Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.
ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда Җиңүне якынайтып кына калмыйча, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Бу аграрийларга уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 300 миллион сум тәшкил итә, шуның 174 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә, бу грантларның гомуми суммасыннан 58% тәшкил итә.
Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте.