2020 елның 15 июнь көнне тыл ветераны Даутова Зөләйха Даут кызы үзенең 90 – яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә үзара салым акчасына автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел Иске Икшермә авылының Пушкин урамы, Өч Нарат авылының Татарстан урамы төзекләндерелде.
Иске Икшермә авыл җирлегендәге "Тургай" приютында төзекләндерү эшләре бара.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләре оптималь срокларда тәмамланды.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция вакытында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясенә старт бирелде, аның кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә азык-төлек тартмаларын тарату оештырылды. Мондый тартмаларны Иске Икшермә авыл җирлегеннән 15 гаилә алды.
27 апрель көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрхуллин Нурислам Фәрхулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Иске Икшермә авылы җирлегендә чәчү чоры башланды. КФХ “Мухаметшин З.З.” механизаторлары үз эшләрен җаваплы һәм төгәл итеп башкаралар.
Елдан ел авыл җирлекләре камилләшә бара, төрледән төрле уңайлыклар барлыкка килә. Быелда аренда өйләрен төзү эстафетасы дәвам итә, Иске Икшермә авылы җирлегендә 1 аренда өе төзелү каралган.
Иске Икшермә авыл җирлегеннән "Җиңү кайтавазы мәңгелек" исемле район конкурсының зона этабында "Сударушки", "Нур" ансамбльләре, солистлар Хәлимә Бәшәрова һәм Виктория Хәбибрахманова чыгыш ясадылар. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган иде.
2020 елның 13 март көнне тыл ветераны Закиров Минихарис үзенең 90 – яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хузин Марсель Мәгфур улы, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Нияз Наил улы тәбрикләделәр.