Тарихи белешмә

Явлаштау авылы   район үзәгеннән 20 км ераклыкта,  Сабадан төньяк-көнчыгыш юнәлешендә урнашкан.

Явлаштау авылының тарихы 1600 елларга барып тоташа.  Риваятьләр буенча, бик борынгы заманнарда, кара урманнар белән әйләндереп алынган көмеш сулы Мишә буенда Бәймәч һәм  Миләч  гаиләләре белән килеп йорт салганнар. Авылга тауларнын урнашуы буенча “Ябалдаш” сүзеннән чыгып “Явлаштау” дип исеме биргәннәр.  Авыл кешеләре иген игеп, терлек асрап яшиләр.  Еллар үт белән байлыклары буенча өстенрәк гаиләләр  барлыкка килә. Халык байларга һәм ярлыларга бүленә башлый.

1880 елда авылга Аҗегулов Сәйфетдин исемле кеше килә. Ул авылда беренче кибет ача. Шушы чордан сәүдәгәрләр сәүдә итә  башлый. Исмагыйл, Биктимер, Зариф исемле сәүдәгәрләр була. Авылнын иң зур бае Динмөхәммәт Мәскәу белән ике арада сәүдэ итә.  1989 елда К.П. Берстель мәгълүматларына караганда, Явлаштау авылында 640 кеше исәпләнә.

1900 елларда Казан бае Юнысовлар тире заводы ачканнар. Бу завод белән Казаннан килеп Гараев идарә итә.

1917 елгы Октябрь Революциясеннән сон авылның тормыш агымы кискен узгәрә. 1928 елда коллективизация башлана. 1929 елда  9 хужалыктан торган  колхоз төзелә.  Ел ахырына кадәр халыкның 40% колхозга керә. Колхоз рәисе итеп Хәлиуллин Шәйхи сайлана. Колхозга “Кызыл юл”  дигән исем бирелә. 1925 елдан –укый-яза белмәүчеләрне бетерү буенча эш алып барыла. Мәдрәсә урынында башлангыч мәктәп ачыла.  Беренче укытучылар Яхин  Жәухәр. 1935 елдан Ахатова Рашида укыта башлый. Җимерек хәлдәге ике этажлы агач бинадан яңа мәктәпкә 1964 нче  елда күчәләр.  Революциядэн сон дин дәуләттән аерыла, атеистик эш жәелдерелә. Явлаштау авылынын мәчете янгыннан сон 1920 еллада төзелгэн була.

Мәчет манараларын кистерэ башлыйлар. Колхоз рэисе булып эшлэгэн Хади этисенэ “ Мин иртэгэ мэчет манарасын кистерэм...” дигэн. Этисе ана “Син мәчет манарасын кистер, мин чыгып асылынам” дигән. Шул сөйләшүдән соң, Хади бу уеннан кире чигенә, һәм районда бердән –бер мэчетнең манарасы киселмиче кала.   Ләкин ул 1973 елга кадәр клуб буларак хезмәт итә, 1993 елга кадәр буш тора. 1993 елда  капиталь ремонт үткәрелгәннән соң авыл кешеләре  мәчеткә намаз укырга киләләр, дини укулар,  гәет бәйрәмнәре уткәрелә.

1929 елда комсомол, пионер, коммунистлар партия оешмалары төзелә башлый. Авылда беренче комсомол Балтачов Гафур була, ул комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана.  1931 елдан колхоз рәисе булып Альмиев Ярмөхәммәт әшли.  Кумәк хуҗалык булып әшли башлаган елларда төп көч атлар була, чәчулек материалы җитми, уңыш тубән була. Кумәк хезмәт, халыкның тырышлыгы белңн крестьяннарның тормышы уңай якка узгәрә башлый.

1941 елда Бөек Ватан Сугышына Явлаштау, Мишәбаш авылларыннан 297 кеше  алына. Шуларның 171 әйләнеп кайтмаган. Сугыш елларында колхоз рәисе булып Хаҗиев Әхмәт, авыл Советы рәисе булып Сабиров Салих әшли. Ул кырыс, усал, яхшы өештыручы була.  Сугыш елларында бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә, халык ачлыкны һәм хэерчелекне кичерә. Колхозда хезмәт авыр, техника җитешми, атларны да фронтка  алалар. Колхоз эшеннән арып кайткан хатын-кызлар бер өйгә җыелып фронттагы солдатларга носки-бияләй бәйлиләр. Авылга урман кисү өчен башка районнардан, авыллардан кешеләр китереп тутыралар . Аларны бүлеп хужалык саен урнаштыралар. Аларны ашату, эчерту, киемнәрен киптерү хатын-кыз җилкәсенэәтөшә. Җинү шулар  бәрабәренә яулана.

Сугыш елларында Явлаштау авыл Советы карамагында бер башлангыч мәктәп, бер изба-читальня була. Явлаштау авыл Советы сугыш һәм сугыштан соңгы елларда купкырлы эш алып бара: Бөек Ватан сугышына ир-атларны мобилизацияләүне оештыру, урман кисү һәм ташуны оештыру, оборона өчен юл төзүгә кешелэр бүлү, авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү буенча заданиеләрне утәү, зурларны укыту эшен оештыру, рус графикасын  өйрэтү,  бурят-монголияга китүчеләрне атлар белән тәэмин итү, яшь терлекләрне, атларны үлемнән саклау, заем туләүне оештыру, Кызыл Армиядә сугышучыларның гаиләләренә булышу, авылның койма, юл күперләрен тозекләндерү һәм башкалар. Авылдагы халыкның матди хәленэ ел саен уздырыла торган  заемнар тискәре йогынты  ясый. Моннан тыш авыл хужалыгы продукциясен натуралата тапшыру мэжбурилеге дә авыр йөк булып төшә. Пенсия биру дэ авыл кешесенә кагылмый. Крестьяннарга паспорт бирелмәве авыл кешесенең тормышын тагында катлауландыра.

1955 елларда авыл  тормышы жайга салына башлый.

Явлаштау авыл Советы рәисе булып  төрле елларда Сабиров Салих, Акбиров Гали, Хафизов Кэшиф, Загидуллин Лотфулла, Сулейманова Нэфисэ, Шакирзянов Монир, Файзрахманова Нуркыя  эшләгәннәр.

Авыл Совет сәркатипләре булып: Исмагилова Х., Файзрахманова З.Ф., Галиева Асия, Якупов Н., Сабирова Мэрьям, Мусина Сэридэ, Зиганшина Фалиянур, Файзрахманова Нуркыя, Мифтахова Рэмзия әшләгәннәр.

Явлаштау авыл Советы 1959 елда Шекше авыл Советына кушыла.

1986 елда гражданннарнын сораулары буенча Явлаштау авыл Советы кабат оештырыла.

Соңгы яңарту: 2016 елның 16 гыйнвары, 13:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International