Татарстан халкы 2024 елның ноябрендә башланган «Син уенда» конкурсында катнашырга өлгерә ала. 2025 елның февраленә Татарстан «Син уенда» Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының юбилей сезонында инде теркәлгән катнашучылар саны буенча ун төбәк арасына керде (39 катнашучы).
Татарстанда 2025 елда «Гаилә» милли проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итүне дәвам итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгында.
2025 елдан «Гаилә» яңа милли проектын гамәлгә ашыру башлана, ул биш федераль проекттан тора: «Гаиләгә ярдәм итү», «Күпбалалы гаилә», «Ана һәм балачакны саклау», «Өлкән буын», «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы».
Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Төп истәлекле урыннар — Кремль, Кол Шәриф мәчете, Иске Татар бистәсе, авылга хас "Туган Авылым" комплексы, Барлык диннәр храмы. Күчмә экскурсияләр — Раифа Богородицкий ирләр монастырена һәм Зөягә.
Татарстан халкы «Син уенда»конкурсында катнаша ала. Үзегезнең спорт инициативасы турында бөтен илгә белдерергә телисезме? «Син уенда " конкурсы сезне көтә.
Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының бишенче, юбилей сезонына гаризалар кабул итү башланды.
Илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйга Санкт-Петербургта 26-30 ноябрьдә узды – «Профессионаллар» чемпионаты финалы. Үзара 900 дән артык кеше ярышты. Анда Россия Федерациясенең 73 субъектыннан һәм 25 илдән конкурсантлар катнашты.
Мәктәптә олимпиаданы ничек үткәрергә
Соңгы елларда безнең илдә алкоголь куллану күләменең планлы рәвештә кимүе күзәтелә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның декабреннән 2024 елның августына кадәр алкоголь эчмәгән яки аны азрак куллана башлаган кешеләр саны 48% тан 65% ка кадәр арткан. Моңа күп очракта кешеләрнең мәгълүматлы булуы һәм «Демография» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар ярдәм итте.
Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аферистлардан шалтыратулар саны артты, алар нәкъ менә «Энергосбыт» хезмәткәрләре булып танылалар һәм төрле сылтаулар белән (электр счетчигын тикшерү яки алыштыру, түләүләрне яңадан исәпләү, электр энергиясенә түләү өчен счет номерын үзгәртү) гражданнарның ышанычына керергә тырышалар.