«Экстремизмга –ЮК! "
«Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында» 2019 нчы елның 3 нче сентябрендә Тимершык авылы полиция участок инспекторы Гатин Марат Мөрсәлим улы Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Экстремизмга –ЮК! " дигән темага аңлату әңгәмәсе үткәрде.
Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә хәзерге дөньяның төп куркынычлары һәм өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләү иде. Шулай ук Марат Мөрсәлим улы өлкәннәргә Татарстан Республикасында һәм Саба районында булган яңалыклар турында сөйләде, әңгәмә ахырында барлык белешмәлекләр таратты. Чара Тимершык авыл җирлегеннән Галимова Резедә Галихан кызы һәм Шакирҗанова Венера Габделхәй кызы тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте . Чарада 6 өлкәннәребез катнашты. Чәй артында аралашу һәркемгә күңелле булды, бүгенге чарадан барысы да канәгать калды.
2019 нчы елның 03 нче сентябрендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәре Мөдәрисова Рәсимә Нурсәет кызы Кече Шыңар авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әскәрова Нәкыя Кәбир кызына социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә : йорт яны территориясен җыештыруда, йортны җыештыруда , үлән чабуда булыша.

20 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Хәлилова Г.Н. "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән "Тылсымлы буяулар» дигән темага чара үткәрде.
Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаганнар белән дәресләр үткәрәләр. Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.
Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан, 2019 нчы елның 13 нче августында Саба муниципаль районының «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Саба муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар, инвалидларның торак- хуҗалык шартларын карап чыктылар. Тикшерү вакытында өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, янгынны кисәтү извещательләре куелды. Рейд барышында газ җиһазлары белән эш итүдә һәм көнкүрештә куркынычсызлык техникасы белән эш итүдә саклык турында белешмәлекләр таратылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы "Балкыш" социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга кышка запаслар әзерләүдә актив ярдәм итәләр. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә алар кайнатмалар,салатлар, яшелчә тозлыйлар, яшел тәмләткечләрне туңдыралар, уңыш җыялар. Әлеге эш белән шөгыльләнеп, өлкәннәребез бик теләп катнашалар һәм үз нәтиҗәләреннән бик канәгать булып калалар.