26 апрель көнне радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары белән берлектә Олы Шыңар авылында гомер итүче, “Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абыйның өенә бардылар, аның хәлләрен белешеп, күчтәнәч – бүләкләр тапшырдылар. Балалар Әдһәм абый сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар, үзләренең җыр, шигырь, биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук “Маяк” зонасында катнашкан Сафин Гыйлметдин абыйның ( үзе вафат) хатыны Наилә апа янына барып, бүләкләр тапшырдылар.
2025нче елның 26нчы апрелендә Сафина Наилә Габдулла кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Мөхетдинов Айзат Мәскәүнең «Станкин» дәүләт технология университеты үткәргән «Яшь техник-модельләштерү» башлангыч техник модельләштерү һәм конструкцияләү Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңгәннән соң , Мәскәүдә әлеге конкурсның финал этабында катнашты. Айзат лаеклы чыгыш ясап, үз эшен яклады һәм 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук диплом белән аның җитәкчесе Ф. Я. Мөхетдинов та бүләкләнде.
Олы Шыңар авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл тирәлегендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Һәйкәл каршындагы мәйданчыкка ком салынды һәм өстенә вак таш түшәлде. Бу эшне Туган Як җәмгыяте башкарды. Шулай ук һәйкәлне әйләндереп алган коймалар буялды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
14 апрель көнне Олы Шынар авыл җирлеге бинасында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы тарафыннан гражданнар мөрәҗәгате буенча бушлай юридик хезмәт күрсәтү оештырылды. Кабул итүне юрист Ахунов Р.И. алып барды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә Кече Шыңар авылы һәм Оет авылы зиратларында чүп - чар җыю өчен бункер-туплагычлар урнаштырылды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә өмәләр оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен чистарттылар, агачлар агартылды.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.
23 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Балалар уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, ә әти – әниләре аларга көч биреп тордылар.