06 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Хәлилова Г.Н. "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән "Тылсымлы паровоз» дигән темага чара үткәрде.
Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Халык ара дуслык көне» уңаеннан балигъ булмаган балалар белән «Дуслык кайда, шунда татулык» дигән темага чара үткәрделәр.
Бу чараның максаты балаларда "дуслык" һәм "чын дус" төшенчәләренең мәгънәсен формалаштыру, аларның рухи кыйммәтләрен курсәтү һәм һәр кеше тормышында бу төшенчәләрнең бик әһәмиятле булуын ачыклау.
2019 елның 26 июлендә А. Д. Сахаровка 100-яшь тулу уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең социаль хезмәткәрләре Важнова Светлана Николай кызы һәм Тазниева Рузалия Гайфулла кызы җитәкчелегендә, Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә булдылар. Китапханә хезмәткәре Садыкова Гөлназ Хатмулла кызы өлкәннәрне академик - Андрей Дмитриевич Сахаровның биографиясе белән таныштырды. Ул аның фәнгә керткән өлеше, казанышлары турында сөйләде, шулай ук китапханә хезмәткәре Гөлназ Хатмулла кызы өлкәннәрне китапханәләрнең электрон каталоглары һәм ресурслары белән таныштырып узды. Интернет аша китап укырга, төрле мәгълүмат белән ничек кызыксынырга мөмкин булуын күрсәтте.
Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, өлкәннәр бик канәгать булдылар һәм аңа яңадан очрашырга теләк белдерделәр. Китапханәгә экскурсиягә биш өлкән кеше катнашты. Экскурсия ахырында истәлеккә фотога төштеләр.