«03» февраль көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
«30» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, «Без терроризмга каршы!» дигән лекция үткәрелде. Лекция барышында «терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм терроризм актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт янауы килеп чыккан очракта һәм заложниклар итеп алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды.
«30» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча "Игенче" хуҗалыгының отчет җыелышы булды. Анда Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Минниханов катнашты. "Игенче" хуҗалыгы 2019 елда яхшы нәтиҗәләргә иреште. Җыелыштан соң, барлык эшчеләр хөрмәтенә, Айгөл Бариева төркеме катнашында концерт программасы оештырылды.
Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында авылыбызның өлкән яшьтәге активистлары өчен «Сезнең күңел беркайчан да картаймасын» дигән ял кичәсе үткәрелде.
Иләбәр авылында яшәүче Даутова Кафия Хөснетдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов Россия Президенты котлавын тапшырды. Шулай ук аны Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М.Хузин hәм Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов котлап бүләкләде.
Ялны оештыру һәм җәмәгать активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан, «12» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылы чаңгы трассасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышларда барлык теләүчеләр - өлкәннәр һәм балалар катнашты. Узыш тәмамланганнан соң Эзмә мәдәният йортында чаңгы ярышында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.
«11» һәм «12» гыйнвар көннәрендә, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында һәм Эзмә авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Иске Яңа елга багышланган «Яңа Елда уңышлар!" дип аталган бәйрәм концерты узды. Лотерея билетлары уйнату концерт номерлары һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды.
Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубында Яңа ел каникулларында балалар өчен лотерея үткәрелде. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар. Барысы да призлар һәм татлы бүләкләр алды.
«3» гыйнвар көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә,балалар өчен "Кыш бабайның тылсымлы иле"дип исемләнгән чыршы бәйрәме узды. Оештыручылар балаларны тылсымлы кышкы әкият дөньясына алып керә торган программа әзерләделәр. Балалар Яңа ел программасында катнаштылар, әкият дөньясына чумдылар. Әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары - Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу программаның кульминациясе булды. Барлык теләүчеләр яңа ел тылсымчысына шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы тирәсендә җырлап-биеп әйләнделәр.
«31» декабрь көнне Эзмэ авыл жирлегенен Илэбэр авыл клубы хэм китапханэ хезмэткэрлэре Яна ел бал-маскарады уткэрделэр. Бэйрэм торле кызыклы конкурслар, биюлэр, жыр-мон белэн урелеп барылды. Хэр катнашучы истэлек булэклэре алдылар.