ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Республикада 463 тонна гуманитар җыелма таратылачак.

Татарстанда «Нәфис» фондының СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия акциясенең 5 нче этабы уза. Аның кысаларында һәлак булган сугышчыларның һәм I, II төркем инвалидлык белән махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре ярдәм алачак. Бу гаиләләрнең һәр әгъзасына берничә айга исәпләнгән Азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылачак.


21
февраль, 2026 ел
шимбә

«Нәфис» хәйрия фонды «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашкан 11 баланың яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Бүләкләр авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылды. Алар Татарстанның һәм Луганск Халык Республикасының (ЛХР) төрле почмакларында яшиләр.


24
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый. Татлы җыелмаларны республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары алачак. Моннан тыш, бүләкләр аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарыннан, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарыннан килгән балаларга тапшырыла. Бүләкләр тапшыру башланды инде: ул районның Яңа ел чыршыларында уза, ә җыелмаларның бер өлеше адреслы рәвештә өйгә китерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International