ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Узган шимбә көнендә булып узган “Автоледи – 2023” конкурсында Финанс – бюджет палатасы кызлары бик теләп катнаштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча  контракт бүлеге бухгалтеры Рузилә Рахимуллина абсолют җиңүче итеп танылды. Район данын республика күләмендә ул яклаячак. Шулай ук калган катнашучы кызларыбыз да матур нәтиҗәләргә ирештеләр һәм аларга шулай ук Лауреат Дипломы белән  истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Бүген җитәкчебез – Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улын туган көне белән тәбрик итәбез. Шәмсун Әкбәрович, Сезне туган көнегез белән котлап, сәламәтлекнең иң ныгын, тормыш юлының иң яктысын телибез. Гаилә иминлегендә, тормышның тәмен тоеп яшәргә язсын иде, дигән теләктә калабыз.


30
июнь, 2023 ел
җомга

Әлеге көн үз иленнән читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе итеп билгеләнгән. Нәкъ шул уңайдан кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларын намус белән үтәгән райондашлар шушы көннәрдә Саба хәрби комиссариатында җыелдылар. Шулай ук әлеге чарада Финанс – бюджет палатасы рәисе, ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр җәмгыятенең җитәкчесе Ш.А.Сөнгатов та катнашты. Үз чыгышында ул әлеге оешманың кирәклелеге һәм мөһимлеген билгеләп үтте. Чарада катнашучылар Саба үзәгендә урнашкан һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Шулай ук бу көнне кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр истәлекле медальләр белән дә билгеләп үтелде.


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Финанс - бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Давлиева Минсәрия Миннегали кызын күркәм бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Тәбрикләүләр юбилярга карата әйтелгән иң матур теләкләр белән җиткерелде. 

Әлеге бәйрәм районда ел саен күңелле һәм актив рәвештә уза. Узган шимбәдә районның спорт җәмәгатьчелеге, шул уңайдан, «Олимп» стадионы территориясендә җыелды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре ярышларда актив катнаштылар. Бәйрәм бер сулышта узды. 


16
июнь, 2023 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасында авыл җирлеге бухгалтерлары белән эш барышында килеп туган мәсьәләләр буенча киңәшмәләр һәрдаим оештырылып тора. Бу юлы алар  бердәм мәгълүмати системада контрактларның үтәлү документларын электрон кабул итүне имзалау буенча, аның кайбер мөһим нюанслары, шулай ук сроклары буенча сөйләшү алып бардылар. 


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Футбол уены спорт осталыгын гына арттырып калмыйча, көндәлек эшчәнлектә бик кирәкле булган реакция тизлеген дә үстерә. Финанс-бюджет палатасы егетләре футбол кырында район администрациясе командасы егетләре белән очраштылар. Уеннар «Олимп» стадионында узды. Уен кызыклы эмоциональ дәрәҗәдә барды, Кәеф тә күтәренке иде. Соңгы минутта гына безнең команда көндәшләренә җиңелде, уен җиңелү белән тәмамланды. 


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

10 июнь көнне булып узган район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы «Катыктан акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Уен акчаны таяк белән эзләүдән башланып, икенче өлешендә исә, борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән тәмамланды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысы да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләренә ия булды. 


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Зеленодольск шәһәрендә Россия көне һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган туристик слет узды. Чараны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы, ТР Спорт министрлыгы һәм «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе оештырды. Безнең район командасын Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре тәкъдим итте: оешма рәисе Шәмсун Сөнгатов, Эльмира Вәлиева – хисап һәм хисап бүлегенең баш белгече, Рамил Шакиров – бюджет бүлегенең әйдәп баручы белгече. 

2023 елның 03 июнендә Яшел Үзән шәһәрендә « Маяк» спорт комплексының дәүләт автоном учреждениесе базасында, спорт-сәламәтләндерү туризмының системалы дәресләренә җәлеп итү максатыннан,  Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлеге, Татарстан республика оешмасының һөнәр берлекләре  һәм РФ иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмалары арасында туристлык слеты узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International