Керәнне авыл клубында "Моң тулы күрекләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Мичән китапханәсе белән берлектә оештырылган чара җыр-моң, гармунга багышланган шигырьләр, гармунчыларга әзерләнгән кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар белән үрелеп барды. Сәхнәдә җырлар бары тик гармунга, тальянга, баянга кушылып башкарылдылар. Гармун моңына сусаган тамашачылар чыгыш ясаучыларны озак алкышладылар, кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар.
15 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды. Сигез дициплина: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, бильярд, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартыш ярышлары булды. Саба, Теләче, Балтач районнарыннан 250 дән артык спортсмен ярышта катнашты. Волейбол ярышында 12 команда көч сынашты.
Волейбол буенча:
1 урын- Бигеней-1
2 урын- Саба
3 урын- Симет
4 урын- Сатыш.
Шыңар урта мәктәбендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Тышлык нәрсә яшерә?» исемле китап алмашу чарасы узды — иң җылы һәм илһамландыргыч бәйрәмнәрнең берсе.
Бу көнне укучылар, педагоглар һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекчәсе активистлары бәйрәмнең төп идеясе тирәсендә берләште — санлы технологияләр гасырында да китапның иң яхшы бүләк булып калуын күрсәтү.
2026 елның 21 февралендә 10.30 сәгатьтә Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсенең чаңгы трассасында "Саба районы предприятиеләре, бюджет оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары" узачак;
2026 елның 22 февралендә Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында.
16 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Вечно в наших сердцах» исемле шигъри сәгать үткәрде.
16 февральдә Шәмәрдән авылында яшәүче тыл ветераны Алексндрова Ольга Николаевна үзенең 94 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташлары социаль хезмәт алучыларның антропометрик мәгълүматларына көндәлек контроль алып баралар. Әлеге процедура йөрәк-кан тамырлары системасының торышын һәм кабул ителә торган препаратларның нәтиҗәлелеген тикшереп тору өчен кирәк. Кан басымын һәм пульсоксиметрияне үлчәү ,эчке органнар эшендә мөмкин булган үзгәрешләрне вакытында ачыклау мөмкинчелеген бирә.