Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында сөйләде.
Икмәк пешерү предприятиеләренә продукция җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсациялиләр. Мондый компенсацияләрне түләү кагыйдәләрен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслады.
Ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә, уртак күчмә очрашулар оештырылды, алар Кукмара, Саба, Балтач һәм Арча районнарының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен мәгълүмат консультацияләре бирү рәвешендә узды.
Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6% өчен азык-төлек җитештерүче җирле компания булуы мөһим, ә халыкның 25,4% ы өчен хәтта бик мөһим.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүченчә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышлана.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 23 ноябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 46,13 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6%ка (2,6 мең тонна) күбрәк.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.
Районнарда кыр эшләре төгәлләнүгә бәйле рәвештә, бер-бер артлы уңыш бәйрәмнәре уза, аларда республика халкын көн саен кирәкле икмәк, яшелчә, сөт, ит һәм башка продукция белән тәэмин итүчеләрне котлыйлар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.
Авыл халкына үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында мәгълүматны җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, «Авылда үз эшеңне ач - кыю бул!» Россия авыл яшьләре берлеге проектын гамәлгә ашыруга керештеләр.