ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген без "Яшь агач остасы" эше буенча тәрбияләнүчеләр белән Яңа елга Яңа ел боланын ясадык.Тәрбияләнүчеләр үзләре кистеләр,агарттылар, буядылар.Тәрбияләнүчеләр технологиянең төрле алымнарына өйрәнделәр, агач эшләнмәләрен нәфис эшкәртү буенча белем һәм күнекмәләрне киңәйттеләр.

 

Тэги: осз

6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

3 декабрьдә, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, Казан шәһәрендә "Тәмле – татлы Татарстан" I Республика балалар гастрономия туризмы фестивале узды. Бу чарада безнең приютта тәрбияләнүчеләр Сабиров Адель, Сабирова Ләйлә һәм тәрбияче Гильфанова Миләүшә Тәфкил кызы катнашты. Фестиваль "АК БАРС СОЗИДАНИЕ"Хәйрия фонды ярдәме белән узды.

Беренче этапта тәрбияләнүчеләргә Ике милли ризыкның: "Сумса с рисом и йомырка" татар кухнясы, Белорусиянең "Драники"кухнясы видеосы тәкъдим ителде.

Ә бүген катнашучылар командасы белорус пирогын – "Дзяд"ны тәкъдим итте.

Безнең команда әлеге фестиваль лауреаты булды. Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Тэги: осз

25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар»түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Барлык балалар да чәчәкләр ярата. Ә тагын да күбрәк алар аларны үзләре булдырырга яраталар. Приютта тәрбияләнүчеләр белән "Оста куллар" түгәрәгендә без изолоннан "лилия" чәчәкләрен әзерләп бетердек. Чәчәкләр бик матур килеп чыкты.

Тэги: осз

18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Әвәләү-балалар өчен бик мөһим дәрес, ул иҗатны, кулларның вак моторикасын, киң фикерләүне, төс, предметларның формасы турында төшенчәне үстерә. Балаларга дәрес бик ошады.

Тэги: осз

4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, балалар "Кешеләргә күңел җылысын бүләк итик" акциясендә катнаштылар. Акция барышында балалар шефлыкка алынган ветераннарның өйләренә бардылар. Өлкән буын кешеләренә карата тирән ихтирам һәм игътибар билгесе итеп, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Бу акция-тарихның унъеллыгын бер өзлексез чылбырга берләштерүче өлкән буынга фидакарь хезмәтләре һәм зирәклекләре өчен рәхмәт белдерүнең аз өлеше генә.

Тэги: осз

27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Безнең приютта «Ветеран янәшәдә яши» дигән хәйрия акциясе инде традициягә әйләнеп бара. Аның кысаларында Тургай волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә баралар. 
Бүген, бу акция барышында, балалар ветераннар янына бардылар, аларның сәламәтлеге, проблемалары белән кызыксындылар һәм аларнын капкаларына үз куллары белән ясаган йолдызчыклар ябыштырдылар.

 

Тэги: осз

20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Кичә без приютта тәрбияләнүче балалар белән " Экстремизм-юк!" дигэн темага футбол һэм бадминтон ярышлары уздырылдык. Ярышларда барлык балаларда актив катнашты.

 

Тэги: осз

13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Терроризмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән мәгълүмати-агарту чаралары декадасы кысаларында, без балалар белән "Уяу булыгыз!", "Терроризм", "Терроризмга-юк дип әйт!" темасына тематик буклетлар һәм листовкалар тараттык.
Шулай ук балалар белән терроризм һәм экстремизмның бүген кешелек XXI гасырга кергән җитди проблема булуы турында әңгәмә үткәрелде .

Тэги: осз

30
август, 2021 ел
дүшәмбе

Безнең як табигате үзенең гүзәллеге һәм гаҗәеп матурлыгы белән таң калдыра. Бездэ: зур катнаш урманнар, матур куллэр,  таулар бар. Тагын безнең төбәктә елгалар һәм чишмәләр бар. Чишмәләр-ул туган җирнең сихәте.

Безнең приют балалары  чишмәгә  экскурсиягэ бардылар.

Тэги: осз

23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Кичә безнең "Тургай" приютында балалар табибы - стоматолог-ортодонт Биктимеров Р.Р. белән кызыклы очрашу булып узды. Рәис Рәсим улы балаларга тешләрне ничек карарга, кече яшьтән нәрсәгә аерым игътибар итәргә кирәклеген күрсәтте. Очрашу бик кызыклы булды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм файдалы киңәшләр алдылар.

Тэги: осз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International