ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2020 ел
җомга

Бу хакта бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан  Республикасы  ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты. 


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2017 елдан башлап Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән ставка буенча 1-5% кредит алырга мөмкин.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сортын һәм гибридын гына түгел, ә иң яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасын, терлекчелек, үсемлекчелек һәм агросәнәгать секторын цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы казанышларны да күрергә мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «Татарстан-2020» илкүләм проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә. Конкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумының илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе,

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү турында хәбәр итте.


19
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия экспорт үзәге» АҖ чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итә.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстанда Арча һәм Балтач районнарында терлекләрне Бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады. Яңа туган бозауларны бер колакка уникаль номер һәм QR-кодлы бирка, ә икенчегә — бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән электрон чиплар бәйли. Арча районында җирле ветеринария хезмәте малларның булуын раслады һәм аларга ветеринария паспортлары тапшырды, аларда үткәрелә торган барлык чаралар турында мәгълүмат күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International