәрелә (җитәкчеләре Җансәет һәм Сарыбатыр), коточкыч сугыш була. Өтернәс шәһәрлеген һәм тирә-як авылларны яндыралар.Кешеләр үтерелә. Исән калганнары, Кала-таудан төшеп, Олыяз елгасы буена, Калатау итәгенә урнаша. Шул вакыттан башлап Яңа Шекше Өтернәс дип йөртелә башлый.

Соңгы яңарту: 2025 елның 10 декабре, 17:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International