ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырылды. Әлеге чара балаларны яклау көненә багышланган иде. Балалар саны белән без, әлбәттә, мактана алабыз! Безнең хезмәткәрләрнең балалары исемлегендә 78 бала исәпләнә. һәм бу әле олы яшьтәгеләрне исәпкә алмаганда. Ләкин аларның 78ен дә җыю мөмкин түгел әлегә. Чөнки араларында бик нәниләре дә күп.

Әлбәттә, җәйнең кояшлы  матур көнендә оештырылган экскурсия бик күңелле булды.


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Финанс – бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Хатын–кыз – хезмәткәр: барысын да ничек өлгерергә» дигән темага үткәрелгән республика тренингында катнашып кайтты. Тренингны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 


19
май, 2023 ел
җомга

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килде, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелде.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә бухгалтерлык хезмәткәренә иң җитди таләпләр куела: алар бухгалтерлык хисабын тиешле дәрәҗәдә белгән, зур күләмдәге мәгълүмат һәм махсус компьютер программалары белән эшли белә торган профессионал булырга тиеш. Бухгалтер эше кайвакыт гел бертөрле булып тоела. Чиксез саннар, салым хисабы - кемгә ошарга мөмкин кебек мондый бертөрле эш? Ә чынлыкта бик кызыклы эш ул бухгалтерлык эше.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр дә Бөек Җиңү көненә багышланган парадта мәйдан уртасыннан горур атлады. Колоннаны элекке артиллерист  Шамсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкләгән иде.   


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Әлеге күркәм һәм олы эшкә  Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән аллеяда агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.

 

Финанс – бюджет палатасы коллективы Бөек Җиңү көненә багышланган парадта актив катнашты. Бу гади генә бәйрәм түгел икәнен һәркайсыбыз йөрәге белән аңлый. Бүгенге көннәрдә бигрәк тә. Күңелләребездә бер генә теләк: ил – көннәребез тыныч булсын, күкләребез һәрчак аяз торсын иде!


28
апрель, 2023 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре районда уздырыла торган барлык спорт чараларында да актив катнашалар. Әйе, сәламәт һәм матур тәндә генә сәламәт һәм оптимистик рух яши! Егетләр ел саен волейбол буенча Чемпионатта актив катнашалар. Быел да искәрмә булмады, егетләр зур тырышлык белән бердәм уен тәкъдим итә алдылар. Нәтиҗәдә, безнең егетләр командасы, бераз артта калып, 4 нче урынны яулады. 

Шушы көннәрдә Финанс – бюджет палатасының муниципаль хезмәткәрләре Казанда чираттагы диспансеризацияне үтеп кайттылар. Ул ел саен табиб-белгечләр тарафыннан, булган авыруларны иртә ачыклау максатыннан, лаборатория һәм функциональ тикшеренүләр кулланып үткәрелә.

Әлбәттә, үз чиратыбызда, әлеге эшне тиешле дәрдәҗәдә оештырып, башкарып чыккан өчен үзебезнең һәр хезмәткәр исеменнән район Башкарма комитетының кадрлар эше буенча сектор мөдире Ярмиева Рита Нурислам кызына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин үз чыгышында, 2023 елның 1 кварталында консолидацияләнгән бюджетка 115,7 млрд.сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 98,5 млрд. сум керүен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International