23 июль көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче, Саба районы "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган тыл ветераны Габдрахманов Салих Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 26 июлендә көндез һәм кич белән.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 июлендә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда яңгыр һәм боз көтелә.
Финансистлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды. Беренчедән, эш атнасыннан соң физик ял булса, икенчедән, кызлар үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар.
Чәчәкләр-планетабызның бизәге. Бүген безнең "Тургай" приютында "Чәчәкләр көне"билгеләп үтелде. Балалар өчен тәрбияче Давлиева Венера "Чәчәкле карусель"дигән бик кызыклы программа әзерләде. Күңелле сәгать барышында балалар шигырьләр һәм әкиятләр сөйләделәр, чәчәкләр турында җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, төрле матур кыр чәчәкләреннән чәчәк бәйләмнәре җыйдылар. Иң актив катнашучы булып Каммерцель Эмилия танылды. Ул бу конкурста җиңүче булды.
Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Без аларның ялын кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Шушы максат белән, 24 июль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлек дөньясының күптөрлелеген һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигать саклау учреждениеләре. Анда без 524 төр агач-куак үсемлекләре һәм җиләк-җимеш культуралары, үлән чималын эшкәртү цехы, тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы һәм әкиятләр белән бәйле территорияне, шулай ук урманнарда күрергә мөмкин булган урман җәнлекләре скульптураларын карадык. Экскурсия бик кызыклы булды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
сәгать 11дә башлана. 21 сәгатькә кадәр. 25 июль 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен һәм көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
22 июль көнне "Библиparty" проекты кысаларында Саба район китапханәсе хезмәткәрләре "SABA-Park"Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән кичә-очрашу уздырдылар. Чара барышында катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында " Школа идеального тела", "Здоровье ребёнка", "Погруженные в бег" кебек китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук спортчылар өчен " ә сез беләсезме?.. дигән викторина үткәрелде.
Июль аеның дүртенче шимбәсендә Россиядә сәүдә хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм датасы РФ Президентының «Сәүдә хезмәткәре көне турында» 2013 елның 7 маендагы 459 номерлы Указы белән билгеләнгән.