Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ИХД сафларына Исмагилова Энҗе һәм Давытова Алинә кертелгән. Алар дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкларга ия һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә бистәдә җәмәгать тәртибен күзәтәләр.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, Саматова Гөлия, Халикова Айзилә, Валеева Эльмира тарафыннан төрле төр ярышларда 1,2,3 нче урыннар яуланды/
Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерьюлчылар көненә багышлап уздырылган спорт чарасында Финанс – бюджет палатасы яшьләре актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, эстафетада безнең команда 2 урын яулады. Шулай ук 1000 метрга йөгерүдә Рамил Шакиров 2 урынга чыкты.
Казанда “Автоледи – 2023” республикасы бәйгесе узды. Саба районы исеменнән Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Рүзилә Рәхимуллина катнашты.Ул муниципаль этапта җиңү яулаган иде. Бәйге өч өлештән торып,Рүзилә матур күрсәткечләргә ирешә алды, алтын урталыкта булды.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Загидуллина Гөлнара Мөхәмәтфәнис кызын 45 яшьлек матур бәйрәме белән тәбрикләп, коллектив үзенең иң изге, ихлас теләкләрен җиткерде.
Бу көннәрдә пляж волейболы буенча уеннарның кызган мәле. Финанс – бюджет палатасыннан 4 кызлар командасы катнаша әлеге уеннарда. Күңелле уеннарда азарт, иң шәп энергетика кызларга көч өстәп тора. Һәр уенда җиңү дә, җиңелү дә була, әлеге уеннар да искәрмә булмас. Спорт сөюче кызларыбызга нәтиҗәле уеннар телибез. Һәр команда да җиңүгә ирешә алмаса да, шушы уеннар спорт юлында тәҗрибә туплау дәресе булсын аларга.
Финанс – бюджет палатасының бухгалтерлык учеты бүлегендә эш кайный. Кварталь отчетларны вакытында эшләргә һәм йомгакларга кирәк. Бюджет һәм автоном учреждениеләрнең квартал бюджет хисабы, квартал бухгалтерлык хисабы, бюджет йөкләмәләре турында хисап, акчалар хәрәкәте турында хисаплар башкарыла. Шулай ук дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары турында квартал хисаплары буенча да бу көннәрдә зур эш башкарылды.
Волейбол уеннары белән параллель рәвештә стадионда футбол матчлары да уза. Финанс – бюджет палатасының егетләр командасы бу уеннарда да сынатмый. Командалар арасында көндәшлек көннән – көн кыза. Тәҗрибә, реакция һәм бердәмлек булганда уеннарның нәтиҗәсе уңышлы булачак, ди егетләр.
Финанс – бюджет палатасы егетләре районда узучы бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар. Пляж волейболы уеннарында да алар бик теләп катнашалар. Ярышларда оешмадан 2 команда катнаша. Әлеге кызыклы уенда егетләргә уңышлар телибез.
Бүген “SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында, Саба гимназиясе, сәләтле балалар мәктәбе, Саба урта мәктәбе һәм Шекше төп мәктәбе укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм үзләрен бухгалтер – экономист профессиясендщ сынап карый алдылар. Уен аша алып барылган бухгалтерлык эшчәнлеге аларда кызыксыну уятты. Гаилә бюджеты аша алар керем һәм чыгым өлешләрен аерырга, танырга өйрәнделәр.