Яшьләрнең, яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «Яшьләр торак конкурсы» үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы Россия гражданнары чакырыла.
Конкурста катнашырга мөмкин:
башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;
студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
яшь галимнәр һәм укытучылар;
сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеген алалар (28,5 елга кадәр еллык 7%, беренчел взносның 10%, кв.м. торакның ташламалы бәясе).
Өстәмә мәгълүмат "Жильемолодым " каналында, ВКонтакте конкурсы төркемендә урнаштырылган https://vk.com/mol_ipoteka.
Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел. 8 (987) 404-89-78, e-mail mol_ipoteka@mail.ru
Муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол буенча иптәшләрчә уен
2022 елның 22 маенда Байлар Сабасында урнашкан олимп стадионында городки спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионатының ябылу тантанасы узды.
Вчера 20 мая в п.г.т.Богатые Сабы прошел турнир по волейболу среди мужских ветеранских команд.
Яшь гаиләләргә туры эфир үткәрү турында
үген Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2013 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча турнир узды.
Кичә 2022 нче елның 12 нче маенда хезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды.