2019 елның 24 августында Казан Кремленең Пушечный залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Бу чарада Саба районыннан Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат авылыннан Шакировлар гаиләсе катнашты.
Иске Икшермә авыл җирлегенең Татар Икшермәсе авылында чишмәне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
2019 нчы елның 13 нче августында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе "Мөхәммәтшин З.З." фермер хуҗалыгында семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургалиевич, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Шәйхулла улы, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
2019 елның 3 августында “Кояшкай” лагеренең 2019 елгы сезоны тәмамланды.
2019 елның 30 июлендә Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге башкарма секретаре Ф. Х. Зарипов һәм районның төрле оешмалары бүлек җитәкчеләре катнашты.
22-нче июль көнне «Кояшкай» лагеренең III - «Яшьлек» сменасы ачылды. Ачылу тантанасында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашты.
Иске Икшермә авылында яр буен төзекләндерү эшләре дәвам итә, аны ачу 2019 елның 29 апрелендә булган иде.
6 июль көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Иван Купала» республика халык-йола бәйрәме узды, анда безнең «Сударушки» һәм «Самоцветы» вокаль коллективлары катнашты. Бөтен Татарстаннан килгән ансамбльләр чыгышлары белән беррәттән төрле уеннарында да бик теләп катнаштылар.
28-нче июнь көнне «Сәләт» лагеренең II сменасы ачылды. Ачылу тантанасында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы та катнашты.
Территорияне төзекләндерү - ул участокта кеше эшчәнлеге өчен уңайлы һәм кызыклы мөхит формалаштырырга тиешле чараларның бердәмлеге. Төзекләндерү аның функциональлеген, экологик халәтен һәм тышкы кыяфәтен яхшырту максатында участокны үзгәртеп кору буенча эшләрне үз эченә ала.