Эзмә авылында яшәүче Жәүһәр Файзуллинага 90 яшь тулды.
9 мартта Эзмә мәдәният йортында Гаилә елына һәм 8 Март бәйрәменә багышланган «Язгы чәчәк бәйләме»дип аталган халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Бүген Эзмә мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары «Хезмәт, һөнәр һәм үз эшебез " юнәлеше лидеры Әхмәтшин Райнур белән бергә авыл җирлегендәге һәйкәлне кардан чистарттылар.
8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм уңаеннан, әби-онык арасындагы элемтәне ныгыту максатыннан,4А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Әхмәтова Р.И. җитәкчелегендә, "Әбием-кадерлем" дигән бәйрәм чарасы үткәрде.
Эзмә мәдәният йортында район авыл хужалыгы идәрәсе айлык нәтижәләргә йомгак ясады.
05 март көнне Эзмә мәдәният йортында Талант Фест бәйгесенең зона этабы узды.
3 нче мартта Иләбәр авылы янындагы чаңгы трассасында кышкы спартакиада узды. Чаңгы ярышында катнашучылар һәм аларга көч биреп торучы җанатарлар тәмле пылаудан авыз итте, кайнар чәй, коймак һәм тәм-томнар белән сыйланды.
ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә эшләүче – чаңгы спортын үз итүче хезмәткәрләр дә сынатмады.
Ир-егетләр арасында Сафиуллин Инзил Мөдәрис улы – I нче,
Хөсәенов Айдар Кәшип улы – III нче урыннарны яуладылар.
Котлыйбыз!
3 март көнне Иләбәр авылында Саба муниципаль районының “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре кышкы Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары оештырдылар.
Игенче» ҖЧҖе, агымдагы елның кышлау чорында терлекләрне җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен Марий Эл Республикасына чыгып сенаж әзерләде. Шушы көннәрдә терлек азыгы хуҗалыкка алып кайтып урнаштырылды.