Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү кирәк. “Кооператив идарәчесе” модуль экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр дә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2021 елның 9 - 19 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Россельхознадзорның Республикасы буенча Идарәсе хезмәткәрләре катнаша.
Уку барышында умарталыкларны оештыру, бал кортларын диагностикалау, дәвалау, аларда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны профилактикалау өчен җир алу буенча адымлы инструкция биреләчәк, умарта күчләренең биологиясе каралачак һәм умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртылачак, шулай ук «Россия Федерациясендә умартачылык турында» 2020 елның 30 декабрендәге 490-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә умартачылыкны үстерүнең бурычлары һәм төп юнәлешләре турында сөйләнәчәк. Курсларда экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар тәкъдим ителәчәк. Аерым игътибар умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыру мәсьәләләренә биреләчәк.
Уку кысаларында бал фестивале узачак, анда умартачылык продукциясе тәкъдим ителәчәк һәм бал дегустациясе уздырылачак.
Укулар түбәндәге адрес буенча уза:Казан,Оренбург тракты ур.,8, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, тыңлаучыларны теркәү 9 февральдә 8:00 - 9:00 сәгатьтә булачак. Дәресләр көн саен 9.00 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курслар бушлай, читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә. Белешмәләр өчен телефон:8(843) 277-81-67.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.
Терлекчелек тармагының 11 айдагы эшенә йомгаклар һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.
«Ел җитәкчесе» исемен алуга икътисадның төрле тармакларындагы 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе дәгъва кылды. Быел 82 номинант конкурс лауреатлары булды.
2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 23 декабрьдә 11:00 сәгатьтә АПКның «Алтын көз» Россия онлайн-платформасында «АПК яшьләре» яшь галимнәр форумы узачак.