ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерьюлчылар көненә багышлап уздырылган спорт чарасында Финанс – бюджет палатасы яшьләре актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, эстафетада безнең команда 2 урын яулады. Шулай ук 1000 метрга йөгерүдә Рамил Шакиров 2 урынга чыкты.


4
август, 2023 ел
җомга

Казанда “Автоледи – 2023” республикасы  бәйгесе узды. Саба районы исеменнән Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Рүзилә Рәхимуллина катнашты.Ул муниципаль этапта җиңү яулаган иде. Бәйге өч өлештән торып,Рүзилә матур күрсәткечләргә ирешә алды, алтын  урталыкта булды. 


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Загидуллина Гөлнара Мөхәмәтфәнис кызын 45 яшьлек матур бәйрәме белән тәбрикләп, коллектив үзенең иң изге, ихлас теләкләрен җиткерде.


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә пляж волейболы буенча уеннарның кызган мәле. Финанс – бюджет палатасыннан 4 кызлар командасы катнаша әлеге уеннарда. Күңелле уеннарда азарт, иң шәп энергетика кызларга көч өстәп тора. Һәр уенда җиңү дә, җиңелү дә була, әлеге уеннар да искәрмә булмас. Спорт сөюче кызларыбызга нәтиҗәле уеннар телибез. Һәр команда да җиңүгә ирешә алмаса да, шушы уеннар спорт юлында тәҗрибә туплау дәресе булсын аларга.  


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Финанс – бюджет палатасының бухгалтерлык учеты бүлегендә эш кайный. Кварталь отчетларны вакытында эшләргә һәм йомгакларга кирәк. Бюджет һәм автоном учреждениеләрнең квартал бюджет хисабы, квартал бухгалтерлык хисабы, бюджет йөкләмәләре турында хисап, акчалар хәрәкәте турында хисаплар башкарыла. Шулай ук дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары турында квартал хисаплары буенча да бу көннәрдә зур эш башкарылды.   


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Волейбол уеннары белән параллель рәвештә стадионда футбол матчлары да уза. Финанс – бюджет палатасының егетләр командасы бу уеннарда да сынатмый. Командалар арасында көндәшлек көннән – көн кыза. Тәҗрибә, реакция һәм бердәмлек булганда уеннарның нәтиҗәсе уңышлы булачак, ди егетләр.

Финанс – бюджет палатасы егетләре районда узучы  бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар. Пляж волейболы уеннарында да алар бик теләп катнашалар. Ярышларда оешмадан 2 команда катнаша. Әлеге кызыклы уенда егетләргә уңышлар телибез.


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  “SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында, Саба гимназиясе, сәләтле балалар мәктәбе, Саба урта мәктәбе һәм Шекше төп мәктәбе укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм үзләрен бухгалтер – экономист профессиясендщ сынап карый алдылар. Уен аша алып барылган бухгалтерлык эшчәнлеге аларда кызыксыну уятты. Гаилә бюджеты аша алар керем һәм чыгым өлешләрен аерырга, танырга өйрәнделәр.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Май чүлмәге тышыннан билгеле диләрме әле? Эшли торган биналарыбызның төзеклеге, чисталыгы шулай ук үзебездән тора. Кайвакыт нидер ватыла, нәрсәнедер алыштырырга кирәк була, ләкин күпчелек очракта барысын да кечкенә ремонт белән дә хәл итеп була. Менә Финанс – бюджет палатасының ир- егетләре дә финанс чыгымнарын чыгармыйча гына үз көчләре белән бина янындагы брусчатканы тәртипкә китереп куйдылар. Тирә – юньдәге тәртип һәм төзеклек безнең үзебездән тора!


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган футбол ярышларында да егетләребез зур активлык күрсәтте. Әлегә уеннар көндәшлек һәм чын эмоциональ фонда узды.  Егетләребез Сабагро, Яшьлек, Сабыгыз, Эзмә, Икшермә, Лесхоз, Явлаштау авылларының җыелма командалары белән көндәшлектә көч сынашты.  Эзмә, Лесхоз командаларын җиңеп, 2 уенда җиңүгә ирештеләр. Барлыгы 8 уен уйналды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International